Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

90 яшьлек Найля әбине район башлыгы котлады

Яңа Кәкерле авылының өлкән яшьтәге Акъәбисен – Найля әби Сабирҗанованы котларга район башлыгы Марат Гафаров шәхсән үзе килде.  Хөрмәтле юбилярга  РФ Президентыннан котлау һәм үз исеменнән бүләк тапшырды.

Туган нигез бу көнне кунакларга бик бай иде. Ерак аралардан Найля әбинең балалары, оныклары кайтып җиткән, авылның хөрмәтле өлкәнен котларга җирлек башлыгы Радик  Мөхәммәтҗанов та килгән.
-Тыл хезмәтчәне, сугыш кичкән буын буларак, сез Җиңү көнен якынайтуга үз өлешегезне керттегез. Фидакарь хезмәтегез бәрабәренә киләчәк буынга якты тормыш бүләк иттегез, рәхмәт сезгә,-диде район башлыгы Марат Гафаров. 
Чәй табыны  артында Найля әбинең балалары әниләренең  язмышын бәян иттеләр.  Апас районында туып үскән кызчык бик яшьли   ятим кала. Әниләре вафатыннан соң,  әтиләре кабат өйләнә. Гаиләдә ул олы бала була, шуңа да олылар белән бергә авыр хезмәтләрне дә башкара.
Торф эшендәге яшь кызны Мәскәүдә сугыш инвалиды, Чүпрәле егете Кәбирҗан абый күреп ала. Күп тә үтми, өйләнешеп, Кәбирҗан абыйның туган ягына –Яңа Кәкерлегә кайтып төпләнәләр. 10 балага гомер бирәләр, бүген аларның җидесе исән -имин көн күрә.
Найля әби 26 елдан бирле улы Ришат һәм килене Румия тәбиясендә гомер кичерә. Бервакытта да тик утырмаган. Бары тик тик соңгы җиде елда гына аяклары йөрмәс хәлгә килгән. Шулай  да, Найля апа утырып торып булса да, кул эшләре белән шөгыльләнә, бияләйләр, оекбашлар бәйли.
 Дус, тату олы гаиләдә 16 онык, 14 оныкчык үсеп килә. Бәйрәмнәрдә түгәрәк артына бергәләшеп җыелалар.  
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев