Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Игенче һәм агроном

    Җиңү солдатлары

    30 август  - Татарстан Республикасы көне. Бу көннәрдә күп кенә чаралар белән берлектә, басуларда, фермаларда эшләп, республика, район үсешенә өлеш керткән якташларыбызны да искә алабыз. Шундыйларның берсе - Шәйдулла Хәйрулла улы Галимов

    Ул 1906 елның 5 мартында  Иске Чүпрәле авылында, крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәйрулла агай төрле сәнәгать үзәкләрендә - Донбасс, Баку шәһәрендә эшли. Авылда хуҗалык белән Мөхәммәтгалим бабай идарә итә, гадәттә аны Дәлим бабай яки Дәлим абый дип йөртәләр. Әтисе эшләгән акчаны хуҗалык ихтыяҗлары, балаларны укыту өчен өйгә җибәргән. Ул җәен кышка утын, азык әзерләүдә ярдәм итәр өчен өенә кайтырга тырышкан, ә аннары янә акча эшләргә киткән.

    Җиде яшендә Шәйдулла авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Аннары земство идарәсе каршында рус мәктәбе ачыла, анда ул 2 ел укый, әмма рус телендә белем бирүче укытучылар булмау сәбәпле, укулар туктала.

    1921 елдан хезмәт эшчәнлеген башлый. Районның төрле волость оешмаларында эшли. Шәйдулла авыл яшьләре активисты була, комсомолга керә. Район хезмәткәре Кирилл Ильихин Шәйдуллага авыл яшьләрен комсомол ячейкасына тупларга тәкъдим итә. Шәйдулла бу тәкъдимне зур җаваплылык белән башкара. 1923 елда Чүпрәле волость башкарма комитеты каршында комсомол ячейкасы оештырыла. Ячейка секретаре итеп Шәйдулла сайлана. 1926 елда, Мочәли һәм Чүпрәле волостен берләштергәннән соң, комсомолның волость комитеты оештырыла. Секретаре - Шәйдулла Галимов. Комсомол эшеннән тыш, Шәйдулла Чүпрәле волость идарәсендә эш башкаручы булып эшли, милиция һәм суд органнарында секретарь, уку йорты мөдире була.

    1926 елда ул югары комсомол конференциясендә катнаша. Шул ук елны Коммунистлар партиясенә кандидат була, ә 1927 елда аны партиягә кабул итәләр. Партия эшенә тугрылыклы булып, ул төрле җаваплы урыннарда эшли. 1928-30 елларда Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе һәм Иске Элмәле коммунистларын берләштергән территориаль партия ячейкасы секретаре була. Ул елларда колхозлар оештырыла, анда Шәйдулла да актив катнаша, Иске Чүпрәле авылында колхоз оешмасын җитәкли, рәис итеп Насретдин Сираев сайлана.

    1930 елда Шәйдулла партия райкомында, бер үк вакытта комсомол комитеты секретаре булып та эшли. Партия райкомы карары буенча ул Казан авыл хуҗалыгы техникумына җибәрелә, анда 1932 елга кадәр укый. Техникумны агроном-механизатор белгечлеге буенча уңышлы тәмамлап, яңа төзелгән Чокалы МТСына агроном булып эшкә җибәрелә һәм шуннан җиргә “бөрегә”. Җирләрнең уңдырышлылыгын яхшырту, уңышын арттыруга өчен күп көч һәм хезмәт куя.

    Районда агроном, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, баш агроном, МТС (машина-трактор станциясе) директоры, Апас районының Чүрибураш МТСы, Чокалы МТСы, Шөгер, Чүпрәле, Олы Тархан МТСы, Чүпрәле РТСы (сельхозтехника), «Россия» колхозында баш агроном вазифалары – төрле елларда Шәйдулла Галимов башкарган хезмәтләр..

    Сугыш башлангач 1942 елдан 1943 елга кадәр Төньяк-Көнбатыш фронтында сугыша, яралана, госпитальләрдә дәваланганнан соң, 2 төркем инвалид булып,  Чүпрәле МТСына әйләнеп кайта. Фидакарь хезмәте өчен «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы», «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «СССР Кораллы Көчләренә 50 ел», «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел», «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медальләре, Бөтенсоюз Яшьләр Коммунистлар союзының 50 еллыгы уңаеннан ВЛКСМ Үзәк Комитетының юбилей билгесе, шулай ук күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

    1961 елдан пенсиядә, ләкин 1965 елга кадәр «Сельхозтехника» ның баш агрономы, аннан 1965 елга кадәр «Россия» колхозында баш агроном булып эшли.

    Лаеклы ялга чыккач та районның иҗтимагый тормышында актив катнаша: «Яңа юл» район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була, аның мәкаләләре район газетасы битләрендә еш басыла, штаттан тыш Халык контроле инспекторы да була әле ул. Яшьләр белән еш очраша, аларга үз тәҗрибәсен, белемен, патриотизмын тапшыра. Укучыларны пионер, комсомолга кабул итүдә катнаша, алар алдында сугыш, колхоз төзелеше, 20 нче еллар комсомол турында хатирәләре белән чыгыш ясый.

    Тормыш иптәше Факия Хөснетдин кызы Буа медучилищесын тәмамлагач, гомере буе Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең күз бүлегендә эшли. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң куркыныч авыру – трахома бик киң таралган була,  әлеге чир шуның белән дә бик куркыныч - ул сукыраюга китерерә. Кызганычка каршы, бу чир белән күп кенә балалар авырый. Факия даими район мәктәпләренә, нигездә, җәяү йөри, транспорт юк бит. Балаларны дәвалый, кулларны сабын белән даими юарга кирәклеген аңлата. Ниһаять, илленче еллар башында бу чир җиңелә. Факия, шулай ук, күз травмалары булганда ашыгыч ярдәм күрсәткән. Аңа токарь, слесарь хезмәтләрен башкаручы механизаторлар еш мөрәҗәгать итәләр. Аларга ашыгыч ярдәм кирәк булганда аны Казан шәһәренең махсуслаштырылган клиникалары гына күрсәтә ала. Ул чорда машиналар юк, Казанга барып җитү өчен ике тәүлек кирәк була. Бу вакыт эчендә авыруның күзләре шешсә, ярдәм соңга кала, күзсез дә калырга мөмкин. Шуңа күрә ул ашыгыч ярдәм күрсәтү карарын үзе кабул итә, зурайткыч пыяла ярдәмендә күзне карап, күзгә нәрсә кереп кадалганын билгели һәм теле белән ялап, чүпне чыгара торган була. Тимер кисәкчеге булган очракта исә ул магнит кулланган. Бу бик зур һәм җаваплы эш. Шул рәвешле ул дистәләрчә пациентның күзләрен сукыраюдан, имгәнүдән коткарып калган. Факия, Шәйдулласы белән, биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстерә.

    1973 елда Шәйдулла вафат була, әмма туганнары, якыннары, дуслары, авылдашлары һәм район хезмәтчәннәре аны онытмый, якты истәлеген саклый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: