Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районында яшәүче тыл ветеранын юбилее белән котладылар

Чүпрәле районында яшәүче  Сабитова Сәрия Кәрим кызына бүген 2020 елның 13 январында 90 яшь тулды.

Ул Кече Чынлы авылында туа, гомере буе колхозда эшли.

Юбилей көнендә аны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар.  Кунаклар Сәрия Кәрим кызына  РФ Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
Сәрия Сабитова күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышында сугыша, аннан яраланып, бер аяк белән кайта.  
Сария апа вылдашы Фоатка кияүгә чыга. Кызганычка каршы, ул бу дөньядан бик иртә, 54 яшендә китеп бара.

Реклама

Сәрия апа 2 кыз һәм 2 ул тәрбияләп үстергән. Барлык балалары да гаиләләре белән авылда яшиләр. Ә үзе кече улы Ринат һәм килене Гөлүсә тәрбиясендә көн күрә. 
Юбилярның 12 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев