Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Авылның хөрмәтле хат ташучысы

Шушы көннәрдә Иске Задур авылында яшәүче Гөлзаһирә Зартдин кызы Шәмсетдинова үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярларны тәбрикләргә район Советы аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев килделәр. Кунаклар хөрмәтле ветеранга РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Гөлзаһирә апа тумышы белән Иске Задур авылыннан. Әтисе Зартдин ага сугыш ветераны була, сугыштан яраланып кайта, озак яши алмый, вафат була. Гөлзаһирә апага яшьтән үк тормышны җигелеп тартырга туры килә.

Тормыш иптәше Акрам абый белән бергә җиде балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, тигез тормышта картаерга насыйп булмый аларга. Акрам абый яшьли үлеп китә, бу вакытта балаларының иң олысына - 21 яшь, кечкенәсе исә 1 сыйныфта гына укый торган була әле. Гөлзаһирә апага балаларын ялгызы гына аякка бастырырга, укытырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәргә  туры килә.

Хөрмәтле ветеран гомере буе туган авылында хезмәт куйган. Башлап колхозда төрле эшләр башкарса, соңрак авылда хат ташучы булып эшли башлый һәм авылдашлары арасында зур хөрмәт казана. Ул елларда авыллар арасында да, авылның үзендә дә яхшы юллар булмаган, бигрәк тә яз һәм көз айларында авылларда пычрак, баткаклык була. Ә почтаны Алешкин-Саплык авылыннан алып кайта Гөлзаһирә апа. Ул вакытта халык та газета-журналларны күп яздыра, хатлар яза бер-берсенә. Гөлзаһирә апага көн саен Алешкин-Саплыкка барып почтаны алып, өенә кайтырга туры килә, ә соңыннан Иске һәм Яңа Задур урамнары буйлап йөреп, адресатларга тарата. Шуңа да аның эшен бераз җиңеләйтү өчен аңа ат бирәләр. Балалары белән ялгыз калган хатын атын үзе җигәргә дә, туарырга да өйрәнә, хезмәтен дә намус белән башкара, аңа төрле елларда эшләгәне өчен бирелгән күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Грамоталар моның шулай булуына бер дәлил булып тора.

-Ул безне ялгызы үстерде һәм тәрбияләде, беркайчан да зарланмады, безнең һәрберебезгә бу тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте, эш сөючән итеп тәрбияләде, без аңа бик рәхмәтлебез,- диләр әниләре турында балалары.

Кызганычка каршы, яшьли тол калып, бар хезмәтне ялгызы башкару, балаларын аякка бастыру эзсез генә үтми. Гөлзаһирә апага инсульт була, вакытында бирелгән медицина ярдәме белән генә исән кала ул. Хәзерге вакытта Ульяновскида кызы янында яши ул, ләкин юбилей көнендә кунакларны авылдагы өендә каршы аласы килә аның. Шуңа да балалары әниләренең теләкләренә каршы килмиләр, төп нигезгә алып кайталар. Аны котларга килгән барлык кунакларга бик рәхмәтле иде Гөлзаһирә апа.

Гөлзаһирә Зартдин кызының бүген 14 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Аңа хезмәт ветераны исеме бирелгән, “Ана Даны” медале иясе дә ул. Юбилей көнендә балалары, оныклары әниләрен һәм әбиләрен юбилее белән котларга җыелганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев