«Бәлки исәндер дип көттем...»
Махсус хәрби операциядә яшьли гомере өзелгән, һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Яңа Чокалы авылы егете Фәнил Вәлиуллинны күпләр «Тырыш, ярдәмчел, ачык йөзле», — дип искә ала.
Әйе, нәкъ шулай диләр, «иде» кушымчасын кушмыйча сау-исән кеше турында сөйләгән кебек сөйлиләр. Әмма...2022 елның 21 ноябрендә Фәниль Луганск Халык Республикасының Кременная шәһәре янында һәлак була. Быелның 29 октябрендә исә аңа 34 яшь тулачак иде... Римма Мәүлетова
Фәнил Яңа Кәкерле авылында дөньяга килә. Аңа — 4, ә абыйсы Фәриткә сигез яшь булганда, әтиләре Рамиль кинәт үлеп китә. Әниләре Румия, ике баласын кочаклап, тол кала.
Румия апа үзе тумышы белән районның Яңа Чокалы авылыннан, Яңа Кәкерлегә килен булып төшкән. Тормыш иптәше вафатыннан соң берничә ел үткәч Румия апа ике баласын алып, туган авылына кайтып төпләнә.
— Мин үзем күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен — сигез бала үстек. Бүгенге көндә җидебез Яңа Чокалыда яшибез, бер сеңелебез генә Ульян өлкәсендә. Шуңа да туган авылымда җиңелрәк булыр, туганнарым, әти-әнием дә монда, дип уйладым. Малайларга укырга йөрергә якынрак булсын дип, мәктәп каршыннан ук бер буш йортны сатып алдык,-дип хатирәләре белән уртаклаша Румия ханым. — Фәнилем дә, абыйсы да, кечкенәдән эшкә батыр булдылар. Мин үзем колхозда фермада эшләдем. Иртән сәгать 3-4тә эшкә китәм, улларыма ашарга әзерләп калдырам. Алар торалар, ашый-эчәләр, малларны карыйлар һәм мөстәкыйль әзерләнеп укырга китәләр иде. Бик уңган иде шул Фәнилем,-ди күз яшьләре аша Румия апа.
Фәнил мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәгендәге СПТУда укый, армия хезмәтен үтәп кайта һәм вахта ысулы белән йөреп, төзелештә эшли.
— Сентябрь аенда без бакчада чөгендер ала идек, Фәнилем шунда «Әнәй, безнең өлешкә илне саклау төшә», дип куйды. Ә 23 сентябрьдә безгә авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков повестка китерде,- дип сөйли Румия апа, күз яшьләрен эченә йотып.
26 сентябрьдә районның башка ир-егетләре белән бергә Фәнил дә Казан шәһәренә юллана. Анда хәрби өйрәнүләр үтәләр.
— 23 октябрьгә Фәнилне Украинага озатырга дип без дә, Фәрит белән, бардык. Бер көн алдан барган идек, Казаннан туганнар да, бергә булырбыз дип килешкән кызы да килде, төне буе сөйләшеп чыктык. 3 ноябрьгә кадәр алар Украина чигендәге Белгород шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үткәннәр. Ул вакытта Фәнил көн дә миңа шалтыратып торды, «минем белән бар да яхшы, борчылып торма», дия иде. 3 ноябрьдә исә иртән үк шалтыратты һәм «бүген безне озаталар, телефонымны сүндереп куям, мин үзем сиңа шалтыратачакмын, әнәй, борчылма минем өчен, бар да яхшы булачак», диде. Шуннан соң берничә тапкыр туганнарга, кәләшенә шалтыраткан, миңа нишләптер шалтырата алмавын әйткән. 12 ноябрьдә миңа шалтыратты. Бу аны Украина җиренә керткәннән соң беренче һәм соңгы тапкыр шалтыратуы, сөйләшүебез булган икән. Ул көнне озаклап сөйләштек, миңа борчылмаска кушты, бар да әйбәт булачак дип тынычландырды, ә аннары элемтә өзелде, бүтән шалтырату булмады,-дип сөйли Румия апа.
21 ноябрьдә исә Фәнил Вәлиуллов хәрби операция барышында минага эләгеп һәлак була.
Румия апага исә бу хәбәрне туганнары җиткерә. «Кечкенә сеңелем көн дә хәл белешергә килгәч „апа, сугыш бит ул, анда шартлый да, аталар да, төрле хәл булырга мөмкин бит, догаңнан калдырма инде син улыңны“, дип әйтә иде, анда да аңламадым әле. Әйткәч тә ышанасы килмәде, бәлки дөрес түгелдер, исәндер, дип уйладым...
...Сабыр булырга тырышам, язмыштан узмыш юктыр инде, кабере бар бит, ул да булмаса нишләр идең, дип юанам», ди ана.
Фәнильне алып кайтканчы әле, Румия апаның олы улы белән апасының кияве Ростовка барып, мәетне карап, Фәниль икәнлеген раслап кайталар.
«Беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, сугышлар тукталсын иде», — дип изге теләкләрен дә тели ул.
Румия апаның туганнары да Фәнилнең үлемен бик авыр кичергәннәр. Аның турында сөйләгәндә әле булса да елыйлар.
Румия апаның сеңелесе Миләүшә:
— Фәнил минем күз алдымда үсте, улым белән бик дуслар иделәр, бергә укыдылар, уйнадылар. Бик акыллы, уңган бала. Миңа күп тапкырлар төрле шәһәрләргә хастаханәләргә барырга туры килде. Фәнил мине үз машинасына утыртып алып бара иде, ул йөретте. Бик мәрхәмәтле иде шул.
Румия апаның кечкенә сеңелесе Нәзлия:
— Фәнилнең үлеме турындагы авыр хәбәрне дә апага җиткерүче мин булдым. Үзем генә түгел, җаным елады. Ышанасы килми Фәнилнең булмавына. Вахтага эшкә киткәндер дә, тиздән кайтып керер кебек...
Фәнильнең беренче укытучысы Тәнзилә Сабитова:
— Фәнилне 1 сыйныфка мин кабул итеп алдым. Алар икетуганнары берничәүләп бер сыйныфта укулары белән дә хәтеремдә уелып калдылар. Бик бердәм, дус иделәр, спортны үз итте Фәнил, тыңлаучан, актив бала булды.
Ил өчен гомерләрен корбан иткәннәр онытылмый, онытылмас та. Синең дә исемең Россия тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылгандыр, тыныч йокла, Фәнил, райондашыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев