Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Алтай” бирсәләр эшләп карыйсы иде әле”,- ди 80 яшен тутырган Вазыйх Садыйков

Җир җимертеп, көнне – төнгә ялгап эшләп йөргән Вазыйх Садыйковка да 80 яшь тулды.

Еллар сизелми дә үткән. Ниһаять гомер көзенә дә килеп җиткәнбез. Бу вакытта һәркем күңеле белән үткәннәрне барлый. Туган нигезне, әткәй-әткәйне, туганнарны, күршеләрне, авылның үзенә генә хас газиз урамнарын сагына. Шулчак күңел нишләптер дәртле яшьлек елларына кайтып килә. Әле кайчан гына җир җимертеп, көнне – төнгә ялгап эшләп йөргән Вазыйх Садыйковка да 80 яшь тулды. Ул район тарихында, “Россия” колхозында тирән эз калдырган һәм бик күп вакыйгаларны үз башыннан кичергән кеше. Гомере буе туган җирен сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләргә һәм аларның тормышына һәрчак сокланып карыйбыз. Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Вазыйх Нургали улы Садыйков бөтен барлыгын авыл хуҗалыгына багышлаган, тамган тир тамчылары, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт, хөрмәт булып әйләнеп кайткан олы йөрәкле шәхес ул. Кызганычка каршы, хәзер Яңа Чүпрәле авылында андый кешеләр бик сирәк, бармак белән генә санарлык калды. 30 йортлы Саплык поселогында яшәүче гади колхозчы Нургали абзый гаиләсендә, дүрт бала арасында өченче булып дөньяга килә ул.
“Әти көн – төн тракторда эшләде. Хезмәт алдынгысы иде. Әни, нигездә, безне тәрбияләде. Йорт тулы мал – туар. Шуңа күрә без дә яшьтән үк йорт эшләренә өйрәнеп үстек. Миннән ике яшькә олырак Әкрәм исемле абыем белән 14- 15 яшьләрдә авыл халкына ат белән төрлечә ярдәм итә идек. Мал азыкларын да кайтардык, бәрәңге буразналарын да эшкәрттек. Шуннан файдасын күрдек. Эшкә өйрәнеп үсүем ярап куйды. Иске Чүпрәледә җиде сыйныфны тәмамлагач механизаторга укыдым, аннан соң шоферлар әзерләү курсын тәмамладым”,- дип искә ала яшьлек елларын Вазыйх абзый. Саплык поселогы таркала башлагач, 60 нчы еллар башында аларның гаиләсе дә янәшәдәге Яңа Чүпрәле авылына килеп урнаша. Монда ул булачак тормыш иптәше Хатирә белән таныша. Бер күрүдән гашыйк булган авыл чибәркәеннән башка үзенең киләчәген күз алдына да китерә алмаган егет 1967 елның июнь аенда кызның кулын сорый. Хатирә ханым да тормышта төшеп кала торганнардан булмый. Аш – суга осталыгын сизеп алган “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчелеге аны пешекче итеп эшкә чакыра. Лаеклы ялга чыкканчы берничә дистә ел шунда намуслы хезмәт куя. Эш дәверендә үзен хезмәт сөючән, намуслы, тырыш пешекче итеп таныта. Иренең дә тормышта ышанычлы терәк булуы турында шатланып сөйли. Балалары Айрат белән Альбинаның да, оныкларының да тәрбияле булып үсүләреннән зур канәгатьлек белдерә. 80 яше уңаеннан барысы да аңа иң җылы сүзләрен әйттеләр.

“Без әти- әниебезгә бик рәхмәтле. Безне кеше арасында ким-хур итмичә, кадерләп, сөеп, тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер инде без үзебез дә әти – әни булдык. Алардан үрнәк алып оныклар тәрбиялибез. Кадерлеләребез янына килгәндә туган нигездән ниндидер үзенә бертөрле җылылык, нур, ямь бөркелеп тора. Капканы ачып керүгә ялт иткән ишегаллары, каралты-куралары, ә инде өйгә керсәң – тәмле ис. Әниебезнең гел тәмле чәе кайнаган, авызда эри торган камыр ашлары өстәл өстен тутырып торыр. Бар кешене дә ачык йөз белән каршы алалар алар. Киңәш сорап кергәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, төпле киңәшләрен бирәләр. Ходай бәрәкәтле озын гомер бирсен үзләренә”, - дип сүзгә кушылды район социаль яклау идарәсендә эшләүче кызлары Альбина ханым.

“70 яшендә дә әле аны язгы кыр эшләренә чакырып тракторга утырталар иде. Шушы кадәр еллар намуслы хезмәттә үткән. Әйтергә генә җиңел. Аларда борчылып үткәргән алсыз-ялсыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята. Хезмәт алдынгылары Вазыйх Садыйков һәм Рәхимҗан Мингалиев чәчкән басу гектарларын санап бетергесез. Алар берүзләре унар кешене торалар иде”,- ди бер чорда кырчылык бригадиры булып эшләгән Илгизәр Яфизов. Җитәкчеләрдән алынган Грамоталар, кыйммәтле бүләкләр дә бихисап. Бүген юбилярны котларга Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов килгән иде. Ул аңа район башлыгы Марат Гафаров исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды, куйган күпьеллык хезмәте өчен иң җылы теләкләрен җиткерде.

Реклама

“Яшьләр бернинди эштән дә курыкмасыннар, булсын дип эшләсеннәр. Хезмәтнең тире ачы булса да- җимеше татлы була", - ди юбиляр.

Вазыйх Нургали улын юбилее белән тәбрикләп, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы,Хатирә ханым белән тигез парлы тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, олы бәхетләр, якыннарыгызның игелеген күреп, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X