Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

50 ел бергә сез гомер иттегез...

Алар икесе дә 1932 елда дөньяга килгәннәр. Аделҗан абый – Шланга авылында, ә Солтания апа Иске Шәйморза авылында  туган. Язмыш аларны исә Солтания апаның авылында кавыштырган.

–Элек белем алу икенче пландарак иде бит. Мин 7 сыйныфны тәмамлауга ук, телефонистка булып эшли башладым, шуннан лаеклы ялга да чыктым,-ди Солтания апа.

Аделҗан абый исә үзенең төп хезмәт юлын Донбасс шахталарында башлый. Аннан туган якларына кайтып, эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша.  Дистә елдан артык  Иске Шәйморза авылында милициянең  участок хезмәткәре булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, «Сельхозтехника» оешмасында хезмәтен дәвам итә.

Реклама

Фидакарь хезмәт куйган Физхановлар, 50 ел бергә яшәп, «Алтын туй»ларын билгеләп үттеләр. Хезмәтләрен  дә хөкүмәтебез лаеклы бәяли. Аделҗан абый “Совет милициясенә – 50 ел”  юбилей медале,  Мактау Грамоталары,  Солтания апа исә “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик ярыш  җиңүчесе” күкрәк билгеләре, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, элемтә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Кайда гына хезмәт куйсалар да Физхановлар гаиләсе кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, хезмәткә бирелгәнлекләре белән  хөрмәткә лаеклы булып гомер итәләр.  Авыл халкы да аларны ачык йөзләре, ярдәмчел булулары  өчен ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев