Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә кешеләрне дәвалаучы Олег атакай юбилеен билгеләде

Александра Ильинична һәм Александр Семенович Волковлар гаиләсендә биш бала дөньяга килә. Гаилә бик динле була. Кечкенә Олег та сабый чакта ук әнисе һәм әбисе белән гыйбадәтханәгә йөргән.

Үсеп җитеп 1988 елда армия сафларына алынгач, аны Венгриягә җибәрәләр. Шулчак муенында Хач йөрткәнне күргәч, Олегны хөкем итмәкче булалар. Бәхеткә, булачак рухани белән бергә Кубаннан православие казаклары да хезмәт итә. Алар аңа ярдәмгә килә. Туган якларга кайткач колхозда тракторчы, йөк ташучы булып эшли әле ул. Һәм көтмәгәндә бик каты авырап китә. Чиркәүдә, тезләренә утырып Ходайга “савыктыр” дип бик күп тапкырлар ялвара. Җылытылмаган чиркәүгә калын фуфайка киеп килгән кешеләр, тез өстендәге егетнең маңгаеннан тир агуын күреп гаҗәпләнәләр хәтта. Шулчак Олегка башына кемдер җиңел генә кагылып киткәндәй тоела, күз алдында утлар кабына һәм ул тәнендә ниндидер җиңеллек сизә. Шул көннән башлап ул савыга башлый. Чиренә дәваны чиркәүдә тапкан егет, билгеле, бирегә даими килеп гыйбадәт кыла башлый, алга таба гыйбадәтханәдән башка яши алмавын аңлый һәм киңәш сорап Анастасий янына бара. Тегесе Олегка семинариягә керергә тәкъдим итә. Әмма егет, әти-әнисенең олы яшьтә һәм гаиләдә финанс проблемасы булуын исәпкә алып, әлеге тәкъдимне кичектерергә мәҗбүр була. Ул чакта владыка аңа Яңа Элмәле авылында алтарьник вазифасын башкарырга хәер-фатыйхасын бирә. Анда Олег ике ел хезмәт итә һәм аннары туган авылыннан ун чакрым чамасы ераклыкта урнашкан Зур Аксу авылына килә.

Бервакыт, салкын кышкы кичтә, егет өенә юнәлә. Юл урман яныннан үтә. Шулчак алдына ике зур эт ыжгырып, килеп чыга. Ныклабрак карагач аларның бүреләр икәнлеген абайлый. Догалар укый башлый. Ара берничә метр чамасы гына калгач җанвар күзләре белән аның күзләре очраша. Бүреләр кинәт туктап кала һәм берничә секунд та үтми, кире урманга кереп югала.

– Ул минутларда күңелдә курку булдымы-юкмы, инде хәтерләмим дә, - дип искә ала Олег атакай, – тик ышанырга кирәк, әгәр ышансаң, Аллаһ бөтен нәрсәдән коткарачак,- дип ерак үткәндәге хәлне искә төшерә рихани.

Шулай эшләп йөргәндә Олег очраклы гына Мордовия Республикасының Темниково районындагы Санаксар монастыренда хезмәт итүче схигумен Иероним турында ишетә. Һәм аның янына барып кайтырга карар кыла. Карт янына беренчерәк эләгү өчен чиратка да иртәрәк килеп баса. Бинада ярым караңгылык. Халык күп. Барысы да Аллаһы Тәгалә идарә иткән кебек булсын, дип, чиратка басып, догалар укый. Кинәт аның янына бер монах килеп: «Бар, сине Иероним атакай көтә», - ди. Янәшәдә басып торучы хатын-кызлар: «Чиратсыз кая барасың?» -дип гауга чыгаралар. Бер кыюрагы исә этешә-төртешә Олегтан алдарак керергә маташа. Әмма Иероним атакай аңа каты вәгазь бирә: «Мин чакырган кеше керсен. Ә сез әлегә ишек артында көтегез!» «Йә, бирегә кил, тыңлаучан Олег!», -ди. Зирәк карт аның исемен каян белгән?! Олег өчен бу бүген дә сер булып кала.

Ул чакта карт Иероним яшь алтарник белән күп нәрсә турында сөйләшә һәм саубуллашканда: «Синең юлың  – чиркәүгә хезмәт итү: дини кызга өйлән», - ди. Олег өенә кайткач, картның хәер-фатихасы турында әти-әнисенә сөйли, Алла Анасының Изге хатынына Юлламасы турында дога кыла башлый. Туганнары аны җирле кыз Ольга белән таныштыра, тиздән алар өйләнешәләр. Олег Иске Чәке авылында чиркәүне алга таба яңадан торгызуга алына, гыйбадәтханәне төзеп бетерергә ярдәм итү турында хыяллана. Владыка аңа: «Чиркәүне эшләтеп җибәргәч, үзең батюшка булачаксың»,-ди. Алтарьник Олег гаҗәпләнеп: «Ничек алай, мин ул вазифага әлегә әзер түгел», -ди. «Син сигез ел алтарьник булып Аллаһы Тәгаләгә һәм чиркәүгә хезмәт иттең. Алга таба да шимбә көнне диаконнарга, ә якшәмбе көнне руханиларга кул куячаксың», ди.

2002 елда исә Олег Волковны Казанның Петропавловск гыйбадәтханәсендә рухани дәрәҗәсенә куялар.

– Әти ул вакытны елмаю белән искә ала иде. Кеше ышанмаслык хәл бит бу, дия торган иде. Ә мин исә, Ходай шулай идарә итте. Минем өчен болар барысы да төшемдә кебек булды, дип җавапладым,-ди Олег атакай.

Яшь рухани җиң сызганып эшкә тотына. Яңа корылмалар барлыкка килә: гараж, мунча, остаханә, коелы беседка, трапезная, каравылчы бүлмәсе,  чиркәүдән ерак түгел чистартылган су чыганагы, ике коену урыны, кое... Олег атакайның тиз үсеп китүеннән көнләшүчеләр дә була. Алар халык арасында төрле гайбәт чыгарып аңа каршы “кара эшләр” дә алып баралар. Бу куркыныч сынау вакытларын искә төшереп:

– Җырчылар да чиркәүгә йөрми башлады. Мин ялгыз калдым. Бер-береңә ярдәм итешеп, яшәргә язсын, - ди.  – Бу уңайдан игумен Нектарий миңа: «син чиркәүдә бер генә түгелсең, синең белән Аллаһ тәхете фәрештәләре булачак», - диде. Рәхмәт, Клавдия әби миңа ярдәм итәргә килде. Шәмнәр, лампалар өчен май сатып алырга кирәк иде. Ә нинди акчага? Барысына да гаиләм бар иде: хатыным һәм кызым. Әни миңа бөтен пенсиясен бирде һәм мин кирәк әйберләрнең барысын да сатып алдым. Шулай ярты ел дәвам итте. Тора-бара барысы да җайланды, шөкер.

Реклама

Соңгы елларда бирегә атна саен 300 дән артык кеше дәва алырга килә башлаган. Казаннан, Сембердән һәм Чувашия Республикасыннан бигрәк тә күп киләләр икән. Россиянең башка төбәкләреннән, Урта Азиядән килүчеләр дә бар. Олег атакайның тылсымы Финляндия һәм Америка Кушма Штатларында яшәүчеләргә дә билгеле. Шушы кадәр араны үтеп Чәке чиркәвендә берәр атна дәва алганнар бар.

– Аягында басып тора алмаган бер авыруны күтәреп керделәр. Идәнгә сузылып яткан авыруны Олег атакай дәваларга кереште. Ике көн эчендә егет аякка басты һәм тагын ике көннән кайтып та киттеләр, - дип сөйли атакайның тылсымы турында Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы Олег Албутов та.

Онкология чире белән авыраучылар күп килә, диләр.

– Мин көн саен сүндем. Көннәрем санаулы гына калган иде... ә хәзер Ходай ярдәме белән яшисем һәм үземнең бөтен шатлыгым белән дә уртаклашасым килә, дип яшьле күзләрен сөртә-сөртә сөйләде шундый бер ханым.

Тылсымга, догаларның көченә аңлату табып булмый. Дәвалау вакытында рухани махсус догалар гына укый, югыйсә. Кайбер авырулар баскан җирләреннән шундук егылып китәләр, идәндә шуышып йөриләр, ыңгырашалар, төрле җәнлек тавышлары чыгарып кычкыралар... догалардан курыккан кара көч шулай тәннән шулай чыга, дип аңлаттылар миңа бу хәлне.  “Ышанырга кирәк”, ди бит Олег атакай да, галимнәр дә әллә кайчаннан инде ышану һәм догалар көче белән һәртөрле авырудан савыгып булуы турында сөйли.

Анатолий Иванов:

– Миңа Олег белән мәктәптә бер сыйныфта укырга туры килде. Бик тырыш егет иде, барлык фәннәрне дә яхшы үзләштереп барды. Ул чакта ук аңарда серле сәләт, тылсым сизә идек. Теләсә кайсы сыйныфташның янына килеп бармагын аның гәүдәсенә тидерә иде дә “синең менә шушы җирең авырта” дип әйтә иде һәм авыру да басыла торган иде. Әмма без аның киләчәктә шушы юлдан китеп, тылсымлы дәвачы буласын күз алдына да китермәдек. Дәвачы гына түгел, авылны яшәтеп торучы булып та әверелде менә ул. Сәламәт булсын!

ФОТОЛАР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X