Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Туксанын йөгереп үтә

“Җить до ста лет!” - үзе эшләтә торган печән киптерү агрегатына шулай дип язып куйган була Шамил ага Шәкүров

Уйлар чынбарлыкка әйләнә дигәнне ишеткәнегез бардыр инде. Уйларыңны язып куйсаң, нәкъ шулай, син теләгәнчә була да, диләр.

Зур Чынлы авылында яшәүче Шамил ага Шәкүров та үзенең бүгенге хәрәктчәнлеген, хәтеренең камил булуын Аллаһы Тәгаләдән әнә шулай язып сораган, диярсең. Үзе ул “90 – 90 инде, күбрәк ястык сорый”, дисә дә, аңа карап бер дә ятып тора торган кеше диеп булмый. 90 яше белән котларга килүчеләрне дә ул рәхмәтләр укып, бөтен булган орден-медальләрен тагып каршы алды. Ә хезмәтен хөрмәтләп бирелгән мактау билгеләре күпсанлы аның. Шулай булмый мөмкин дә түгел, 12 яшеннән үгез, тана җигеп җир сөрүләре турында сөйли авыл агасы.

“Үгез дә арый иде, арый да ята. Бер яттымы аны инде тиз генә торгызырмын димә. Үзебез дә инде шуны гына көтеп тора идек. Үгезның җылы корсагына сөялеп черем итеп ала идек. Бу эшебезне күрсә бригадыир колак төпкә “ата” иде”, -дип искә ала үзенең балачагын Шамил абый.

Авылга 1954 елда “Ильич утлары”, ягъни электрлаштыру килә.бу эш мәктәптә яхшы укыган Шамил агага йөкләнә. Әлегә кадәр читтән килгән монтерлар тарафыннан бер өйгә генә кертеп калдырган электр чыбыкларын авылның башка өйләренә дә тарталар алар. (Бу урында Шамил аганың бер оныгының бабасы хезмәтен бүген дә дәвам иттерүен әйтү урынлы булыр). “Яңа, күнекмәгән эш бит әле, куркутты бераз, лампочкалар кабынырмы, сүнмәсме дигән шөбһә дә бар күңелдә. Чормадан эшне бетереп төшәбез дә, кабызып карыйбыз. Өй хуҗалары белән берлектә үзебез дә шатланабыз аннары,- дип сөйли игелекле эше турында эдектромонтер. – Аннан соң китте инде, авылдашлар телевизор, радоприемник алып кайтамы, миннән башка урнаштырмыйлар иде”, -ди ул.

Тормыш иптәше белән 6 балага гомер бирәләр алар. Гомер дәвамында бер тракторга, комбайнга утырып эшләгән еллары да була. “Җәлли идем үзен, ул эшләргә тиешлене дә үзем башкарып куям. Әйбәт яшәдек, сабыр, мөлаем иде юлдашым. Әмма бу дөньядан иртәрәк китте шул”, дип көрсенә 10нчы дистәне ваклый башлаган Шамил Шәкүров.

Гаиләләренә килгән авыр кайгыны күтәрәлмичә үлеп китә шул   ханым. Бер уйламаганда күптән түгел генә гаилә корган, беренче баласын алып кайтырга әзерләнгән, түмә кебек оныкларына пневмония чире ябыша. Табиблар әнисенең гомерен коткарып кала алмаячакларын аңлагач, һич булмаса бер җан яшәсен дип, баланы ана карыныннан кисеп алалар. Тик бала да церебраль параличлы булып туа. Аны үстерү, карау Шамил белән апаның кызлары Зөлфия, аның гаиләсе җилкәсенә төшә. Оныгы, аның ятим калган, шул ук вакытта аякка да баса алмаган бала өчен хәсрәтләнә-хәсрәтләнә әби кешенең үз саулыгына зыян килә.

“Мондый авырлыклар, билгеле, кешене тиле итәргә мөмкин – мине дин коткарды”, ди Коръәндәге аять-сүрәләрне саны белән хәтерләгән Шамил абый.

Бер-берсен хөрмәтләгән, авырлыкларды тупланып бер-берсенә ярдәм күрсәтә, шатлыкларны да уртак итә белә торган гаилә Шәкүровлар. Кияүләрнең дә шундыйларын үзенә яр итеп сайлаган бу гаилә кызлары. Бүгенге көндә, мәсәлән, әтиләрен карап-тәрбияләргә дип бер кызы һәм кияве үз йортларын калдырып, төп нигезгә күченгән. Яшәү өчен авылны гына сайлаган тагын да кыз-кияүләре бар Шамил аганың. Әтиләренең туган көненә барысы да җыелышкан иделәр алар. “Үзебез өлкәнәеп килсәк тә, әти киңәшеннән башка бер эш тә эшләгәнебез юк, - диләр кызлар. – Әтинең үгет-нәсыйхәтләре белән башлаган эш һәрвакытта уң була – бу инде безнең тарафтан сыналган”, дип сүзгә кушылды кияүләр дә.

Юбилярны котларга Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов та килде. Ул Шамил агага барлык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев