Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне

Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган  Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин  күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Күркәм бәйрәме уңаеннан Миңнулла абыйны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов та килгән иде. Алар юбилярга РФ Президентының котлавын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

Хөрмәтле ветеранның балачагы сугыш, үсмер чагы сугыштан соң илне торгызу елларына туры килгән. Яшьтән үк тормышның бар кыенлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп, лаеклы тормыш юлы узган,  намуслы хезмәте белән дә күпләргә үрнәк ул.

Яшь чагында әтисе белән берлектә киез итеген басарга да, тун тегәргә дә, тире иләргә дә өйрәнә Миңнулла абый. Әлеге һөнәрләре аңа киләчәк тормышында да нык ярап куя.

Балачагы сугыш елларына туры килгәнлектән, аңа мәктәптә укулар насыйп булмый, бары тик армиягә китәр алдыннан гына кичке мәктәптә белем алу мөмкинлеге туа. Үзенең беренче хатын да ул әти-әнисенә армиядән яза.

Армиядән соң да читкә китү теләге булмый, балта остасы буларак колхозга килә. Егетнең уңганлыгын, тырышлыгын күреп, балта осталары җитәкчесе итеп билгелиләр аны. Гомере буе аның кулында балта-пычкы була. Ул вакыттагы “Алга” колхозының иң алдынгы плотнигы да була әле Миңнулла абый. Колхоз ул чорда Яңа һәм Иске Ишле, Яңа Кәкерле авылларын берләштерә. Яңа Кәкерле авылында гына түгел, Яңа Ишле авылында да Миңнулла абый җитәкләгән балта осталары төзегән терлекчелек биналары шактый. Бүгенге көндә Яңа Кәкерле авылында халыкны дингә тартучы мәчет тә Миңнулла абый җитәкчелегендәге балта осталары ярдәмендә сафка баса. Авылның аръягын бире як белән тоташтыручы елга аша салынган күпер дә Миңнулла абыйның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Язгы чордагы ташу вакытында укучыларның мәктәпкә бару юлында су аша чыга алмый интегүләрен күреп, Миңнулла абый авыл җирлегенә дә, район җитәкчелегенә дә берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Нәтиҗә дә озак көттерми, елга аша күпер дә төзелә башлый. Миңнулла абый да олы яшьтә булуына карамастан, күпер төзелешен башыннан алып ахырына кадәр контрольләп, күзәтеп тора. Ә икенче күперне ул чишмәгә бару юлындагы елгага үз куллары белән үз хисабына ясап куя. Яңа Кәкерленең яше дә, карты да рәхмәтле бүген аңа әлеге күперләр өчен. Миңнулла абыйның игелекле эшләренең тагын берсе – ул авылның аръяктагы зиратына мәетне җирләүне башкару өчен кирәкле булган әйберләр кую өчен бина - кечкенә өй ясатып куюы. Анысын да ул беркем ярдәменә дә таянмыйча, үз акчасына осталар яллап ясата.

1955 елда ул авылның уңган-булган кызы Фәүзия Зәйнулла кызы белән матур гаилә корып, алты балага гомер бирәләр. Яңа өй төзи башлыйлар. Бүгенге көндә әлеге иркен, матур өйдә яшиләр.

Реклама

- Әтиебез әниебез белән икәүләшеп безне бәхетле итү өчен бар көчләрен куйдылар, тормыш йөген бергәләшеп тарттылар. Инде, аллага шөкер, барыбыз да белем алдык, эшебезне дә алар үрнәгендә намус белән башкарырга тырышабыз. Алар безне безне кече яшьтән үк эш сөяргә, намуслы булырга өйрәттеләр, без аларга гомере буе рәхмәтле,- ди кызлары Румия.

Кызганычка каршы, Фәүзия апага бүгенге матур көннәрне күрергә язмаган, ул Миңнулла абыйны ялгыз калдырып, бу дөнья белән хушлаша. Өч баласын да җир куенына салырга туры килә Миңнулла абыйга. Тик шулай да сынмый ул, балаларына терәк һәм кирәк булып яши. Миңнулла абый бүген төп нигездә, килене Фагилә һәм оныклары тәрбиясендә гомер кичерә, кече улы Мәсум моннан бер ел элек фаҗигале төстә вафат булган иде.

- Бу нигезгә килен булып төшкәнемә дә 28 ел булды. Әтиебез безнең төп терәгебез, үзенең акыллы киңәшләре белән бүген дә ярдәм итеп яши безгә, исән генә булсын, -ди килене Фагилә Миңнулла абый турында.  

Бүгенге көндә Миңнулла абыйның 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бәйрәм, ял көннәрендә ветеранның йорты шаулап-гөрләп тора.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев