Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"

Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.

Бүген, июльнең беренче көнендә, Чүпрәле районының Зур Аксу авылында яшәүче Алимова (Зәйнуллова) Әлфия Кыям кызы үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Авыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.

Марат Гафаров юбилярга сәламәтлек, иминлек теләде, куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук,  РФ Президенты исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов исеменнән дә авылның озын гомерле Акъәбисе адресына җылы сүзләр яңгырады. Ул Әлфия Кыям кызының авылда бик хөрмәтле кеше, һәркемгә үрнәк булуын билгеләп үтте.

 Әлфия Алимова Чүпрәле районының Зур Аксу авылында туа. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов сүзләренә караганда, элек авыл катнаш милләтле булган, монда татар һәм чувашлар төпләнеп, дус-тату яшәгәннәр. Бу күркәм гадәт бүген дә шулай дәвам итә. Татарлар авылның тулы бер озын урамын алып торалар. Әлфия апаның да әти-әниләре дә тумышлары белән, шулай ук, Зур Аксу авылыннан чыккан кешеләр. Әтисе Кыям абый гомере буе  колхозда эшләгән. Сугыш башлангач, беренче көннәреннән үк  фронтка алына. “Сугыштан әти яраланып кайтса да, без аның исән кайтуын күрү бәхетенә ирештек, үзе дә туган җирендә җирләнде, хәер озын гомерле булмаса да”,-ди Әлфия апа әтисен сагынп. Кыям абый 1946 елда ук бу дөньядан китә.

–Әни, мәрхүмә, сыер сауганнан соң, “парной” сөт дибез бит, шуны тиз-тиз әтигә эчертә иде. Бик савыктырасы килде, мәрхүмә үзен. Кызганыч, гомере озын булмады шул.

Әнисе аларны: биш баланы бер ялгызы үстерә. Әлфия апа иң олысы була, ул 8 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый. Озак еллар (32 ел) бозау караучы хезмәтендә була. Авылдашы Әсәдулла Алимовка кияүгә чыга.

Реклама

Әсәдулла абый ул чакта  бригадир булып эшли. Кызганычка каршы, ул да бу дөньядан бик иртә –31 яшендә китеп бара. Әлфия апа да әнисе язмышын кабатлап, кечкенә балалар белән бер ялгызы кала, иң өлкәненә ул чакта 4 яшь була, икенчесенә–3 яшь,  өченчесенә 1,5 ай, ә төпчеге карынында, тумый кала.

Барлык кыенлыкларга карамастан, ул  балаларын үстерә, укыта. Бүгенге көндә балаларына бик рәхмәтле булып яши Ана.  “Әтисез үссәләр дә,  беркайчан да өебезгә шикаять белән берәү дә килмәде. Мәктәптә дә яхшы укыдылар, эшләделәр һәм бөтен хезмәттә  булышчыларым булдылар”,- ди ул балалары турында. –Анда 15, монда-15 сутый җир басып, кешеләргә бәрәңге утыртышып йөрдек. Зарланмадылар, эшләделәр...

Бүгенге көндә юбиляр Зур Аксу авылында улы белән яши. Үз гомерендә ул өч йорт төзи.

–Үзем гомер буе фермада эшләдем, җәен бәрәңге, чөгендер кырында булдык, сыер, терлек асрадык, балаларны ничек тә аякка басырырга кирәк бит... Әле бүген дә улым белән сыер асрыйбыз, калганнары шәһәрдә яши. Хуҗалыкта әлләни ярдәмем  тимәсә дә инде, бакчада алабута гына утый алам әле, барысын да контрольдә тотам, - ди елмаеп юбиляр.

Әлфия Кыям кызы бик ачык күңелле кеше. Тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына, ул әле бер улын югалту кайгысын да күрә, шат йөзле, нык рухлы булып кала алган. Озын гомер, һәркем сокланырлык акыл һәм хәтер, бүгенге мул тормышлы якты көн бүләк иткән өчен Ходайга рәхмәтле булып яши.

Юбиляр Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, «Унберенче бишьеллыкның хезмәт ударнигы», «Фидакарь хезмәт өчен" медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев