Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

90 яшькә җитү-олы бәхет ул

Олы юбилеее уңаеннан РФ Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләген алу  Зур Чынлы авылында яшәүче Җәмилә әби Фәтхуллова өчен дә зур шатлык булды.

Тыл ветеранын район Башкарма комиетты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов котлады. 
 “90 яшькә җитү-олы бәхет ул. Күпне күрдек, күпне кичтек. Ил белән бергә булды. Әмма бүгенге бәхетле тормышны күрү күпләргә насыйп булмады”, -ди Җәмилә әби.   
Өлкән юбиляр Зур Чынлы авылында дөньяга аваз сала.  Гомере колхоз эшендә үтә.  Озын гомерле, бүгенге көндә дә үз-үзен әйбәт хис итүен, нәкъ менә физик хезмәттә булуы белән бәйли.
-Хәрәкәттә-бәрәкәт, дигәннәр борынгылар. Эштән курыкмадык, ни кушсалар, шуны эшләдек. Башкарган хезмәтебездән ләззәт табып яшәдек,-ди ул.
Бүгенге көндә ул ялгызы яши. Авылдагы  кызлары Сария һәм Венера апа һәр көнне хәлен белергә килеп җитәләр. Башка балалары шәһәрләрдә яшиләр.
Юбилее уңаеннан матур теләкләрен, шигырьләрен аңа  Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары да җиткерделәр.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев