Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Әфган сугышында катнашкан Виктор Петухов: “Мин Ватанга тугры булырга ант бирдем”

    Иске Чүпрәле авылында  яшәүче Виктор Петуховны районда күпләр сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе буларак белә.

     

    Тумышы белән Виктор районның Хайбулдино авылыннан. 1979 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлап, Ульяновск шәһәрендә укуын дәвам итә. 1981 елда армиягә алына. 1981-83 елларда Әфганстан Демократик Республикасында интернациональ бурычын үти. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач район редакциясендә шофер булып эшли башлый. Булачак тормыш иптәше Ольга ханым белән дә редакциядә эшләү дәверендә танышып, гаилә корып җибәрәләр алар. 1999 елда Виктор шәхси эшмәкәр булып теркәлә һәм үз эшен ача. Бүгенге көндә “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексында хезмәтен дәвам итә ул. Ольга ханым белән тигез тормышта ике ул тәрбияләп үстерәләр алар. Улларының икесе дә гаиләле. Олы уллары Константин әти-әнисенә онык та бүләк итәргә өлгергәннәр инде. “Әфган Даны”, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденнарына, “Сугыш хәрәкәте ветераны”, “Әфган халкының рәхмәте” һәм башка бик күп медальләргә лаек булган Виктор Петухов Яңа ел бәйрәмендә үзенең 60 яшьлек олы юбилеен билгеләде.

    Декабрь аенда райондагы ветеран-әфганчылар совет солдатларының Әфган җиренә аяк басу көнен билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан райондашыбыз Виктор Петухов үзенең хатирәләре белән уртаклаша.

     

    - Мин күп кенә яшьтәшләрем кебек армиядә хезмәт итәргә тели идем. Без Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы турындагы фильмнар карап һәм китаплар укып үскән буын. Совет чорында мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлеккә дә зур игътибар бирелә иде. Ульяновск шәһәрендә “ДОСААФ” мәктәбендә укыганда бокс секциясенә йөредем, шулай итеп мин үземне армия хезмәтенә әзерләргә тырыштым.

    1981 елның 4 маенда СССР Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылдым. Безне Казаннан Наро-Фоминск шәһәрендәге Кантемир дивизиясенә озаттылар. Яшь сугышчы курслары тиз үтеп китте. Язмыш безгә “бүләк” әзерләгән булган. Бервакыт, без иптәшләрем белән күрше частьтәге кибеткә, туңдырма сатып алырга йөгердек. Биредә безне хәрби патруль тоткарлады. Безнең команданың номерын белгәч, офицер бу команданың шушы көннәрдә Әфганстанга очуын әйтте һәм безне җибәрделәр. Менә шул чакта мин беренче тапкыр Әфганстанга очачагыбызны белдем. Курку хисе булмады, киресенчә, үземне сынап карыйсым килде. Мин үз Ватаныма хезмәт итәргә яшьтән үк әзерләндем бит. Берничә көннән соң без Кантемир дивизиясе плацында  үз Ватаныбызны якларга ант бирдек. Наро-Фоминскидан безне Чирчик шәһәренә озаттылар, бу Үзбәкстан иде инде. Юлда барганда мин үзебезне Әфганстанга җибәрәчәкләрен белә идем инде. Чирчикта тренировкалар үзәге оештырылган иде, тик анда да без озак тоткарланмадык. Бердәнбер көнне безне кояш күтәрелгәндә үк тревога буенча күтәрделәр һәм без Ташкент аэродромына киттек. Безне анда самолет көтә иде. Бортка күтәрелдек һәм самолет очты. Кайдадыр утыз минутлап очтык. Күккә күтәрелүгә самолетның идәненә төзелешеп яттык. Кинәт бер иптәшебез сикереп торды, аның шинеле канга буялган иде. Монда самолетта канның кайдан барлыкка килүен без беребез дә аңламадык. Шуннан соң инде без идәнгә ятмадык. Кемдер, шунда “Без кара лаләдә (черный тюльпан) очабыз”, диде. Кара лалә - Әфганстаннан йөк-200 һәм йөк-300не, ә кире Ташкенттан яшь сугышчыларны ташый торган самолет ул. Самолет бортына күтәрелгәч үк авыр ис сизгән идек, ул чакта без аның кан исе булуын белмәдек әле. 20 минуттан соң безнең самолет туктады, һәм кемдер безне атып төшерәләр, без егылабыз, дип әйтеп куйды. Барысы да иллюминатор аша карый башлады, самолет янмый кебек, бары тик пилот стингерлар килеп чыгып самолетны күрмәсеннәр өчен төтен чыгара башлаган иде. Һәм без янә каты тавыш ишеттек, безне ике яктан дүрт вертолет саклап бара башладылар. Шулай итеп без Әфган җиренә уңышлы гына килеп төштек. Кабул аэродромы безне хәрби ыгы-зыгысы белән каршы алды: самолетлар һәм вертолетлар оча һәм утыра, машиналар йөри, хәрбиләр үз эшләре белән мәшгуль. Аэродромда Әфган музыкасы уйный һәм көн бик эссе иде. Кичкә таба безне алырга килделәр, мин бронетехниканың 258 нче аерым ремонт-торгызу батальонына эләктем.

    Әфганстанда безнең батальонны "мөселман” батальоны дип атыйлар иде, чөнки батальон бөтен Әфганстан буйлап таратылды. Батальон ремонт-торгызу эшләрен генә башкарып калмыйча, сугышчан бурычларны да башкарды. Автоколонна Союзга азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары алырга кайта иде.

    Биредәге беренче төннән соң күз ачуы кыен булды – бөтен битебезгә вак Әфган тузаны кунган иде. Мин АКБ взводына машина йөртүче булып эләктем. Икенче көнне безгә совет сугышчысының инструкциясен бирделәр, ягъни безгә чит илдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә эшләргә ярамавы турында аңлаттылар. Биредә хезмәт бер төрлерәк, әмма күңелсез түгел иде.

    Һәр көнне ачык һавада кинофильм күрсәтәләр, клуб юк иде. Әфганнар һәрвакыт атып тордылар, кайчагында кинофильмны карап бетерергә дә мөмкинлек бирми иделәр. 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәрге аралыкта “әфганка” җиле кузгала, бу вакытта ун метрдан берни дә күренми иде. 40 градуслы эсселектә һәм салкында да без палаткаларда яшәдек. Су белән беренче вакытта проблемалар булды, аннан икенче скважина борауладык. Хлорлы, кайнаган суны гына эчтек. Мунча юк, душ бүлмәсе генә бар иде (аның да бер исеме генә иде инде). Әфганстанда безне тагын бер куркыныч - корсак тифы, холера сагалап йөри иде... күпләр гепатит белән чирләде.

    Ә иң шатлыклы вакыйгаларның берсе – ул совет эстрадасы йолдызларының концертлары булуы. Ул вакытта күп кенә танылган шәхесләр сугышчы-интернационалистларның сугышчан рухын күтәрү өчен киләләр иде.

    Кайбер очрашулар онытылмаслык хатирәләре белән истә калды. Бервакыт күрше батальонга “Пламя” ансамбле килде.  Ансамбль кайту юлына чыкканда аларга әфганнар һөҗүм итәләр, батальонга да сугышырга туры килде һәм без артистларны Кабул аэродромына кадәр саклап озатып баруыбыз хәтердә.

    Һәр солдатның үз тарихы бар. Мондый вакыйга истә калды – бу төштән соң иде, безгә прапорщик Оськин килде һәм”Әфган армиясе хәрбиләре ярдәм сорый”, дип мөрәҗәгать итте. Без аларны “союздашлар” дип йөртә идек. Безнең частьтән ерак түгел генә аларның “ЗИЛ-131” автомобиле ватылган. Без прапорщик һәм электрчы Юрий Петрухин белән союздашларга ярдәм итәргә бардык. Автомат прапорщикта гына иде. Без килгәндә алар дүртәүләп ашап утыралар, ә винтовкалары бер читтә, көпшәләре һавага таба каратып куелган иде. Мин машина янына килдем һәм тикшерә башладым. Автомобиль кабынмады. Шуннан соң мин капотны ачтым һәм трамблерны сүтә башладым. Эш озакка сузылды, ә бу вакытта прапорщик  “монда ерак түгел, үзегез дә кайтып җитәрсез инде”, дип безне союздашлар янында калдырып, частька кайтып китте. Без, создашлар белән үзебез генә калдык. Күпмедер вакыт узгач, кинәт алар безгә һөҗүм иттеләр, һәм шунда сугыша башладык. Без икәү, ә алар дүртәү. Шуларның берсе винтовка артыннан йөгерде, бу вакытта без хәрби часть ягына таба йөгердек. Кинәт аттылар... пуля колак яныннан очып үтте, аның сызгырып очканын гына ишетеп калдым. Үзем бөтен көчтән йөгерәм, үзем икенче тапкыр ялгышмаслар, дип уйлыйм. Икенче ату тавышы яңгыраганда мин җиргә тәгәрәп киттем. Аннан соң тагын торып йөгердем. Ату тавышлары ишетелгәч безнең хәрби часть ягыннан пулемет ата башлады, шулай итеп без котылдык. Безгә ярдәм итүчеләр - хәрби часть сакчылыгы егетләре иде. Бронемашинага кадәр йөгереп килеп җиттем һәм егылдым, янәшәмә Юрий Петрухин егылды. Юраны күреп шатландым. Бераз аңга килгәч, мин автомобиль ремонтлаганда гимнастеркамны салып куйганымны искә төшердем, ә гимнастерка кесәсендә хәрби билетым һәм машина йөртү таныклыгы иде. Гимнастерка “союздашлар”да калды. Бу хакта часть командирына хәбәр иттеләр, командир бронемашина белән взводны алып союздашлар янына китте. Союздашларны куып җитеп, минем хәрби билетымны һәм машина йөртү таныклыгымны алып килделәр. Әгәр безне әсирлеккә алган булсалар ни эшләгән булырлар икән? Минем уйлавымча, безне үтермәсләр, сатарлар иде. Әмма без кача алдык һәм котылдык. Гадәттә, союздашлар көндез Әфганстан хөкүмәтенә хезмәт иткәннәр. Ә кичен әфганнарга каршы долларга сугышканнар. Шуңа күрә һәр офицерның һәм солдатның үз бәясе булган. Берничә тапкыр куркыныч хәлләрдә булырга туры килде, әмма язмышым миңа хәерхаклы булып чыкты. Бервакыт, иртәнге разводтан соң, бер иптәшем белән миңа хәрби частька килүче сафтан чыккан электр элемтәсен  тоташтырырга дигән боерык бирелде. Электр частька Кабулдан килә иде. Тау сопкалары буенча җир өсте кабеле унөч километрга сузылган. Иптәшем белән боерыкны үтәргә киттек. Безне электростанциягә кадәрге юлда нинди генә куркынычлар көтми иде. Мина һәм башка шундый куркынычлардан тыш, ташлар астында чаяннар һәм агулы еланнар да бар, шуңа күрә без аяк астына игътибар белән карап бардык. Кабулга барып җитмичә, сопкага күтәрелдек. Сопка артыннан килеп чыккан унга якын билгесез кешегә юлыктык. Аларның кулларында корал күренмәде, әмма без аларның кемнәр булуын, ягъни тыныч халыкмы яисә дошманнармы икәнлекләрен белми идек. Янәшәбездә офицер да юк иде.

    Әгәр тыныч кешеләргә атсак, безне дизбат көтә иде, ә дошманнар булса – аларны ничек аерырга мөмкинлеген белми идек. Кинәт артымда “Витя, атма, китәбез” дигән тавыш ишеттем. Без иптәшем белән аркага арка терәшеп, артка таба киттек. Әмма без әле боерыкны үтәмәгән идек, шуңа күрә бу сопканы километрга якын әйләнеп үтеп янә кабель янына чыктык. Электростанциягә барып җиттек. Анда чыбыклар өзелмәгән, бары тик предохранителе генә янган булып чыкты. Без аны тиз генә алыштырдык һәм частька кайттык.  Әлбәттә, боерыкны үтәвебезгә һәм исән калуыбызга бик шат идек. Безнең кебек гади солдатларга чит илдә боерыкны офицерсыз үтәү бик авыр һәм куркыныч иде.

    Әфганстанда ике ел хезмәт иткәннән соң мин исән-сау өемә кайттым. Әмма бүген ни генә сөйләсәк тә, Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган һәм соңгы сулышларына кадәр хәрби антка тугрылыкны саклаган, Советлар Союзы мәнфәгатьләрен яклаган совет солдатлары күп булуын онытмаска кирәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: