Бар гомерен терлекчелеккә багышлаган
Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары күз алдына килә. Үтелгән юллар заяга узмаганмы, Ходай тарафыннан бирелгән гомерләрне юкка яшәмәгәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың...
Яңа Кәкерле авылында яшәүче Мидехат Әхат улы Җамалтдинов тумышы белән Иске Кәкерле авылыннан. Гөлсем апа һәм Әхат абыйның ишле гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Герой ана исеменә лаек булган Гөлсем апа бар гомерен туган колхозында сыер савучы хезмәтен башкаруга багышласа, Әхат абый исә агачтан өйләр салып халыкны сөендерә. Гомере буе хезмәттә булган ата-ана балаларына яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирергә тырышкан.
Мидехат Әхат улы да әти-әнисе үрнәгендә читкә китми, авылда төпләнеп калырга карар итә һәм Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Буа ветеринария техникумына укырга керә. Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә алына. Яшь солдат хәрби бурычын Германиянең Ноумбург шәһәрендә үти. Армиядән соң исә үз һөнәре буенча “Алга” колхозына эшкә килә. Укыган, белемле белгечкә биредә баш зоотехник вазифасын тәкъдим итәләр. Әлеге хезмәтне башкару белән бер үк вакытта ул читтән торып Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтынада да укый башлый. Әлбәттә, яшь белгечкә институтта уку тагын да тәҗрибә өсти.
Соңрак исә “Алга” колхозы таркалып, өч авылда өч яңа колхоз барлыкка килә. Яңа Кәкерле авылында “Таң” колхозы оеша. Биредә ул баш зоотехник вазифасын башкара башлый. Аннан колхозлар яңадан “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасына берләштерелә, соңрак ул Дементьев исемендәге агрофирма дип үзгәртелә. 40 елдан артык гомерен әлеге вазифаны башкаруга багышлый Мидехат абый. Эш сәгате иртәнге 4 ләрдә башланып, төнге сәгатьләргә кадәр дәвам иткән чаклары да күп була аның. Маллар авырап киткәндә исә эш сәгате тәүлекләргә дә сузылган вакытлары була. Маллары авырап киткәндә авыл халкы да белемле белгечне еш чакыра. Беркемне дә кире бормый ул, кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.
Тормыш иптәше Мәдинә Нурулла кызы белән алар ике балага гомер бирәләр. Олы уллары Ильнар әтисе юлын сайлап, ветеринария белгечлеген үзләштерсә, икенче уллары Илсур исә әнисе юлыннан китеп, Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый. Уллары икесе дә гаиләле, әти-әниләрен инде оныклар белән дә сөендергәннәр. Бүгенге көндә Мидехат Әхат улының 5 оныгы бар. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.
Хезмәтен намус белән башкарганы өчен Мидехат Әхат улы төрле елларда Мактау Грамоталары, Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев