«Әти» дип әйтергә тилмереп...
Иске Кәкерле авылында яшәүче Хәдичә Таһир кызы Абдрахмановага 90 яшь тулды.
Без, редакция хезмәткәрләре, өлкәннәр янында, бигрәк тә соңгы елларда бик еш булабыз. Район җитәкчелеге, ветераннар советы белән берлектә аларның юбилейларын билгеләп үтүдә катнашабыз.
Әйтергә теләгәнем шул — үз чорына күрәдер инде, өлкәннәребезнең тормыш юлы бик катлаулы булган.
Аларның кайсы белән генә сөйләшмә, әтисе сугыштан кайтмаган, кайтса да әлләни озак яши алмыйча вафат булган, өй тулы бала-чага ятим калган. Хәдичә Таһир кызының да шулай — әтисен Бөек Ватан сугышы урлаган, кыз авыз тутырып «әти» сүзен дә әйтә алмаган, анык кына әтисенең йөзен хәтерләми дә ул. Ул буын кешеләрен кыенлыклар чыныктырган гына кебек. Хәдичә дә балачактан ук олылар белән беррәттән иген дә урган, башак та җыйган. Иске Кәкерле — балта осталары авылы. Бу һөнәрчелек тә аларга борынгыдан ук килгән. Бу авылның хатын-кызлары ирләр белән беррәттән урман да кискән, такта да ярган. Хәдичә дә инде үзенең 15 яшенә такта яру остасы булып җитешкән.
Уңган кыз күпләрнең күзенә чалынгандыр, билгеле. Ә ул Харис Абдрахмановны үз иткән. Укылган никахлары да бу парның нык һәм гомерлек булган. Әмма, тормыш тигез генә бармый — Хәдичә ханым да төзек, матур йортында бүген ялгызы яши. Ялгыз дию дөреслеккә туры килеп тә бетми — аның ишеге һәркем өчен ачык, туганнары хәлен белешеп тора, Хәдичә әби үзе дә бик кунаклар ярата икән.
— Гомер колхозда эшләп үтте инде, -ди ул. — Бер көн колхоз эшеннән калганым булмады. Тырышып эшләдем. Хөрмәтләделәр дә, правлениедән, районнан бирелгән мактау кәгазьләре әллә күпме, -ди Хәдичә Таһир кызы.
Әйе, Хәдичә Абдрахманова кебекләр көчле, мөстәкыйль, авырлыклар алдында каушап калмаган хатын-кыз үрнәге.
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котларга район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин килде. Алар Хәдичә апага сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев