Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Цильна” җәмгыятенән сыер савучы Гөлинәгә тиңнәр юк

    Үзенә бөркетелгән төркемдәге 28 сыерның һәркайсыннан тәүлек саен уртача 35 килограмм сөт җитештереп "Цильна" җәмгыяте сыер савучысы Гөлинә Азизова быелгы җәйдә район рекордын куйды. Июнь аенда гына да ул тулаем 27,5 тоннадан артык сөт сауды.

    Мөлаем йөзле Гөлинә ханымны күптәннән беләм, аның район терлекчеләре арасында оештырылган ярышларда җиңү яулавы турында берничә мәртәбә язарга туры килгәне дә бар. Үткән елларда да ул республиканың иң алдынгы сыер савучылары конкурсларында ярышып берәр кочак бүләкләр алып кайткалады. Бүгенгесе көндә ул Кукмара районында үтәргә тиешле республика конкурсында катнашып район данын яклау өчен әзерлек күрә. Авыл сабан туйларында да үзен бүләксез калдырмыйлар. Быелгысында да аңа хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров әмере белән акчалата премия тапшырганнар. Гөлинәнең эш тәҗрибәсе коллективта да үрнәк итеп куела. Үзе турында ачылып сөйләргә яратмаса да, кайбер сорауларымны кыскача гына булса да җавапларга тырышты. "Фермага моннан 36 ел элек килгән идем, вакытлыча гына эшләрмен дисәм дә, маллар белән аралашу шулкадәр ошап китте, тора- бара алардан башка яши дә алмам кебек булды. Шулай эшли- эшли 36 ел үтеп тә киткән. Зур уңышларга ирешелде, күп җиңүләр яуланды.

    Хезмәт коллективыбыз дус һәм тату, җитәкчебез Барис Аппаувичка аеруча рәхмәтлебез. Эшләгән, тырыш кешене күрә белә",- ди Гөлинә ханым. Эш шартлары, хезмәт хаклары турында сүз чыккач та, терлекчеләр елмаешып куйдылар. Канәгатьлек хисе йөзләренә үк чыккан. Кыш айларында 40- 45, җәйләрен 30- 35 мең хезмәт хакы алуларын ишеткәч бер мәлгә сүзсез калдым. Менә бит, Мәскәү каласына хәтле барып эшләүчеләргә дә ул кадәр үк акча тәтеми бит югыйсә. Хуҗалыкта ике товарлыклы- сөтчелек фермасы эшли. Барлык сыер савучылар да бер- берсенең нинди күрсәткечләр белән эшләвен беләләр. Терлекчеләр йортында барлык мәгълүматлар да бар. Икенче фермада алдынгылыкны тотучы Алсу Хәйбуллина, мәсәлән, Гөлинәдән биш килограммга гына калышып бара икән. Лидерга тиңләшергә тырышучылар күп монда. Ак көнләшү үзенең нәтиҗәсен дә бирә, хезмәт күрсәткечләренең югары булуы шуны раслый. Шушындый уңган терлекчеләрнең уртак тырышлыгы белән үткән алты айда хуҗалык 71 миллион 477 мең сумлык югары сыйфатлы сөт сатты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: