Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Өе дә җыйнак кына, тормышы да тыйнак кына

    Мунчәли авылының итагатьле, күркәм хатын-кызларының берсе булган Фәймә Фатыйх кызы Вәлиуллова да шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтте.

    Аның яхшылыгы, гомере буе кешеләргә изгелек кенә эшләп яшәве, акыллы булуы йөзенә чыккан – елмаеп кына сөйләшә, бөтен нәрсәне хәтерли, балкып-балкытып тора ул. Үзенең өлешенә төшкәнне дә, әнисе, кайнанасы сөйләп калдырганнарны да бик яхшы хәтерли.

    –Әтинең беренче хатыны үлеп киткән, -дип сөйләде  ул. – Сугышка кадәр булган инде бу хәл. Бала тапканнан соң, терелә алмыйча, үлгән. Улы ике атналык калган.

    Тол калган Фатих бергә эшләгәндә Фәймә апаның бабасына сүз ката. “Миңа кызыңны бирмәссеңме икән?”, ди ул. Бабай да: “Ә син бүген кичен безгә килеп кит әле”, ди. Ә үзе өйгә кайткач кызы белән бу турыда сөйләшә. “Баласы бар бит аның, ничек мин аңа кияүгә барыйм” дигән кызын да, сүз тыңлап кичен килгән иргә, кызның ай-ваена карамыйча, биреп җибәрә. Кызына: “Ялгыш кыңгыр күз белән карап кына кара шул үксез балага!” дип әйтә.  Авыл агасы үз кызының язмышын шулай итеп хәл итә дә куя. Карарының ныклыгы да – булачак кияүнең төпле нәсел баласы икәнлеген белгәннән дә була күрәсең - яшьләр бик матур иттереп яшәп китәләр ...әмма, сугыш башлана.

    Бишенче баласына йөкле килеш озата Фатихын сугышка Нәсимә. Ире дә аннан яраланып кайта. Тылда эшче көчләр бик кирәк була – яралы солдатны май-сыр заводларына башлык итеп билгелиләр. Андый заводлар районда берничә җирдә була ул вакыт.

    Җитәкче баласы булгангадыр инде, үз яшьтәшләренә караганда да тырышыбрак эшләргә туры килә Фәймәгә. Дус кызларын Киров урманнарын кисәргә вербовка белән ала башлагач, ул да языла. Анда урман кисеп, поезд юллары ясаганнарын әле дә аермачык иттереп сөйли Фәймә апа.  Аннан кайтканнан соң, авылдашы Әмирҗанга кияүгә чыга кыз. Әмирҗан аганы бик күпләр “бензовоз шоферы” буларак белә. Кайнаналы, ишле йортның үз кешесе, уңган хуҗабикәсе булып китә Фәймә. Тора-бара бу нигездә алар Әмирҗаны, кайнанасы, балалары белән генә яшәп калалар.  Кайнана туры сүзле, бик уңган була. Балаларын да үз сүзеннән чыкмый торганнар итеп тәрбияли, килене Фәймәне дә үз кызы кебек күрә, төп нигездә үскән оныкларына исә бик акыллы, әхлак кануннарына өйрәтүче тәрбияче дә була.

    – Бик ризамын Әмирҗанымнан да, кайнанамнан да, - ди Фәймә апа. – Бик матур яшәдек. Тормыш мәшәкатьле иде, биш бала үстердек, мал-туар асрадык, әмма бәхетле идек. Кайнанам да, Әмирҗан да, колхоз малына күз сала, кызыга торган кешеләр түгел иде. Бар нәрсәне үзебезнең тырышлык белән булдырдык.

    Фермада хезмәт куя Фәймә апа. Бүген ул үзенең “Социалистик ярышлар ударнигы”, “Алдынгы колхозчы” исемнәрен алып эшләве, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булуы белән горурлана. Гомере буе тик торуны белмәгән Фәймә апа әле дә бик актив. Ул биш вакыт намазын калдырмый, шигырьләр иҗат итә, мөнәҗәтләр әйтә. Якын көннәрдә генә шундый активлыгы өчен Бөтендөнья Татар конгрессыннан Рәхмәт хаты килеп төшкән, мөнәҗәтләр конкурсында катнашканы өчен район Башкарма комитеты да бүләкләгән булган аны. Әлеге бүләкләрнең һәрберсен – яшьлек чорларыннан алып бүгенге көнгә кадәр булганнарын, кадерләп саклый Фәймә апа.

    Өе дә шундый җыйнак кына, тормышы да тыйнак кына аның.

    – Кызларым авылда гына, һәр көн киләләр, туганнар кайта. Газ кергән, суым-чәем бар – тагын ни кирәк соң инде тормыш өчен, - ди ул.  Һәм үткәнен шигъри юлларга салып:  –Гомер узып  киткәнен сизмәдем, кайда калды яшьлегем – белмәдем, дип көйли.

    Туган көнендә исә ветеранны олылап, аны котларга район ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин килде. Ул Фәймә апага бүләкләр тапшырды, хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: