Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Үзе белгәнне башкаларга өйрәтеп

    Яңа Уби авылында яшәүче Наталия Куракина үзе тырыш, үзе сабыр. Шундый булганга үз дөньясына, тирә-юньгә матурлык өстәп яши дә инде ул

    Наталия биш балалы гаиләдә иң өлкәне булып дөньяга килә. Әтисе колхозда - тракторчы, әнисе исә Уби хастаханәсендә эшли. 5 яшенә кадәр ул әбисе һәм бабасы тәрбиясендә, алар янәшәсендә үсә.

    Яңа Уби мәктәбендә  9 сыйныфны тәмамлаганнан соң яшь кыз Канаш шәһәрендәге педагогия училищесына юл тота. Дүрт ел уку сизелми үтеп тә китә. Кече Уби авылындагы балалар бакчасына эшкә кайта белемле яшь кыз.  Чебоксардагы Яковлев исемендәге дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Белемгә омтылучан яшь белгечне озайтылган көн төркеме балаларын укытырга, бер елдан соң аз комплектлы Иске Уби мәктәбендә белем бирүгә билгелиләр.  Шул елларда алар Анатолий Александрович белән гаилә коралар. Бер-бер артлы Анна, Павел, Мария, Анастасия, Александра дөньяга килә.

    2006 елдан бирле Наталия Николаевна тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча Уби урта мәктәбендә балаларга белем бирә. Бер үк вакытта Шолохов исемендәге Мәскәү гуманитар институтында тарих һәм җәмгыять белеме буенча икенче югары белем ала. Шул ук вакытта мәктәптәге “Туган якны өйрәнү музее”н да җитәкли. Музей экспонатлары арасында Наталия бик күп еллар элек кулланышта булган, әмма бүгенге көндә инде онытылып баручы туку станогына юлыга. Аның күп кенә детальләре өстендә булуын ачыклый. Билгеле, тик тормас ханымда аны эшләтеп җибәрү идеясе туа. Өлкән яшьтәге кешеләрдән сораша-сораша, станокны укытучылар, укучылар, авыл халкы белән бергәләшеп, эшләрлек иттереп җыеп куялар. Җыялар, тик менә җепләрен каян алырга? Бу мәсьәләдә кайнанасы Лидия ярдәмгә килә, авылдагы бер әбидән сорарга куша. Тегесе исә элек еллардан сакланып калган җепләрне Наталиягә бирә. Авылдашлары Антонина Наумова һәм Зинаида Никитина туку серләренә өйрәтәләр. Авылда тагын да шундый станоклар табыла, аларын да мәктәп музеена алдыралар. Беренче станокны райондагы музейга тапшыралар.

    Шулай итеп, мәктәп музее каршында туку түгәрәге барлыкка килә. Аны, әлбәттә, Наталия Николаевна җитәкли. Балаларга бу һөнәрне үзләштерү бик ошый. Алар бу һөнәрләрен районда, Казанда үткән Сабантуйларда, “Крутушка” Халыкара этник фестивалендә һәм “Кузьминки” Бөтенроссия фестивалендә күрсәтәләр, мастер-класс үткәрә башлыйлар.

    Наталия Куракина тукучылык остаханәсе ачу буенча проект ясап, аны яклый һәм ТР Министрлар Кабинеты грантын оталар. Грант акчасына туку өчен кирәкле булган материаллар һәм бер яңа туку станогы сатып алалар. Бүген остаханәдә биш тукыма станогы бар. Наталия Николаевна Россия тукучылар форумнарында катнаша, күп осталар белән таныша, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаша.

     – Төмән, Мәскәү, Самара кебек шәһәрләрдә яшәүче тукучылар белән элемтәдә торабыз, алардан күп нәрсәләргә өйрәндек,-ди Наталия.

    Түгәрәктә шөгыльләнүче балаларның да вакытлары бушка сарыф ителми – алар хуҗалыкта кирәк була торган салфеткалар, кечкенә сумкалар,  таба куйгыч кебек әйберләр ясыйлар.

    Наталиянең тагын да бер шөгыле бар әле – ул да булса гофрланган кәгазь, изолон, фоамиран кебек төрле материаллардан зур-зур чәчәкләр ясау.

    Наталия сөйләвенчә, ул бу эшкә 2018 елда керешеп китә. Ул вакытта ул 11 сыйныфларның җитәкчесе була. Мөгаллимә һәм әни кеше буларак, чыгарылышлылар кичәсенә яңалык кертеп, фотозона ясау, аны бизәү өчен янып йөри башлый. Төрле материалдан чәчәкләр ясау серләренә өйрәнә. Фотозона бик матур килеп чыга һәм мәктәптә традициягә кереп китә. Икенче фотозонаны ул кече кызы Александраны бала тудыру бүлегеннән алып чыгу көненә әзерли. Әлеге чәчәкләр бүген дә район үзәк хастаханәсендәге бала тудыру бүлегендәге фотозонада торалар. Наталия Николаевна куллары белән әзерләнгән  чәчәкләр ЗАГСның төрле тантаналарны теркәү залын, “Җылы йорт” социаль приюты, Уби урта мәктәбе фойесын да бизи. Чәчәкләр ясау белән беррәттән, бисер белән чигү, бисердан чуваш милли киемнәренә орнаментлар ясауны да үз итә мөгаллимә ханым. Вак көмеш тәңкәләрдән чуваш хатын-кызлары кия торган башлык – Тухья ясарга да өйрәнә ул. Үз куллары белән ясаган беренче тухьясын да  “Ел хатын-кызы” конкурсында катнашканда кия. 

    Үзе белгәнне башкаларга өйрәтү гадәте канына сеңгән. Наталия әлеге шөгыльләрне балаларга өйрәтү  түгәрәген дә оештыра. Түгәрәккә 12 укучы бик теләп йөри башлый. Алар анда матурлыкны иҗат итәргә өйрәнәләр.

    Наталия Николаевна төрле елларда “Православие инициативасы” проекты белән “Православие сукмагы”, “Родничок” балалар чуваш ансамблен төзү” проекты белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте, район башлыгының “Иң яхшы укытучы”, Мәгариф һәм фән министрлыгының “Укытучы-оста” грантларына ия була. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсының “Хатын-кыз - ана” номинациясе җиңүчесе дә ул. 2017 елда исә гаиләсе белән алар «Нечкәбил-2017» XIII Республика матурлык һәм гаилә конкурсында катнашалар һәм III дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнәләр. 2018 елда исә “Ватан” Республика халык иҗаты яшьләр фестиваленең зона этабында “Ватан” VIII Республика халык иҗаты яшьләр фестиваленең “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясе буенча I дәрәҗә Дипломга лаек булалар һәм конкурсның республика этабында катнашу мөмкинлеге алалар. Наталия Николаевнаның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда район башлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән дә бәяләнә.

     – Әлбәттә, минем уңыш-ларымда гаиләмнең, балала-рымның, үзем хезмәт куя торган коллективның, укучыларымның өлеше бик зур. Тормыш иптәшем дә мине аңлый, һәр башлангычымда үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Кайнанам үз әнием кебек киңәшләрен биреп, канатландырып җибәрә,- ди Наталия.

    Әнә шулай, ата-ана, ир, бала хакын хаклап, үзе белгәнне башкаларга өйрәтеп гомер кичерә авылның гади генә бер хатын-кызы. Билгеле, аның бу игелекләре үзенә дә күңел тынычлыгы, рухи байлык, бәхет булып кире кайтачак. Чөнки әлеге ханымның гамәлләре – кешеләргә файда китереп тора торган сәдакалардандыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: