Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бар иде шундый табиб

  Мөхәммәд (с. г. в.) “Иң хәерле кешенең өч төрле әйбере калыр. Иң беренчесе  - изге балаң калу”...

Халык күңеленә ачык йөзле, белемле,гадел, гади буларак кереп калган табиб бар. Аны бүген дә “Бер генә карый шунда ук диагнозыңны әйтә, ялгышмый, белеп дәвалый иде” дип искә алалар. Бу юлларны укуга  күз алдыгызга озын гына буйлы, чем кара чәчле, үзенә килешеп торган күзлек кигән ак халатлы табиб Шәүкәт Җәүдәт улы Якупов килеп баскандыр. Әйе, кыска гына гомерендә күп кенә изгелекләр кылырга өлгергән кеше шул ул.  Изгелекләр кылуы да аның нәсел тамырларыннан ук килә - бар гомерен Чүпрәле районы халкы сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган, иң авыр елларда район үзәк хастаханәсен җитәкләгән Җәүдәт, табиблар династиясе улы бит ул!

Чыннан да һәрбер авыруны нечкә сиземләү,аның хәлен тоюы,авыруның моң-зарын вакытын кызганмыйча тыңлавы,дөрес диагноз куя белүе аркасында халыкның ышанычын һәм мәхәббәтен яулый алган табиб ул.

Шәүкәт Җәүдәт улының туу турында таныклыгында туган урыны Югары Каракитә авылы дип язылган. Ә аннан соңгы гомере – урта белем алу, ир-егет булып җитлегү, гаилә корып балалар үстерү еллары Иске Чүпрәле авылына туры килә. “Гаиләсендә ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр. Табиблар гаиләсендә тәрбияләнгән егетнең унынчы сыйныфны тәмамлаганда ныклы карары була инде – ул да кешеләрне дәвалаячак! Шул теләген тормышка ашыру өчен  Казанда медицина институтына китә ул. Уку елларында үзен бар яктан да тырыш итеп күрсәткән Шәүкәтне югары уку йортын тәмалагач  Яр Чаллы шәһәренә эшкә билгелиләр. Әмма шәһәр тормышы аның күңеленә ятмый. Ул чорга инде алар Иске Чокалы авылы кызы Җәүһәрия белән тормыш корган булалар һәм туган якларга кайтып эшкә урнашалар. Берсе – Иске Чүпрәле урта мәктәбенә – укытучы, икенчесе Иске Чүпрәле үзәк хастаханәсенә табиб-терапевт булып.

Уби участок хастаханәсендә баш табиб, район үзәк хастаханәсендә терапевт, фтизиатр, озак еллар баш табиб урынбасары вазифаларын да башкарды Шәүкәт Җәүдәтович. Эшләү дәверендә аңа медицина ярдәме, киңәш-табыш сорап килүчеләр күп була. Алай гына түгел, табиб ялга чыккач та, өйләреннән кеше  өзелми. Кеше гозерен тыңлый белә, бервакытта да беркемне дә кире какмый ул. 

Реклама

Хөрмәтле табибның гаиләсендә ике бала: бер кыз һәм бер ул үсә. Исән булса бүген ул 12 оныкчыгының шатлык-канычларын уртаклашыр иде. Исән булса  18 июльдә 65 яшьлеген билгеләр иде... Иң гаҗәпләндергәне дә - нәкъ туган көне көнне гүргә иңдерелүе.

Язмамны бер дә юкка гына хәдистән башламадым. Шәүкәт Якупов шушы өч төрле әйберне дә калдыра алган. Бүгенге көндә аның балалары, оныклары, тормыш иптәше намазда. Улы Марат әнә әтисен хөрмәтләп, аның башлангычлары яшәсен, исеме мәңгеләшсен өчен  «Шәүкәт Якупов исемендәге медицина үзәге» ачуны ниятләгән. Әлеге үзәктә район халына медицина ярдәме күрсәтеләчәк.  Халык табибы, дип чын мәгънәсендә үз исемен лаеклы яулый алган Шәүкәт Җәүдәт улының изге эше әнә шулай дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X