Ак төсле гомер юлы
Ирфан Вәлиуллинны төрле сыйфатлар бизи.
Татар әдәбиятында шәхесләр, аларның тормыш юлы турында язылган очерк-хикәяләр еш кына “Кеше эше белән матур”, “Кешене хезмәт бизи” дигән гыйбарәләр белән башланып китә. Аерым алганда, бу, әлбәттә, бик дөрес. Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул - шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Әмма кешенең тормышы гел хезмәттән генә тормый бит. Дөрес һәм файдалы, мәгънәле итеп ял вакытларын үткәрә белүе бизәмиме кешене? Хезмәте тиешле җимешләрен бирсен өчен төпле белем алырга омтылуы, даими рәвештә ул белемнәрне яңартып торуы бизәмиме? Я булмаса, кешенең ихлас мәхәббәт белән гаилә коруы һәм шушы мәхәббәтен гомере буе саф килеш саклый белүе бизәмиме аны? Минемчә, тормыш сукмакларыннан матур, ышанычлы атлый алу, беренче чиратта, аның күңел халәтенә, эчке дөньясына бәйле. Җаны матур кешенең эше дә, ялы да матур, гаиләсе дә үрнәк, аң дәрәҗәсе дә югары. Шөкер, тирә-ягыбызда андый шәхесләр аз түгел! Шундыйларның берсе турында иде бу язмам.
... Яңа Кәкерле авылын урталай бүлеп агучы Кәкерле елгасының сул яры буенда “сыңар канат” кына булып урнашкан Кооператив урамы. Бүген анда 5-6 йортта гына кичләрен ут кабына. Алтмышынчы елларның беренче яртысында исә авылның иң кечкенә саналган шушы урамында да ике дистә артык өй бар иде, авыл кибете шушы урамда эшләде. Тәмам караңгы төшкәнчегә кадәр урам бала-чага шау-шуыннан гөрләп торды. Әти-әни кушкан өй эшләреннән бушаган арада, ул замандагы гадәт буенча, күршеләргә таба чабасың. Нинди яңалыклары бар икән, бүген нинди уен уйлап таптылар икән? Дөресен әйткәндә, бездән берничә йорт аша гына яшәгән Зәкиулла абый белән Разия апаларга барганда, балалык “җилбәзәклеген” беркүпме онытыбрак торырга кирәк була иде. Чөнки аларның балаларының уеннары да, хәзергечәрәк әйтсәк, күбрәк "интеллектуальлеккә", иҗадилыкка корылган була, үзләре күбрәк җитдилекне үз итә, һәр сүзен, олыларча, үлчәп кенә сөйли. Барып җитеп, сызгыргач, башта Мидхәт чыга (хәзер мәрхүм, урыны җәннәттә булсын иде!). Елга буенда җыйган “карлыгач” балчыгын, шырпы тартмаларына тутырып, аннары аларны ышыкта киптереп ясаган кирпечләрдән “ызба” ясый ул. Искиткеч, чынга охшап, килеп чыга! Әле ул өйдәге бүлмәләргә дә безгә бик үк таныш булмаган “кухня”, “спальня” дигән исемнәр бирә. “Абый әйтте, ызбаның шундый өлешләре булырга тиеш, диде” – ди. Абыйсы – Ирфан. Бераздан, каяндыр ул да килеп чыга. Кулында – авылның иң оста куллы кешеләренең берсе - әтисе Зәкиулла агай үзе ясап биргән шашкалар. Тартмасы белән, әлбәттә. “Яңа төзелеп” килүче өйгә үз бәясен биргәч, ул “ял” итеп алырга тәкъдим итә. Шашка уены буенча аңа беребез дә җитә алмыйбыз, ләкин ул көлми, үртәми, сабыр гына уенның нечкәлекләрен аңлата. Бераз соңрак, Ирфан чынлап торып уенның тагын да җитдирәге – шахмат белән мавыгып китте һәм гомере буена бу кызыксынуын ташламады. Бик тә зур логик фикерләү сәләтен таләп итә торган шушы спорт төрендә ул сизелерлек уңышларга да иреште. Бу хакта соңрак, тәфсилләбрәк, әйтербез әле.
Ул вакытта ук мин Ирфан абыйның (миннән аз гына олырак ул, ә без, әти-әни өйрәтүе буенча, үзебездән бер елга гына иртәрәк туганнарга да “абый-апа” әйтә идек), шашка уйнаганда, күзен кечтеки генә кыса төшеп, уйлап утыруына, аннары кинәт, бер карарга килеп, фигураны каршы якның һич тә башына килмәгән позициягә китереп куюына соклана идем. Хәзер уйлыйм да, шундый нәтиҗәгә киләм: бу сәләте аңа үз гомер юлын да нәкъ кирәгенчә, акыллы һәм тәвәккәл итеп узарга мөмкинлек биреп торды бит! Әле дә биреп тора...
Районыбызның күренекле кешесе, шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтүче Ирфан Зәкиулла улы Вәлиуллинның тормыш һәм хезмәт биографиясе күпләргә мәгълүм. Иң яшь буыннан кала, Чүпрәленең һәрбер кешесе аның белән очрашкан-күрешкән, янына гозер белән килгән, һәм, һичшиксез, аның тарафыннан кәнагәтьлек белән киткән. Сораганына шул ук мизгелдә җавап ала алмаган очракта да, бу кешенең итәгатьлелегенә, җайлы итеп сөйләшә белүенә рәхмәтләрен әйтеп калдырган.
Ирфан Вәлиуллинның беренче үзләштергән профессиясе – агроном. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын сайлаганда җирне, табигатьне үлеп яратучы һәм яратырга өйрәтүче хөрмәт иткән укытучылары Бану апа, Диләрә апаларның, райондагы тәүге хатын-кыз агрономнарның берсе, күршесе Әлмира апаның үрнәге тәэсир итми калмагандыр.
...1978 елда “Алга” колхозы баш агрономы Ирфан Вәлиуллинны шул ук хуҗалыкның баш экономисты итеп раслыйлар. Агроном буларак, вазифасының үзе өчен таррак булган кысаларыннан чыгып, иркенрәк, хуҗалыкның тулаем экономикасы масштабларында фикерли белүе, саннар патшалыгында үз кеше булуы - әнә шулар хәлиткеч роль уйнаганлыгы аңлашыла биредә. Баш икътисадчының колхозның барлык структураларына ул чакларда прогрессив яңалык булган хуҗалык исәбе, арендалау алымнарын районда беренчеләрдән булып кертүе, бу эшнең озак көттермәгән уңай нәтиҗәләре югарыда әйтелгән карарның дөрес булганлыгын исбатлыйлар. Иң мөһиме – яшь белгечнең үз-үзенә ышанычын, уй-фикерләренең максатчан булуын, хезмәтендә үтә дә җаваплылыгын күргәннәрдер өстәге җитәкчеләр. Хәтерләүчеләр бардыр әле – сиксәненче еллар азагында ул чактагы Советлар Союзы киңлекләрендә икътисади реформалар башланып китте. Авыл хуҗалыгына да кагылды алар. Җитештерүнең яңа төр алымнарын кулланып карадылар. Шундыйларның берсе - интенсив хезмәт коллективларын (русчадан кыскартылган вариаты –КИТ) оештыру булды. Илдәге төп матбугат органы – “Правда” газетасында Оренбург өлкәсенең КИТлар оештыру буенча тәҗрибәсен яктырткан мәкалә басылып чыккач, партиянең Чүпрәле район комитеты “Алга” колхозының баш икътисадчысы, прогрессив юнәлештә эшләргә атлыгып торган Ирфан Вәлиуллинның бу якларга барып, андагы тәҗрибәне җентекләп өйрәнеп кайтуы кирәк, дигән карарга килә. Ирфан Зәкиулла улы белән Оренбург төбәгенә колхоз агрономы Ринат Шәрәфетдинов, бригадир Зәкиулла Усманов, колхозда оешачак интенсив хезмәт коллективының җитәкчесе булыр дип тәгаенләнгән механизатор Фәрит Рәхимовлар да чыгып китәләр. Барысы да – алдынгы карашлы, яңача эшләп карауга зур өметләр баглап торган кешеләр. Ләкин бу баруда аларга өлкәнең яңа метод белән эшләүче коллективлары белән очрашып, күзгә-күз карашып сөйләшү насыйп булмый. Очраклы рәвештә генә килеп чыккандыр инде – интенсив хезмәт итә башлаган механизаторларның, белгечләрнең кайсы ялга, кайсы ашыгыч рәвештә командировкага киткән чагы була. Әлбәттә, “Алга” хуҗалыгы делегациясенә хуҗалыклардагы документ-белешмәләр белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Оренбург өлкәсендә ишеткән-күргәннәрдән чыгып, үзенә күп кенә файдалы, яңа фикерләр туплап кайта Ирфан Зәкиулла улы. Бары тик үзебезнең шартларда гына тормышка ашырырлык өр-яңа идеяләр туа. Идарә баш икътисадчының башлангычларын хуплый, хуҗалыкта конкрет эшләр башланып китә.
“Алга”лылар үз эшләре турында үзәк, республика газеталарында шапырынуны кирәк санамадылар ул чакта. Минем бик яхшы хәтеремдә, колхоз буенча кырчылыкта, терлекчелектә эш нәтиҗәләре сизелерлек яхшырды, механизатор егетләрнең, савымчы кызларның үз эшләренә җаваплылыгы артты. Иң көтелгәне – колхозчыларның хезмәт хаклары, күккә ирешмәсә дә, шактый үсте.
1998 елга чаклы туган авылында эшләде Ирфан Вәлиуллин. Шул ук “Алга” да партия оешмасы секретаре, Яңа Кәкерледә “Таң” колхозы оешкач, анда баш бухгалтер вазифаларын намус белән башкарды.
Гаҗәп түгелдер, әзерлекле белгечне үз авылында гына утыртып тора алмады район. Ирфан Зәкиулла улының хезмәт биографиясендәге ике дистә артык елы район күләмендәге җаваплы эшләр белән бәйле. Авыл хуҗалыгы идарәсендә икътисад һәм реформалар бүлеге башлыгы, район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Пенсия Фондының район бүлеге башлыгы... И.Вәлиуллин район экономикасы өчен җаваплы булган чорның Чүпрәленең республика күләмендә игенчелектә алган рекордлы уңышлары, сөт һәм ит җитештерүдәге казанышлары белән макталган еллары булу бу шәхеснең дә олы хезмәте турында сөйлидер...
Язмабызны “кешене бары тик хезмәт кенә бизәмидер ул” дигән фикер белән башласак та, героебызның хезмәт юлына гына тукталдык түгелме соң? Юк, Ирфан Зәкиулла улының үз вазифаларындагы нәтиҗәле хезмәте генә аны дәрәҗәле шәхес, ихтирам иясе итте, дип әйтү барыбер аңа тулы бәя бирү булмас кебек. Эшкә килгәндә, ул бит башкача булдыра ала торган кеше түгел. Эленке-салынкылыкны җене сөймәде, үзенә йөкләтелгән бурычларның барлык нечкәлекләренә башта үзе төшенергә, аннан шуны хезмәткәрләрдән ныклап таләп итәргә кирәк, дип санады ул. Ә болары инде – калеб кушуы нәтиҗәсе. Ә калеб – кешенең үзенеке генә. Димәк, кешене бары тик үзе генә бизи ала!
Тормышын көйле итеп оештырды ул. Беләм, авыр хезмәттә вакытта аңа ял күп татымады. Ләкин эләккән минутларны да диванда чалкан ятып үткәрмәде, яраткан шөгыльләренә багышлады. Аларның берсе – алда телгә алынган шахмат-шашкага һәвәслек. Бу өлкәдә аны чын спортчы дип атап була. Әле дә югары формада ул. Ирфан Вәлиуллин - 2015-18, 2020 елларда пенсионерлар арасында шахмат буенча район чемпионы. 2020 елда өлкәннәрнең Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнары кергән зона ярышларында беренче урынны алып кайтты.
Ә Ирфан белән аның тормыш иптәше, шул ук Яңа Кәкерле кызы Гөлшатның бакчаларын күрсәң! Бу – аларның берсе агроном, икенчесе биология укытучысы булганнан гына да түгелдер. Биредә һәр икесенең матурлыкны яратуы, аны булдырырга омтылышы чагыла, әлбәттә. Һәм, һичшиксез, аларның бер-беренә булган мәхәббәте дә, ихтирамы да, ярты сүздән аңлашып яшәүләре дә!
Ирфан Зәкиулла улы белән Гөлшат Миннәтулла кызы өч бала тәрбияләп үстерделәр. Һәрберсе уз урынын тапты, сайлаган юлларында зур уңышларга иреште. Биш оныклары аларның. Алары җәйләрен бабалары-әбиләре янында үткәрә. Дәү әти белән дәү әнинең бакча эшләрен яратуын күреп, Ирфан бабалары белән шашка-шахмат уйнап, велосипедта йөреп, җиләк җыеп..., әйләнә-тирәдәге матурлыкны тоеп, үзләренә сеңдереп үсә алар.
Аккан судай, гомер ага,
Кемнең – ак, кемнең кара.
Ниндилеген белим дисәң,
Үткән юлыңа кара!
Бу юллар – татар халкының бүгенге көндә иң күренекле шагыйрәләреннән булган Эльвира Сафинаның бер җырыннан. Бик дөрес, Эльвира сеңелем! “Матурлыгын күрим дисәң, әти юлына кара!”, дип өстәвеңне дә сорар идем әле мин синнән. Гомере буе үз туган ягына, газиз халкына хезмәт итеп, бар кешегә дә үрнәк булырдай тормыш юлын үткән, лаеклы ялга чыккач, Яңа Кәкерленең әтисе һәм әнисе ягыннан булган ике зур, төпле нәселен тирәнтен өйрәнгән, аларның киң мәгълүматлы шәҗәрәләрен үз кулы белән булдырган, динебез нигезләрен ихлас үзләштереп, ислам кануннарыннан тайпылмыйча, салмак кына хак юлыннан атлап килүче әтиең Ирфан Зәкиулла улының гомере ак төстә, Эльвира! Бәхетле гомер ул! Без – дуслары, хезмәттәшләре - аңа киләчәктә дә тән һәм җан сәламәтлеге теләп калабыз!
Иршат Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев