Зур Чынлы авылында яшәүче Җәмилә Зәйнулла кызы Фәтхуллова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бу көнне хөрмәтле ветеран район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановтан, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхулловтан җылы котлау сүзләрен кабул итте.
Кунаклар хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән тәбрикләделәр, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.
Җәмилә Зәйнулла кызы Зур Чынлы авылында туып-үскән. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы барган авыр чорга туры килгән. Балачактан ук аңа олылар янәшәсенә басып күп эшләргә туры килә. Сугыш елларында җиңүне тизрәк якынайту өчен эшләсәләр, сугыштан соң матур, тыныч киләчәк өчен хезмәт куйганнар алар.
Юбилярның бөтен тормышы колхоз белән бәйле, төрле елларда төрле эшләр башкарырга туры килгән аңа.
Тормыш иптәше белән бергә алар сигез бала тәрбияләп үстерәләр, аларның барысына да белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Җәмилә Зәйнулла кызына үз тормышында кайгыны да, шатлыкны да күрергә туры килә. Ул өч баласын җирләгән.
Җәмилә апа сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күп авырлыклар, кыенлыклар татыса да, үткән гомеренә карата үпкәсе юк аның.
"Без эштән курыкмадык һәм кушканны эшләдек, чөнки шулай кирәк иде",-ди ул.
Хәзерге вакытта җәй көне Җәмилә апа үз йортында — авылда, ә кыш көне балаларында яши. Балалары чиратлап әниләрен тәрбиялиләр. Җәмилә апаның кызлары Сәрия һәм Венера да авылда яшиләр һәм көн саен әниләренең хәлен белешеп, хуҗалыкта ярдәм итәләр.
Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр үзен яхшы хис итә, хәтере бик әйбәт икән аның. Кызлары әйтүенчә, ул барлык ерак туганнарын һәм аларның балаларын да хәтерли. Үткән еллардагы вакыйгалар турында күп нәрсәне хәтердән сөйли ала.
— 95 яшькә җитү — минем өчен зур бәхет. Күпне күрдек, күпне кичердек. Әмма бүгенге бәхетле тормышны күпләр күрә алмады,-ди Җәмилә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев