Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә элеккеге колхоз рәисен юбилее белән котладылар

Юбиляр Николай Верхеев: “Эшләгән эшләрем өчен бүген дә куанам”

Совет чорындагы колхозларны үстерүгә күп көч куйган җитәкчеләр һәм белгечләрнең күбесе хәзер лаеклы ялда. Шуңа да карамастан аларга игътибар һәм хөрмәт кимеми. Ул елларда кырчылык һәм терлекчелек тармаклары буенча район күләмендә иң алдынгы урыннарны тоткан Чапаев исемендәге колхозны Лазарь Дергунов, Герман Дементьев һәм Николай Верхеев кебек олы җанлы шәхесләр җитәкләде. Лазарь Васильевич авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә күрсәткән каһарманлыгы өчен 1948 елда ук Социалистик Хезмәт герое исеменә лаек була.
“Андый җитәкчеләрдән соң колхозны алып бару икеләтә җаваплылык таләп итте. Аннан соң беренче хезмәт чыныгуымны Мортаза Халитов җитәкләгән “Ирек” колхозында алуым да бик ярап куйды. Тәтеш совхоз – техникумын кызыл дипломга тәмамлавымны белгәч, тәҗрибәле баш агроном Шамил Сәлахов һәрчак мине сынарга тырышты. Әлбәттә, минем өчен ул файдага гына булды”,- дип сөйли узган гасырның 80 – 90 нчы елларында Чапаев исемендәге колхозны җитәкләгән Николай Верхеев.1972 елда Кораллы көчләр сафларында взвод командиры урынбасары булып хезмәт иткән сержантны кайту белән үк район авыл хуҗалыгы идарәсенә агроном иттереп эшкә чакыралар. Биредә эшләү еллары аның күңелендә аеруча якты хатирә булып саклана. Монда ул булачак тормыш иптәше Чувашия Республикасының Красноармейск районыннан килгән кыз Людмила белән таныша. Селекционер – зоотехник белгечлеге белән юллама буенча кайткан яшь кыз беренче күрешүдә үк егетнең мәхәббәтен яулый. “Яратып өйләнештегезме?”, дигән соравыма ул: “Әйе, Николай үзе чибәр, үзе бик акыллы, тәртипле егет иде. Бергә эшләгәч тә, гел күрешеп тордык. Дуслашып озак йөрмәдек, берничә ай гына, аннан инде гаилә корырга уйладык. Идарәнең кадрлар бүлеге начальнигы Хөршидә Әхмәтова безне “сез матур пар, бәхетле булыгыз!” дия торган иде. Менә инде 50 елга якын без бергә. Бер ул, ике кыз үстердек. Барысы да югары белем алды. Гаиләләре белән матур тормышта яшиләр”, - дип сүзгә кушылды Людмила ханым. Белемен тагын да арттыру максатыннан Николай читтән торып Ульяновскидагы авыл хуҗалыгы иститутын тәмамлап галим – агроном белгечлеге ала. “Дружба” колхозында һәм бәрәңге үстерү буенча Ульяновск өлкәсенең тәҗрибә станциясендә баш агроном булып берничә ел эшләгәннән соң, 1976 елда туган авылындагы Чапаев исемендәге колхозга агроном булып кайта һәм ике елдан соң ук баш белгеч вазыйфасына билгеләнә.
“Туган җиреңдә хезмәт итүдән дә олы бәхет юктыр. Иртән эшкә чыккан һәр көнем өчен шатлана идем. Кырчылыкта ярыйсы гына күрсәткечләргә дә ирештек. 6260 гектар сөрү җирендә бөртекле һәм кузаклы культуралардан ел саен югары уңыш алынды, шикәр чөгендере һәм азык культуралары үстерү буенча да алдынгы урынга чыктык. Ул елларда ХХII партсъезд, “Ирек”, “Россия” һәм Калинин исемендәге колхозлар алдынгылардан санала иде. Үсемлекчелектә алдынгы технология, яңа сорт орлыклар белән эшләү, чәчү әйләнешен төгәл үтәү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде”, - ди юбиляр. 1985 ел башында аны колхозчылар бер тавыштан идарә рәисе итеп сайлыйлар һәм ялгышмыйлар да. Шушы елда ирешкән күрсәткечләре өчен Чапаев исемендәге колхоз КПСС Үзәк комитетының, СССР Югары Советы Президиумының һәм ВЦСПСның Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

1986 – 1987 еллардагы хезмәт нәтиҗәләре буенча да колхоз алдынгылар рәтендә була һәм бүләк итеп идарәгә автобус кайта. Шуны да искәртим, Николай Николаевич җитәкчелек иткән елларда Чапаев исемендәге колхозда 3300 баш дуңгыз, 2700 баш мөгезле эре терлек һәм шул исәптән 350 савым сыер асрала иде. Колхоз югары продуктлы таналар үстерү белән шөгыльләнде. Николай Верхеевның тырышлыгы белән маллар өчен 18 яңа бина төзелде, түбәле ындыр табагы, автомашиналарга гаражлар, мастерскойлар, балалар бакчалары сафка басты. Колхозчылар өчен 28 йорт файдалануга тапшырылды. 448 колхозчының яшәү шартларын яхшырту һәрчак игътибар үзәгендә булды. Йорт төзү эшләре вакытында аларга колхоз түләүсез техника белән ярдәм итте. 25 гектарга якын мәйданны биләгән бакча гына да колхоз кассасына зур табыш китерде. Чапаев исемендәге колхоз территориясенә кергән биш авылны газлаштыру еллары да ул җитәкчелек иткән чорга туры килә. “Бүләккә каз түшкәләре киткәли иде инде”, - ди шаяртып – көлеп хатыны Людмила Даниловна. Бу урында 70 яшен әле генә тутырган Николай Верхеев үзенең ышанычлы тылын – гаиләсен дә телгә алып үтте. “Көчне мин гаиләдән алдым. Хатыным Людмила да бик әйбәт булды. Әгәр шундый хатыным булмаса, өч балабызны тәрбияләп үстермәсә, мин эшләгән эшләремнең яртысына да ирешә алмаган булыр идем”, - ди юбиляр. Николай Верхеевны 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов килгән иде. Ул аңа исхлас күңелдән нык исәнлек, имин тормыш, гаилә бәхете теләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев