Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Шланга авылында гомер кичерүче Гелҗиан әби Айнетдиновага 95 яшь

Шланга авылында гомер кичерүче Гелҗиан әби Айнетдиновага 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде.

 

“Хөрмәтле Гелҗиан Абдулхак кызы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр!” – дигән юллар бар анда.                                                                                         

Нәкъ туган көне көнне Гелҗиан әбине котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Шланга авыл җирлеге  башлыгы Альберт Мөхәрәмов  килде.                                                                    

     – Юбилеегыз белән тәбрик итәм сезне! Бүгенге матур, якты көннәр өчен без сезнең алда баш иябез. Бәхетле, тыныч картлык, сәламәтлек телим, – диде Алексей Ярухин  аңа изге теләкләр җиткереп һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.                                                                                                       

 

Гелҗиан әби Айнетдинова Шымыршы районы Әсән авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап 10 ел буена Әсән авылы фермасында сыер савучы булып эшли. Балачак һәм үсмер вакытлары авыр елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда үсеп буй җиткән Гелҗианга нинди генә эшләр башкарырга туры килми: үгез җигеп икмәк, печән ташу, басуда кул белән урак уру, көлтә бәйләү...        “Мәскәү астында көндез стройда тора идек, бик салкын, аякта резина галош, төнлә Шелковода заводта эшләргә туры килде, нуңаларны бик күп күрдек” – ди.  Саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары да җитмәс ул башкарган эшләрне.

Гаиләдә 3 бала үсә алар: ике кыз һәм бер ир-егет. Аның тормыш юлын тәфсилли башласаң, китап язарлык. Ул елларның авырлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел инде ул... Гелҗиан әбинең гомер юлы гыйбрәт алырлык.

 

1962нче елда Шланга авылына Зиаб Айнетдиновка кияүгә чыга. Барлык балаларын да тормышлы итәләр... 

 

  Бүген ул ике улы, килене – оныклары белән  гомер кичерә. Килене Гүзәл исә аны ашатып-эчертә, юындыра, яшь баладай карый. Кыскасы, әби аларга бик рәхмәтле булып яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев