Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле редакциясендә 52 ел элек эшләгән каләмдәшебезгә 70 яшь

Моннан 52 ел элек районыбызга килеп яңа оешкан “Яңа юл” район газетасын чыгаруда җиң сызганып эшкә керешкән Балтач районы егете Рәшит Муллагали улы Галимовка да 70 яшь тула.


Әй бу гомер дигәнең! Аккан сулар кебек кенә түгел, искән җилләр кебек икән ул. Моннан 52 ел элек районыбызга килеп яңа оешкан “Яңа юл” район газетасын чыгаруда җиң сызганып эшкә керешкән Балтач районы егете Рәшит Муллагали улы Галимовка да 70 яшь тула. Чүпрәле районының Буа районы составыннан чыгып яңа гына оешкан еллар иде ул. Газетаны эшләүдә һәм бастыруда тирән белемле, энергияле һәм акыллы кадрлар таләп ителде. Рәшит Галимовны башта типографияне аякка бастыру эшенә җәлеп итәләр. Ул вакытта газетадагы хәбәрләр бөтенләе белән, бик кечкенә хәрефләрне бер – бер кулдан җыеп бастырыла иде. Беренче жиһазларны урнаштыру һәм эшләтеп җибәрүдә Рәшит Муллагали улының хезмәте зур булды. Аның булдыклы егет булуын күреп алган җитәкчеләр аны редакция эшенә алалар. Башта ул әдәби хезмәткәр, аннан соң бүлек мөдире һәм җаваплы секретарь вазыйфаларын үти. Мөстәкыйль оешкан районның беренче уңышлары, яуланган үрләре, яңа җиңүләре турында да аңа язарга туры килә. Район газетасында дүрт ел гына эшләсә дә райондашларыбыз аны үз итәргә өлгерә. Беренче хезмәт чыныгуын редакциядә алган Рәшит Галимов аннан соңгы елларда күп җаваплы вазыйфалар башкарды. ВЛКСМ ның Балтач районы беренче секретаре, башкарма комитет рәисе Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Министрлар кабинеты хезмәткәре вазыйфаларын башкарды, лаеклы ялга чыкканчы 13 ел РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча региональ бүлеген җитәкләде. 

 

Реклама

Хөрмәтле Рәшит Муллагалиевич, юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез, Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда да уңышлар телибез.

Низамова Әлфия, Лилия, Буадан Ингель гаиләсе һәм Чүпрәле районы "Туган як"  газетасы редакция коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев