Атказанган терлекче
Колхозда алдынгы сыер савучыларның берсе булган әнисе кызы Иринаны да кече яшьтән үк хезмәтне сөяргә өйрәтеп үстерә.
Бу хакта Ирина үзе:
- Мин үземне белә башлаганнан бирле еш кына әнием белән фермага йөри идем. Үсеп, кул арасына керә башлагач әнигә сыерлар саварга булыша башладым. Ул елларда барысы да кул көче белән эшләнә: сыерларны да кул белән сава, сөтне дә чиләкләр белән ташый идек. Шуңа да әнигә бераз булса да җиңелрәк булсын дип, ярдәм иттек,-ди.
Авылдагы мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, яшь кыз колхозга, фермага эшкә килә.
Кая гына барсаң да эшләргә кирәк бит, шәһәрдә дә эшләмичә беркем дә ашатмый, дип уйладым да, авылда калдым,- ди Ирина үзе бу хакта. - Төрле елларда колхоз исеме алмашып торса да, сыер савучы хезмәте шул ук булып калды инде.
Ирина эшли башлаган елларда фермалар мал белән тулы, һәр группада 25-30 баш сыер була.
Иринаны коллективта үз итәләр. Әнисе янында сыерлар сава башлап, шактый гына тәҗрибә туплаган кыз үзеннән өлкәнрәк сыер савучы апаларыннан калышырга теләми. Шуңа да һәрдаим маллары янында булырга тырыша, азыкны да тиешле рацион буенча бирә. Тырышлык бушка китми - сыерлары мул иттереп сөт бирә башлый. Ирина башлап үзләренең колхозларында алдынгы сыер савучы булып танылса, соңрак район күләмендә үткән слетларга, сабантуй мәйданнарында бүләкләнә башлый. Республикадагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, районнан бирелгән Грамоталары, Дипломнары да бихисап аның, төрле елларда мясорубка, микроволновка, заманча кер юу машинасын да ала. Агымдагы елда исә аңа “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мәртәбәле исем бирелде. Әлеге бүләк Ирина Михайловнага районның туган көнен билгеләп үткәндә, тантаналы шартларда тапшырылды.
Бүген сөт саву процессы нигездә механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер җитди хезмәт булып кала. Ул катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда мал-туар белән аралаша белергә, сыерларның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 4тә уяну гына да ни тора! Берничә сәгать берөзлексез аякөстендә калып эшләү дә хатын-кыздан күп көч һәм егәр сорый. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы бар – ел әйләнәсе бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез эшләү.
Тормыш иптәше Геннадий да Ирина кебек үк фермада эшли, маллар карый. Дүрт балаларына тормышта туры юлны күрсәтеп, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Уллары Михаил әнә авылда төпләнеп калган, әти-әнисе белән төп нигездә яши.
Ирина лаеклы ялга чыгу яшендә инде, әмма эштән җибәрмиләр әле аны.
- Саулык булганда эшлисе килеп тора әле. Быел безнең Убида яңача ферма биналары төзергә тотындылар. Димәк, әзрәк булса да хезмәтебез дә җиңеләячәк. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр, хәтта аена ике тапкыр ала башладык,-ди Ирина бүгенге көненә куанып.
Ирина Михайловнаның бүгенге көндә өч оныгы бар. Бәйрәм, ял көннәрендә аларның өйләре гөрләп тора. Балалары кайталар, оныкларын сөеп туялмыйлар ирле-хатынлы Антиповлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев