Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Алтын көздә алтын туй

    Моннан 50 ел элек  танышулары, кавышулары да  кызык кына булган аларның.

    Алтын көз – муллык, бакчаларда яшелчә-җимешләрнең уңыш биргән мәле. Түбән Чәке авылында яшәүче Рузания апа белән Шамил абый Мөбиновлар 50 ел бергә гомер итүләрен нәкъ шушы чорда билгели

    Шамил Дәүләтша улы искиткеч киң күңелле, иҗади кеше. Гомер буе хезмәт итеп, бүгенге көндә дә үз тормышын гармун, тальянкалардан башка күз алдына китермәгән, алай гына түгел, аларга икенче “гомер” бүләк итүче оста да ул. Тормыш иптәше Рузания Атаулла кызы да авыл халкы сәламәтлеге сагында  дүрт дистә елга якын хезмәт куйган.

    Моннан 50 ел элек  танышулары, кавышулары да  кызык кына булган аларның.

    Алар икесе дә бер сыйныфта белем алалар. “Әмма мәктәптә укыганда үз сыйныфташыңа кая инде ул игътибар бирү: күзләр чит-ятларны күзли”,-ди Шамил абый. Шуңа күрәдер инде алар  арасында да  мәхәббәт хисләре соңрак, мәктәпне тәмамлап, авылга белем алып кайткан белгечләр булгач кына, кабына.

    Рузания апа Буада медицина училищесында  укый. Шамил абый исә армия хезмәтеннән соң колхозга кайтып, шофер булып урнаша. Рузания апаны башлап Яңа Кәкерле авылына шәфкать туташы итеп билгелиләр. Анда барыр өчен һәр көн юлга чыгасы була, ә авылдан ул заманда колхоз машиналары гына йөреп тора. Шофер егет Шамил сыйныфташын үз машинасына утырта, билгеле. Тора-бара кыз башкаларга утырып китмәсен өчен төрле җаен да күрә башлый. Мондый игътибарны тойган Рузания үз авылларына фельдшерлык-акушерлык пунктына эшкә күчкәч тә, авырулар янына барырга, я булмаса авыруны районга илтергә кирәк булганда әлеге шофер сыйныфташына мөрәҗәгать итә торган булып китә. Яшьләр дуслыкның мәхәббәткә әверелүен сизми дә калалар кебек. Бер-берсен озак күрмичә тора алмауларын төшенгәч өйләнешергә сүз куешалар. “Шамилне яратмау мөмкин дә түгел иде - колхоз эшеннән тыш, авыл клубында спектакль, концертларда катнаша. Сәхнә түреннән төшми иде ул”. ди Рузания апа яшьлек хатирәләрен яңартып.

    Рузаниясен алып кайтырга сөйләшкән кичне дә ул сәхнәдә театр уйный әле. “Бервакыт карасам, Рузаниям залда юк, спектакль әле бетмәгән – ә ул кайтып киткән. Ни дияргә дә белмим, ролемнең сүзләрен оныттым.  Кире уйлады ахры инде бу, миңа кияүгә чыкмаска булды дигән уй килде башка. Спектакль бетүгә үк таныш дустым һәм  аның йөргән кызы белән киттек Рузанияләргә. Бер әбинең хәле бик начар дип, өеннән чакырып чыгардык.  Безнең өйгә кайтырга чыктык. Шулвакыт авыл халкы чабышырга тотынды. Нәрсә булды икән дисәк, тегермән яна. Кайсы чиләк, кайсы бау, көрәк тоткан - чаба. Өйгә соң гына кайтып җиттек. Дустым да кызын шул кичне өенә алып кайткан булып чыкты”,- дип көлеп искә алды ул көннәрне Шамил абый да. Икенче көнне эшкә баргач егетләргә колхоз рәисе: ”Бөтен авылны яндыра яздыгыз бит, берьюлы икәүләшеп өйләнмәсәгез дә була иде инде”, дип куя.

    Әнә шулай башланып китә аларның тормышы. Төп нигездә Шамил абыйдан кала, ул иң олысы, тагын биш бала була әле. Беркүпме бергә яшәгәннән соң, алар өй җиткезеп чыгалар. Гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала туа.

    “Мин медпунктта эшли башлаганда авылда 500дән артык бала бар иде. Юллар, заманча биналар юк. Шулай да эшләдек, зарланмадык. Көн димәдем, төн димәдем - авыру янына чакыру булуга барып җиттем”,-ди Рузания апа.

    Аның хезмәт юлы хөкүмәт тарафыннан да олы бәяләнә. Ул күп тапкырлар Мактау Грамоталары белән бүләкләнә, район Советы депутаты итеп сайлана.

    Язмыш аларга бала югалту хәсрәтен дә күрсәтә. Олы кызлары 21 яшендә фаҗигале төстә вафат була. “Әлеге кайгыдан соң без тагын да бербөтен булып яши башладык”,-ди Рузания апа.

    Икенче кызлары  Гөлназ районда яши, гаиләле. Тормыш иптәше Рафаэль белән өч онык бүләк итәләр. Мөбиновлар бүген аларның уңышларына куанып,  Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып гомер кичерәләр. Тынгысызлар үзләре. Шамил абый үзенең гармуннар коллекциясе, аларда сыздырып уйнаулары белән мәдәният өлкәсендә хезмәтен дәвам итсә, Рузания апа хәзер кешеләрнең күңелен дини юнәлештә, әхлакый тәрбия, гыйлем бирү белән дәвалый. 

    –Тормыш башлаган яшь парларга киңәш итеп - гаилә шатлыкны да, кайгыны да бер булып, сабырлык белән кичерергә тиеш диясем килә. Гомер сизелми үтә дә китә - яшьлекнең, тормышның кадерен белү кирәк. Шул очракта гына гаиләдә бәхетле буласың,-диләр Мөбиновлар, үз бәхетләренең сере белән уртаклашып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: