Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Белем дөньясына сәяхәт-“Әлифба”дан башлана

Мәктәптәге тәүге белем “Әлифба”дан башлана. Әлифба - озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларны шушы  “Әлифба”  китабындагы серле дөньяга:  хәрефләрне танырга, мәгънәләрен аңларга өйрәтүче хөрмәтле хезмәттәшебез - Фәхретдинова Зөлфия Зөфәр кызы шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

“Китереп сукканда да егылмыйм, җиргә кадәр иеләм, булганына сөенәм...” – ди ул.  Юк, уфтанмый ул, язмышынан канәгать булып яши. Тормышының мәгънәсе булган әнисе исән, туганнары, балалары, укучылары бар аның.

Өйгә нур , моңсу көзгә ямь өстәп , шатлыклы зур бәхет булып , гади колхозчы Зөфәр абый һәм Зөбәрҗәт апа Әхмәтшиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә Зөлфия. Гаиләдә өч ир балага бердәнбер апа булганлыктан, яшьли тормыш арбасын әти-әнисе белән бергә җигелеп тартырга туры килә аңа.

Бик зирәк, акыллы бала булып үсә. Кече Чынлы урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый.  Укытучылары аңарда кечкенәдән укытучы сәләтен күреп, Габдулла Тукайны, атаклы язучыларны, күп кенә шәхесләрне биргән Арча педагогия училищесына барырга юнәлеш бирәләр.

Хезмәт биографиясен 19 яшендә Иске Шәйморза урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый. Аннан  соңгы  хезмәт елларын исә  туган мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлый.

Бик матур, тату яшәүче  Фоат абый һәм Нәфисә апалар гаиләсенә килен булып төшә ул. Тормыш иптәше Рәмис белән гаилә корып,бер-бер артлы ике балалары - Раил һәм Зилә дөньяга килә. Балалары да үзләре кебек актив, белемле булып үсәләр. Гомерләр үтә тора , кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә шул.  Раил 8 сыйныфта, Зилә 1 сыйныфта укыганда әтисез калалар.

Ялгыз ананың иңнәрендә – сынауларның иң авыры кала. Ул сынмый,сыгылмый, авырлыкларга бирешмичә тормышын дәвам итә. Балалары мәктәпне тәмамлап : Раил Авыл хуҗалыгы академиясенең механика бүлегендә белем алып,  үз белгечлеге буенча Казан шәһәрендә эшли, ә Зилә бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 1 курс студенты.

Зөлфия ханым үз хезмәт юлында дистәләгән чыгарылышка тормышта юнәлеш бирде. Сабырлыгын җуеп, нәни балаларны кулларыннан тотып язарга, иҗектән сүз төзергә өйрәтә, балаларга һәрдаим туган телгә,туган илгә, халкыбызнын гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли.

Замана күзлегеннән чыгып караганда укытучы һөнәре җиңел түгел, ләкин үз эшен яратып башкарганга, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килгәндә, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күргәнгә, барлык арулар югала, һәм хезмәтеннән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.Аның  укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз  урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгы бушка китмәгән. Укучыларының уңышлары – ул күп еллык хезмәт җимешләре.

Изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, коллектив, ата-аналар ихтирамын казанган коллегабызга  гомер бәйрәме уңаеннан укучылар һәм аларның ата-аналары белән бергәләп , эшендә янадан-яна уңышларга ирешүен теләп калабыз!

   Кече Чынлы урта мәктәбе коллективы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев