Әти-әниемнең Җиңүгә керткән өлеше
Бөек Җиңүгә әти – әниемнең: Бөек Ватан сугышында катнашучы Рифкать Атаулла улы һәм тыл ветераны Гелҗиһан Нәҗибулла кызының да өлеше кергән. Роза Насыбуллина, Иске Чүпрәле авылы.
Рифкать Атаулла улы 1925 елның 25 сентябрендә күп балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Мәктәптә уку отличнигы була, хәтта бер уку елында ике тапкыр икешәр сыйныфны тәмамлый (5-6, 7-8). Яхшы укуы өчен киемнәр тегәргә тукымалар белән бүләкләнә.
Әмма 8 нче сыйныфтан соң аңа укуын калдырып, эшкә тотынырга туры килә. Шулай итеп, ул 14 яшендә орлыкчылык лабораториясендә өлкән лаборант булып эшли башлый. 1943 елның 1 июлендә хәрби хезмәткә чакырыла, ә 1943 елның январь аенда ул фронтка китә. 1-нче Белоруссия фронтының укчы полкында Белоруссия, Литва, Кенигсбергны фашистлардан азат итүдә катнаша..
Өлкән сержант, взвод командиры урынбасары булган әтием берничә тапкыр яралана. Аның өченчесе 1945 елның апрелендә була. Җиңү көнен ул госпитальдә каршы ала. III дәрәҗә Дан ордены, «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң әти төрле вазифаларда намуслы хезмәт итә. Районның иҗтимагый тормышында актив катнаша: концертлар, спектакльләрдә авыл клубларында чыгыш ясый.
Әнием, Гелҗиһан Нәҗибулла кызы 1922 елның 1 июнендә шулай ук күп балалы гаиләдә, алтынчы бала булып туа. Сугыш башлангач, аныңң ике олы абыйсы, ә 1944 елда энесе дә фронтка китә.
Әни, беренчеләрдән булып Тәтеш шәһәренә барып, комбайнчылар курсларын тәмамлый. 1941 елдан 1948 елга кадәр ул комбайнчы, ә кыш айларында Чүпрәле МТСында токарь булып эшли. Аның истәлекләре буенча колхозда техника аз булган, запас частьләр җитмәгән (подшипникларны агачтан кискәннәр), кырдан уңышны алу кар төшкәнчегә кадәр дәвам иткән. 1942 елда Гелҗиһан әнием район комбайнчылары арасында беренче урынны яулый.
Ул бик актив була, концертларда, спектакльләрдә катнаша, кичәләрдә, утырышларда чыгышлар ясый. Фронтка киткән туганнарының балалаларын тәрбияләшә.
1948-1949 елларда Гелҗиһан Нәҗибулла кызы Киров өлкәсендә урман кисүдә бригадир булып эшли.
1951 елда алар әти белән өйләнешәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен әнинең дә истәлекле медальләре бик күп. Җиңүнең 65 еллыгына «Туган як» газетасында Гелҗиһан Нәҗибулла кызы турында күләмле мәкалә басылып чыкты.
Район халкы, әти-әнине белгән кешеләр алар турында һәрвакыт җылылык белән искә алалар, аларның игелекле, ярдәмчел, ачык күңелле кешеләр булулары турында сөйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев