Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле район агроидарәсе җитәкчесе тыл ветераннары янында булды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Мәңгелек хәтирәләр

Шушы көннәрдә районның агроидарәсе начальнигы Тәлгать Халитов Кече Чынлы авылында яшәүче тыл ветераннары, ирләре яу кырыннан җиңү яулап кайткан, хәзер инде аларның тол хатыннары Сания Җәмалетдинова һәм Тәскирә Җәмдиханова янында булды һәм аларның тормыш – көнкүреше белән танышты.
...Сугыш китергән михнәтләр берәүне дә читләп үтмәде. Фронттагылар Ватан азатлыгы өчен дошман уты астына керсә, тылдагылар көнне төнгә ялгап иген икте, сугышчыларны азык – төлек, кием – салым, корал белән тәэмин итте. Чын мәгънәсендә алар ил өстенә килгән бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрделәр. “Сугыш башланганда миңа 14 яшь тә тулмаган иде. Шулай да олылар янәшәсендә колхоз эшендә катнаштым. Без күргәнне берәүгә дә күрергә язмасын Ходай. Яз башы җитү белән Кече Чынлы авылы кызлары җәяүләп олылар белән Борындык станциясенә чәчүлек орлыклар алырга бара идек. Ул вакытта юллар да юк. Иртәнге якта аяк асты туң булса, кайтырга чыкканда инде су төшеп юл балчыкка әйләнә. Җилкәдә капчык белән орлыклар. Кыр казлары кебек төзелеп кичке якта гына авылга кайтып җитә идек. Ул авырлыкларга ничек түзгәнне бүген дә әйтә алмыйм”, - ди Сания әби Җәмалетдинова. Булачак тормыш иптәше Гарифулланы да сугышның беренче көннәреннән фронтка алалар. Утлар – сулар кичеп ул Германиягә кадәр барып җитә, Европа илләрен азат итүдә катнаша. Бомба астына эләгеп туфрак белән күмелә. Янәшәсендәге сугышчан дусларының күбесе шунда ук һәлак булып кала. Гарифулла абзыйның гомере чикләнмәгән булган күрәсең. Сугыш беткәч күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены һәм күп кенә медальләр тагып, өченче группа инвалид булып туган авылы Кече Чынлыга кайта. Балта, пычкы эшенә осталыгын белеп алган колхоз җитәкчеләре аны шунда ук төзүчеләр бригадасы җитәкчесе итеп билгелиләр. 1948 елда бергә кушылган әлеге пар авылда үрнәк гаиләләрнең берсе булган. Хатыны Сания колхоз эшеннән туктамаган, гаилә башлыгы үзе дә зур – зур объектлар төзеп колхоз икътисадын ныгытуга үзеннән өлеш керткән. “Алты бала үстердек, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, һәркайсы укып, тырышып тормышта үз юлын тапты, гаилә корды. Ирем, әтиләре вафатыннан соң да мин ялгыз түгел, балаларым һәм оныкларым гел хәлемне белешеп торалар”,- ди 93 нче яшь белән баручы Сания әби.
...“Безнең яшьлекне сугыш харап итте. Сөякләре дә ныгып җитмәгән, авыз тутырып ипи ашамаган кыз балага урман кисү, окоп казу кебек эшләр хасмыни инде. Сөйләсәң кеше ышанырлык түгел. Сугыш еллары үзенчә авыр булды, аннан соңгы елларда да җиңеллек күрмәдек. Чөнки фронтта ятып калган ирләр хезмәтенең күп өлеше безнең кебек 17 – 18 яшьлек кызлар җилкәсенә төште. Сугыш һәм әсирлек газапларын кичергән, аннан соң партизан хәрәкәтләрендә катнашып дошманнан үч алган авылдашым Адиҗан белән кушылдык. Ул кыю һәм эшкә бик булдыклы кеше иде. Ашказаны белән авырса да, тик утырырга яратмады. Өйләнешкәч Норильск шәһәренә китеп бардык. Ул анда сугыш вакытында куылган бендеровчылар колониясендә сакчы хезмәтен башкарды. Бер ел чамасы эшләгәч янә туган якларга кайттык. Мин колхоз эшеннән туктамадым, Адиҗан каравылчы булып хезмәт куйды. Намуслы хезмәтебезне җитәкчеләр дә күрә иде, күп бүләкләр алдык”, дип сөйли Тәскирә әби. Әйе, сугыш елларында ук Тәскирә алдынгы булырга яраткан, сыер җигеп колхоз йөген ташуда да аңа тиңнәр булмаган. Җәмдихановлар гаиләсе тормыш авыр дип тормаган, биш балага җан иңдергән, үстереп олы тормышка чыгарган. “Күп вакытымны балаларымда яшәп үткәрәм. Шәһәр тормышын үз итә алмыйм шул, туган авыл үзенә тарта”, - дип елмаеп куйды Тәскирә әби. Рәсемдә: агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов тыл ветераннары янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев