40 елга якын үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә хезмәт куйган
Яшәү яме
Кеше белән дә шулайрак. Һәркем тормышны үзе төзи, үз тырышлыгы белән, үз дигәненә ирешә. Нинди генә катлаулы мизгелләрдә дә рухи көчкә таянып, ныклы адымнар белән алга бара.
Үзенең бөтен барлыгын район медицинасына багышлап, 40 елга якын үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә хезмәт куйган Рамилә Рафаил кызы Мөшәрәповага да 60 яшь тула.
«Вакытның узганы сизелмәде дә — 60 ел 60 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, эштә дә, гаиләдә дә барысы да яхшы булды, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек. Озак еллар райондашларыбыз сәламәт булсын өчен хезмәт куйдым. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит», ди Рамилә ханым.
Тумышы белән Яңа Чүпрәле авылы кызы ул. Әти- әнисе танылган укытучылар булса да, Рамилә яшьтән үк ак халатлы шәфкать туташы булуны максат итә. Мөгаен, аңа Хәлим бабасыннан да кеше дәвалау сыйфатлары күчкәндер. Ә ул бабай турында зур бер китап язып булыр иде. Районнан гына түгел, чит якларда яшәүче халык та аның янына дәва алырга килгән, төннәр буе утырып чират көткән.
«Әтинең Урта Азиядә яшәүче Халикъ исемле абыйсы бар иде. Мин кечкенә вакытта аның чынлапмы- шаяртыпмы: „Сине Азиягә алып барам, анда шәфкать туташы булырга укырсың“, дигәне күңелгә сеңеп калды, күрәсең. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга киттем», дип сөйли Рамилә. Аның фамилиясе яхшы укучылар исемлегеннән төшми. 1984 елда кулына диплом алган яшь белгеч район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Шунда ук аны донордан кан алып, авыруның тамырына салуга билгелиләр. Япь — яшь кенә булса да, иң җаваплы һәм катлаулы процедураны белеп, ышанычлы башкара Рамилә. 1987 елда аны терапия бүлегенә күчерәләр.
«40 елга якын бергә эшләргә туры килде. Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык Рамилә Рафаиловнаның төп сыйфатлары. Ул һәрчак авырулар янында булды», дип сөйли терапия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы Илгизәр Хөснетдинов. Гаилә архивында тупланган әллә ничаклы Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары да Рамилә ханымның ак юл булып сузылган хезмәт эшчәнлегенең сокланырлык булуын раслый.
Әйе, авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк. Ә киеренке шартларда дөрес карар кабул итү, җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык таләп ителә.
Тормыш иптәше Илдусы өчен акыллы, уңган хатын булса, балалары Илнур, Илнар, Ленара һәм Рузилә өчен кадерле әни Рамилә ханым. Алар әти — әнисеннән дөрес тәрбия алдылар, югары уку йортларын тәмамладылар, гаиләле булып, җиде онык та бүләк иттеләр.
Рәсемдә: Рамилә Мөшәрәпова оныгы Асель белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев