Алешкин-Саплык авылында яшәүче Зинаида Кудряшова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Яшьтән хезмәттә чыныккан
Хөрмәтле ветеранны юбилее белән котларга район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев, Алешкин-Саплык авылы ветераннар советы рәисе Валерий Марков, Алешкин-Саплык мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Клементьева килде.
Кунаклар юбилярга котлау открыткалары, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зинаида Васильевнаның бөтен тормышы туган авылы белән тыгыз бәйләнгән. Ул Алешкин-Саплык авылында туып-үскән. Аларның гаиләсендә 18 бала дөньяга килә, ләкин аларның күбесе сабый чагында үлә, тугыз бала гына исән кала һәм үсә.
Сугыш башлангач, Зинаида Васильевнаның әтисен фронтка алалар. Әнисе биш бала белән кала (калган балалары әтисе сугыштан кайткач туа). Сугыш елларында гаиләгә күп авырлыклар кичерергә туры килә, ашарга азыгы, кияргә киеме дә булмый. Зинаида Васильевна авыл мәктәбендә җиде сыйныфка кадәр генә укый, аннан соң аңа эшкә урнашырга, әтисе белән әнисенә ярдәм итәргә туры килә. Зинаида авылда балалар бакчасына эшкә урнаша, балаларның киемнәрен юа. Ул вакытта аңа 11 яшь кенә булган. Ул бик чиста һәм эш сөючән була. Ә 15 яшь тулгач, ул колхозга эшкә килә, дуңгыз фермасында эшли башлый. Ул елларда барлык эшләр кул белән башкарылган, эш авыр булуга карамастан, ул башкалардан калышмаска тырышкан.
Авылдашына кияүгә чыга. Ире Петр Никифорович белән бергә алар җиде бала тәрбияләп, үстерәләр. Яңа йорт төзиләр. Кызганычка каршы, Петр Никифорович 47 яшендә вафат була. Зинаида Васильевнага бер үк вакытта үз балалары өчен әни дә, әти дә булырга туры килә. Барлык авырлыкларга карамастан, ул барлык балаларын аякка бастыра, аларга лаеклы белем бирә һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә.
1976 елда Зинаида Васильевна дуңгызларны симертү һәм балалату буенча махсус хуҗалык системасына күчә. Ул вакытта аларга план биргәннәр. Ул планны үтәп кенә калмаган, ә арттырып та үти башлаган. Шулай итеп, ул колхозда алдынгы дуңгыз караучы исеменә лаек була. Аны ел саен алдынгылар слетына, Сабантуй мәйданына чакырып та бүләкләгәннәр.
Зинаида Васильевнаның 42 еллык хезмәт стажы бар. Ул әле колхозда дуңгыз фермасында пенсиягә чыккач та озак еллар эшләгән. Зинаида Васильевна - хезмәт ветераны, күп балалы ана. Хезмәттәге уңышлары өчен Зинаида Васильевна күп тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ул Ана медале иясе дә.
Бүгенге көндә Зинаида Васильевна өендә ялгыз яши. Ел саен бәрәңге утырта, яшелчәләр үстерә. Аның өендә һәрвакыт тәртип һәм чисталык хөкем сөрә.
Зинаида Васильевна ел саен “Таван ен” газетасына да языла һәм аны рәхәтләнеп укый икән. Олы яшьтә булуына карамастан, күзлексез укый!
Бүгенге көндә Зинаида Васильевнаның 16 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар. Әниләренең һәм әбиләренең юбилее көнендә аның балалары, оныклары җыелган иде. Балалары әйтүенчә, Якутиядә һәм Запорожьеда яшәүче туганнары гына кайта алмаганнар икән. Зинаида Васильевна бүген дә авыл, ил вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Ул җырларга бик ярата, һәм юбилей көнендә ул барлык кунакларга җырлп күрсәтте.
Зинаида Васильевнаның балалары читтә яшәсәләр дә, улы Николай һәм килене Наталья авылда төпләнгәннәр, алар әниләренең төп терәкләре дә.
Зинаида Васильевна кунакларгның килүенә бик куанды, аларга котлаулары, онытмаулары өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев