Алтайларны гизгән егет
Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Равил Зәйдулла улы Зәйдулловка 90 яшь тулды.
Равил Зәйдуллов авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң район үзәгендә шоферлыкка укый.
Машина йөртүгә хокук бирүче "права"ны алгач исә ил алдындагы хәрби буычын үтәргә чакырыла, дүрт ел СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Шуннан соң авылындагы Ямашев исемендәге колхозда башта механик булып эшли, соңыннан бензовоз йөртә. Колхозга салам кайтару өчен Алтай краена кадәр бара Равил ага. Ветеран лаеклы ялга чыкканчы да, пенсиягә чыкканнан соң да, 70 яшькә кадәр, бензовозында хезмәт куя.
Яшъ чагында авылдашы Рима Әхмәтҗан кызы белән гаилә коралар алар. Бергә өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Равил абый белән Рима апага үз гомерләрендә шатлыкны да, кайгыны да кичерергә туры килгән: Чернобыль АЭСындагы авариядән соң яшьли вафат булган кызларын һәм кияүләрен җирләгәннәр.
— Балаларыңны үзеңнән алда күмү бик авыр. Кызыбыз безнең арада булмаганга дүртенче ел китте менә,-диләр Зәйдулловлар.
Ирле-хатынлы Зәйдулловлар үз нигезләрендә икәү генә яшиләр. Балалары еш кайта, күршеләре дә керә, ярдәм итәләр.
Хөрмәтле өлкәннәрнең 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Равил Зәйдулла улының юбилее көнендә аның барлык балалары, оныклары һәм оныкчыклары кайткан иде.
Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Ильмир Измайлов һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова да килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев