Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Азизов Наил Хәбир улының 80 яшьлек юбилее

Нигә шулай бик тиз, аккан сулар кебек уза икән соң бу гомер, дип уйлана башлады әле Наил әфәнде соңгы араларда.

 

“Ерагайган саен еллар – якыная бара аралар”, дип өлкәннәрнең уфтанганын ишеткәне бар иде аның. Ул вакыт яшьрәк чагы иде шул әле, нәрсә якынайганы турында уйларга вакыты да юк иде кебек. Ә хәзер белә ул, еллар ерагайган саен гомер азагының якыная барганын. Шуңадыр да һаман саен балачагы, әти-әнисе, туган авылы төшә исенә.

1940 елда Буденный районының Касмау авылында туган иде ул. Менә шушы авылның җир йөзендә эзе дә юк инде бүген, дисә, зираты бар. Шушы зират кына кайчандыр якында гына авыл булганын хәтерләтеп, язын яшәреп, кышын исә тирән йокыга талып утыра. Авылының эзләрен барлап күп йөрде инде Наил абзый. Үлгәннәргә хөрмәтем булсын дип, авылдан чыккан кешеләр белән җыйнаулашып, зиратның тирә-юнен дә тотып куйдылар. Тик, нишлисең, замана шаукымына ияреп беткән авылны аны торгыза да алмыйсың, ул туфракка кешеләр дә кайтара алмыйсың – бары тик менә шулай сагынырга гына каласың. Үзе дә шулай, авылдан чыгып киткән кеше ул. Хәер, эше булса, киләчәге булса, әлләнигә дә ташламаячак иде авылын. 1961 ел, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң да, Иске Шәйморза сельпосында эшкә тотынган иде бит, югыйсә. Авылларны эреләндерү дигәннәре генә шушы Космовский авылын аямады.

Аннан соң да сынатмады анысы Наил, кайда гына эшләсә дә алдынгы булды, җитәкче постлар  биләде. Ульян шәһәренә килеп төпләнде. Гомер дә шунда узып бара. Узып бара гына дия аласыңмы икән, 5 оныгың буй җитеп, 7 оныкчыгың үсеп килгәндә...

Язмыш аны бу яктан олылады, рәхмәт. Үзе дә нык булды – балалары, оныклары белән гел үз телендә сөйләште, шулай итеп аларда да авыл җиренә, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләде, дип әйтә ала. Хәзер менә оныкчыкларга ничек үз телен өйрәтеп калдыру турында баш вата. Бигрәк үзгәрде бит заманасы да – бишектән төшүгә кулларында телефон да, планшет...

Авыр уйларын куарга теләп гармунын кулына алды гомер көзенең 9нчы дистәсен вакларга алынган Наил. Әмма гармун телләре дә үзе язган моңсу шигырь юлларын гына көйгә салды.

...Күңелем сыкрана, йөрәгем яна,

Туган авылым искә төшкәндә.

Күз алдыма дус-туганнар килә

Буш калган урамыннан үткәндә.

Күңелем белән кайтам авылыма,

Урыйм аның моңсу урамын.

Елгасына төшәм, сезне эзлим–

Өсләремә сибәм суларын.

Туган авылым инде бүген

Урамнарың буш кына...

Сагынам сине, әй, сагынам

Күңелем сиңа ашкына...

Реклама

...Әлеге язмабызның герое Наил Хәбир улы Азизов бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә яши. Күптән түгел генә балалары редакциягә әтиләрен котларга теләп шалтыраттылар. Без исә аптырап, Ульянда да татар телендә чыга торган гәзит бар, нигә шунда җибәрмисез бу котлавыгызны, дип сорадык. Юбилярның шәһәрдә яшәвен, анда да танышларының, дусларының күп булуын истә тотып, әлбәттә. Ә Наил абыйның балалары: “Юк, әти безнең күңеле белән туган ягында, аның кешеләре арасында яши”, диделәр. Безнең “Туган як”ны да туганнары Наил әфәнде өчен җыеп баралар икән. 80 яшькә җитүенә карамастан якташыбыз автомашина йөртә, күңеле теләгән вакытта авылы урамнарын кайтып урый, туганнары, дусларының хәлен белешә. Әдәби телдә “Җирсү” дип атала инде бу – читтә яшәп тә туган ягыңнан аерылмау.

 

 

Буденный районы, Касмау  авылында туган, хәзерге вакытта Ульян шәһәрендә тормыш итүче Азизов Наил Хәбир улын 25 январьда булачак 80 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Кадерлебез! Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Исәнлек, җан тынычлыгы, санаусыз озын гомерләр, алдагы көннәрдә балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп,  саулыкта, шатлыкта, авырмыйча, кайгы - хәсрәт күрмичә яшәвеңне телибез.

Туган көнең имин булсын,

Тормышта булсын бәрәкәт.

Ачык йөзең, изге күңелең–

Бездән сиңа кайнар рәхмәт.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең,

Без калабыз шушы теләктә.

Туган көннәр узган саен,

Яшәү арта, гомер кыскара.

Шуларны күңелгә алмыйча,

Бергә-бергә яшәргә үзара!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, биш оныгың, җиде оныкчыгың, туган абыең һәм сеңелең. Ульян шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X