Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Авылның хөрмәтле кешесе ул

Бүгенге язмамның герое - Зур Чынлы авылында яшәүче Азат Нургали улы Хәмидуллин.

 

Язмышлар төрле-төрле. Берәүләр тормышта авырлыкларга бирешеп, югалып кал, икенчеләре исә авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, һәркемгә үрнәк итеп гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши.

Азат абый Зур Чынлы авылында 1938 елда ишле гаиләдә, дүртенче бала булып дөньяга килә. Сугыш чоры баласы ул. Башлап Зур Чынлы авылы мәктәбендә  -7, аннан Иске Шәйморза авылында 8 классны тәмамлый. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә балалар, әти-әнисенә ярдәм итү өчен Азат абыйга да 14 яшеннән колхоз эшенә чыгарга туры килә. Үгез җигеп кырда көлтә дә, урман да ташый ул, соңрак исә ат бирәләр аңа. Армия хезмәтен ул өч ел Төркмәнстан якларында үтә. 1960 елда авылга кайтып төпләнә.

Чүпрәледә тракторчылар курсын тәмамлый. Уңган, булдыклы егеткә чылбырлы “КДП-35” тракторын ышанып тапшыралар. Әлеге трактор белән ул язын-көзен-кышын-җәен басуларны иңли, чөгендер чәчә, ала. Азат абыйның  үҗәтлеген, булсынга эшләгәнлеген күреп, колхоз җитәкчелеге аңа “Беларусь” тракторына утырырга тәкъдим итә. Әлеге тракторы белән ул колхоздагы төрле эшләр белән беррәттән кукуруз чәчә, бер үк вакытта звеновой вазифасын да башкара. Азат абый чәчкән басулар мул уңыш биргәннәр, аның хезмәтен башка колхозларда да үрнәк итеп китерә торган булганнар. Соңрак тракторчылар бригадасы бригадиры итәләр аны. Һәм авылда яратып, үз итеп, “кукуруз короле” дип дәшәләр аңа. Авылдашлары Азат абыйның элек елларда өй төзүче буларак һәркемгә ярдәме тиюе, агачтан төзелгән һәр йортта ул тракторы белән кайтарган бүрәнәләр булуы турында да сөйли. 

1962 елда Азат абый авылның иң чибәр, уңган кызларының берсе булган Зөһрә Сәнатулла кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары Миләүшә, Фәридә, Гүзәлия, Гөлия, уллары Фәнис, Илдар дөньяга килә. Балаларының барысына да урта һөнәри һәм югары белем бирәләр алар.

Реклама

-Безнең әтиебез дә, әниебез дә бик сабыр, уңган кешеләр. Без, балаларын да үз үрнәкләрендә хезмәтне яратырга, һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга өйрәттеләр. Без үскәндә беркайчан да юклыкны тоймадык, барлыкта үстек, әти-әниебез тырыш хезмәтләре белән бар нәрсәне дә булдырдылар. Күпләп мал-туар асрадылар, кош-корт тоттылар. Аларга рәхмәт хисләребез чиксез, әле дә акыллы киңәшләре белән һәрберебезгә ярдәм итеп торалар,-диләр балалары беравыздан әти-әниләре турында. –Тормыш иптәшем бик яхшы булды минем. Аның белән тормышымны бәйләвемә беркайчан да үкенмәдем. Гомере буе эшләде, гаилә, балаларыбыз өчен дип янып йөреде, әле дә шулай. Артык байлыкка сокланмадык, барысын да хезмәт, үз кулларыбыз белән булдырдык,-дип сүзгә кушылды Зөһрә апа да.

Азат абый лаеклы ялга чыккач та әле өйдә тик утырмый, колхозда хезмәт куюын дәвам итә, тракторчыларга аш илтә, төнге каравылда да тора. Соңгы берничә ел элек кенә эштән туктый әле ул. Әлеге көнгә кадәр сыер, бозау асраганнар. Хәзер инде сарыклар гына тоталар, кош-корт асрыйлар. Егетләрчә төз гәүдәле Азат абый бүген дә машина йөртә, газеталарны күзлексез укый, мәчеткә йөри.

Азат Нургали улының намуслы хезмәте район комитетыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, “Ирек“ колхозы исеменнән бирелгән бихисап Мактау Грамоталары белән бәяләнә. Аның күкрәген “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, бик күп медальләр бизи. Күп тапкырлар районда үткән алдынгылар слетында да катнаша ул.

Бүгенге көндә Азат абый белән Зөһрә апаның алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Авылда үз өйләрендә ялгызлары гына яшәсәләр дә, авылдагы кызлары Гөлия һәр көнне, Ульяновск өлкәсендә яшәүче Фәридәләре һәр атна саен әти-әниләре янына килеп-кайтып, хәлләрен белешәләр, ярдәм итәләр. Башка шәһәрләрдә яшәүче балалары да бу йортның еш кунаклары.

Әтиләренең  80 яшьлек юбилее уңаеннан ветеранның барлык  балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары кайткан иде. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хамидуллин, Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе рәисе урынбасары Мансур Хәйруллин юбилярга бүләкләр алып килгәннәр, авыл мәчете картлары да чордашларын котларга җыелганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X