Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылыннан Тәскирә Ханбиковага 90 яшь тулды

Кечкенәдән колхозда эшли, печән чабуда, чөгендер игүдә эшли.

Бүген, 2022 елның 15 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Тәскирә Закир кызы Ханбикова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны өенә барып район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады, котлауларга шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова да кушылды.
Данис Сатдинов Тәскирә Закир кызына РФ Президенты исеменнән котлау сүзләрен һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Иң җылы теләкләр теләде.
Тәскирә Закировна нибары 4 сыйныфта укый. Кечкенәдән колхозда эшли, печән чабуда, чөгендер игүдә эшли.  20 ел колхозның яшелчә-җиләк бакчасында хезмәт куя. Анда кәбестә үстерәләр. Кыш көне колхозда фермада эшли. 

Реклама

1951 елда ул фронттан кайткан авылдашы Абдрахман Ханбиковка кияүгә чыга. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 
Күп кайгы күрә: улын, ирен киявен җирли. Сәламәтлеге дә макианырлык түгел, шуңа да карамастан, күңел күтәренкелеге белән яшәргә тырыша. Озын гомерле әбекәйнең 10 оныгы, 7 оныкчыгы бар. 
Ул ВДНХ исеменнән Мактау грамотасы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, "Ана" медале, Хезмәт ветераны, Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә аны кызы Фәйрүзә карый. Авылда шулай ук улы Зөфәр гаиләсе яши, калганнары шәһәргә таралышканнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X