Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров авыл хезмәтчәнен 85 яшьлек юбилее белән котлады

    Әнүзә Шакир кызы Фәизова озак еллар колхозда мал караучы булып эшли.

    Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән райондашларыбыз безнең янәшәбездә бик күп. Шулар арасында үзенең җылылыгын, яктылыгын кояш сыман бүләк итүчеләр дә шактый. Бу язмабызда сүзебез Ходай биргән гомеренә Иске Чүпрәле авылында шөкер итеп яшәүче Әнүзә әби Фәизова турында булыр. Аның турында  язуыбыз да  очраклы түгел. Бу көннәрдә аңа 85 яшьтулды.

    Әнүзә әбине Ленин урамының югары очында яшәүчеләр яратып “Урам кайнанасы” диләр. Әлеге исемне аңа  активлыгы, кызыксынучанлыгы, тормышны яратуыннан, башкаларны да шуңа өндәвеннән чыгып биргәннәр.

    –Урамыбызда аның контрольлеге белән  беркемнең дә бәрәңгесе утыртылмый калмый. Усаллык, фәлән белән түгел, ә чын аналарча кайгыртып ул: “Күрәм быел бакча җиләге белән тукланырга уйлыйсыз, алайса бәрәңгене бу көнгә кадәр утыртыр идегез инде”, дип кереп җитә ул. Шулай итеп, урамыбызда аннан күреп, аның белән бер вакытта бәрәңгесен, кыяр-помидорын утыртырга өйрәндек. Урамга килен булып төшкән кызларга да ул һәрвакыт киңәшләрен бирде. Шундый изге күңелле булганга шәһәрдән кайтып та һәрвакыт аның янына һәммәсе керәләр, хәлен беләләр акъәбиебезнең,-дип сөйли күршесе Роза ханым Насыйбуллина.

    Әнүзә апа Иске Задур авылында дөньяга килә. Гаиләдә алар ике кыз үсәләр, әтиләре сугышка киткән җиреннән кайтмый. Читтән бернинди ярдәм көтмәгән дүрт хатын-кыз: әнисе һәм әбисен дә исәпкә алып, алар тормыш йөген үзләре тарталар. Ир-ат хезмәтен дә үзләре башкаралар.

    1959 елда Әнүзә апа Иске Чүпрәлегә инкубаторга эшкә килә. Шулай эш белән бергә тормыш үз агымына барганда ул тиң ярын – Наилен очрата. Ул да шунда шофер булып эшли. Шулай итеп, Фәизовлар  гаиләсенә 1960нчы  елда килен булып төшә ул. Төп нигездән сугышка чыгып киткән кайнатасы исән булмый, ә менә кайнанасы белән ул озак еллар гомер итә. Авыру кайнанасын 20 еллап тәрбия кыла, соңгы юлга озата. Шушы нигездә алар Наиле белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

    Монда килгәч, ул колхозда эшли: башка эшләр беррәттән, озак еллар фермада маллар карый. Алдынгылыкны бирми. Хезмәте өчен күп тапкырлар кул сәгатьләре белән дә бүләкләнә.

    Тырышып тормыш тартып, шулай гомер үткәне сизелми дә кала.  Начар авыру ачыкланганнан соң, Әнүзә апаның ире кисәктән үлеп китә. Бу хакта киленнәре Дания: «Әни белән әтинең бервакытта да сүзгә килгәннәрен хәтерләмим. Әти, мәрхүм гармунда уйнарга ярата иде. Кичләрен шулай утыра да, гармунда татар халык көен сузып җибәрә, ә әни аңа кушылып җырлый иде”,-ди.

    Әнүзә апа улы Данис һәм килене Дания белән төп нигездә 30 елдан артык гомер кичерә. Бүгенге көндә 12 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

    –Әни аш-суга бик уңган кеше. Мин килен булып төшкәндә, өй уртасындагы зур мичтә әллә ничәшәр таба камыр ризыклары пешерә иде. Аларның тәмлелеге, телеңне йотарлык була иде. Бәлешләр салып, төрле камыр ризыклары  пешереп, ул тирә-күршеләрне дә сыйлый иде. Күпчелек эшкә дә аңардан өйрәндем мин. Эштән кайткан җиребезгә кайнар ашлары пешкән, балалар каралган булыр иде. Бер сүздән булды һәрбер эшебез, бу бүген дә шулай,-ди кайнанасын хөрмәт итеп Дания.

    Моңарчы да ул киленең бар эшендә ярдәмчесе булган. Тик менә соңгы елда гына инсульт булып, сәламәтлеге какшаган. Шулай булса да бакчадагы, өйдәге эшләрне күз уңыннан җибәрми әле ул, диләр балалары.

    Гомерлек авыл хезмәтчәнен хөрмәтләп, туган көне белән котларга район башлыгы Марат Гафаров та килде. Ул үзенең рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды, хәерле гомерләр теләде. Бәйрәм өстәле артына җыелган балалары, оныклары, тирә-күршеләре дә әлеге теләкләргә бик телән кушылдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: