Әлфия Мистякованың тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык
Ак яулыклы, саф күңелле ханым
Жиде балалы гаиләдә дүртенчесе бала булып дөньяга аваз салган Әлфия. Әтиләре Хәсәнҗан абый Бөек Ватан сугышына киткәндә әниләре Маһирә апа берсеннән-берсе кечкенә 5 бала белән кала. Ул елларның авырлыгын әле да оныта алмыйлар алар. Бәхетләренә, Хәсәнҗан абыйга сугыштан исән- сау әйләнеп кайту насыйп була. Гаиләдә тагын ике кыз: Сания белән Суфия дөньяга килә.
Тулы гаиләдә үскән Әлфия авылдашы Шәүкәт белән тормыш кора. Матур яшиләр — тату гаиләдә бер- бер артлы биш балалары деньяга килә. 16 ел бергә яшәгәч, кызганычка каршы, Шәүкәт абый авырып китә һәм вафат була. Авыл тормышының бөтен авырлыгы — берсеннән-берсе кечкенә биш баланы тәрбияләү, укыту, олы тормыш юлына бастыру өчен күпме көч, хезмәт куярга туры килә Әлфия апага.
Кайнанасы Шәрәфәт әби, Шәүкәт абыйның авыру сеңелесе Рушания апа белән бер нигездә гомер итәләр. Инде Рушания апа да 84 яшен тутырып килә.
Әлфия апа гомер буе «Ирек» колхозы бригадасында төрле эшләр башкара. Ел саен 5-6 гектар чөгендер сирәкли, кырда салам, печән җыю, кул белән чөгендер, бәрәңге алу, амбарда иген чистарту һ. б шундый хезмәтләрдә катнаша. Ул елларда күп эшләр кул көче белән башкарылган бит. Балалары үсә барган саен тормышлары да җинеләя барган аларның.
Олы улы Фәрит тезелештә жаваплы урыннарда эшләгән, атказанган төзүче исемен алган. Фәнис авылда үзенә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган, иртә яздан алып кара көзгә кадәр абыйсы Фәнил белән кырдан кайтып кермиләр, күп итеп маллар асрыйлар. Фәнис иртә таңнан хуҗалыктан сөт җыеп тапшырырга да өлгерә. Кызлары Гөлчәчәк белән Айсылу мәктәптә эшлиләр.
Әлфия апаның 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Төп йортның ишеге ябылып тормый, хуҗа ханым һәркемне ачык йөз белән каршы ала. Бүгенге көндә ул кече улы Фәнис, килене Рәмзия тәрбиясендә яши. Әлфия апа әле дә каз-үрдәк, чебешен карый, барысына да өлгерә, бәлеш-пироглар, тортлар, чәк-чәкләр пешерә. Инде күп еллардан бирле биш вакыт намазын да калдырмый.
Тормышына шөкер итеп, барына бик риза булып, дөньяларга тынычлык, балаларына, туганнарына саулык-исәнлек теләп яши ак яулыклы, саф күңелле әбиебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев