Туган Як
  • Рус Тат
  • Үзе җырчы, үзе офицер

    Хәрби киемдәге мөлаем йөзле ханым белән Татар Шатрашаны авылында үткән бер зур чарада танышкан идек.

    Чара барышында авыл халкы аны кат – кат микрофон артына җырларга чакырды. Ничә җыр башкаргандыр, төгәл әйтә алмыйм, әмма аның һәр җыры көчле кул алкышларына күмелде. Майор званиесендәге офицерның да үз якташларын бик сагынып кайтуы булгандыр мөгаен, тартынып тормады, җырлар арасында авылдашларына иң җылы теләкләрен дә әйтте, бәхеттә һәм шатлыкта яшәүләрен теләде. 
    Бик ансат сөйләшеп киттек, һәр соравыма ул хәрбиләрчә кыска – кыска гына сүзләр белән җавап кайтарды. “Кайдан Сездә шушы кадәр талант, нигә җырчы булып китмәдегез?”, - дигән соравыма: “Безнең гаилә, туган – тумачалар барысы да җыр – моңга талантлы кешеләр. Минем әтиемнең бертуган энесе Рафаил Ильясов Татарстан Республикасының халык артисты дигән бөек исемгә лаек булды. Әтием Мәсүм һәм әнием Фәния дә яшь чакларында бик матур җырладылар. Җыр – моңга хирыслык алардан күчкәндер инде”,- ди майор. Кунагыбыз Гөлсинә исемле булып чыкты. Кыз фамилиясе Ильязова. 1981 елда Рәхимҗан исемле хәрбигә тормышка чыккач Абдуллина фамилиясен алган. Балачактан авыл клубы, мәктәп сәхнәләрендә җырлап үскән кыз 1974 елда Татар Шатрашаны сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга бара. “Бик җырчы буласым килгән иде, яшем җитмәү сәбәпле җырчылар бүлегенә алмадылар. 18 яшь тулганчы Домбрага укы диделәр. Бу инструментны гомеремдә тәүге тапкыр күрдем, хәтта Домбра сүзен ишеткәнем дә юк иде. “Бу минем һөнәр түгел” дидем дә ике айдан соң авылга кайтып киттем һәм Түбән Чәке урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамладым”, - дип искә ала Гөлсинә яшьлек елларын. Аннан соң аңа беркадәр Ульяновск шәһәрендә яшәп алырга туры килә, “Гидроаппаратура” заводында эшли, автомеханиклар әзерләү техникумында укый. 1980 елның августында ул янә Казанга килә һәм шәһәрнең 2 санлы педагогия училищесының икенче курсына укырга керә. Күп тә үтми булачак тормыш иптәше Рәхимҗан Абдуллин белән дә ул шушы Казанда таныша. Матур гына туй үткәреп гаилә корып җибәрәләр. “Энә кайда җеп шунда”, - ди халык мәкале. Хәрби гаиләгә Себернең төрле шәһәрләрендә яшәп хезмәт итәргә туры килә. 1992 елда Гөлсинә Абдуллинаны да Белово шәһәре хәрби комиссариаты аша хезмәткә чакыралар һәм аның 20 елдан артык гомере хәрби хезмәткә багышлана. “Личный состав учеты буенча җаваплы башкаручы вазифасыннан” тагын да югарырак постларда эшли, майор званиесендә лаеклы ялга чыга. Шуны да искәртим, мондый званиедә хәрби хезмәттә булучылар арасында Гөлсинә районыбызның бердән – бер хатын – кызы. Берничә мәртәбә аңа Төньяк Кавказда командировкада булырга туры килә. Үрнәк хезмәте 1,2 һәм 3 дәрәҗәдәге “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен” медальләре, күп санда күкрәк билгеләре белән билгеләп үтелә. Хәрби хезмәт һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны Гөлсинә Абдуллина үз тормышыннан бик канәгать. Үзе яши торган Новокузнецк шәһәренең татарлары белән тыгыз элемтәдә тора, аралашып яши, еш кына концертлар белән чыгалар. Уллары Ринат Саратовтагы югары хәрби институтны тәмамлый, майор званиесендә Саранскидагы хәрби частьтә хезмәт итә. Кызлары Олеся Новокузнецкидагы педагогия академиясен тәмамлый, ире хәрби офицер. Абдуллиннарның өч оныгы бар. “Без биш кыз бала үстек, 2007 елда әтиебез вафат булды. Әниебезгә 83 яшь, Ульяновскида яши. Гомумән, минем бөтен кыз туганнарым Ульяновск шәһрендә төпләнеп калдылар, тормыш кордылар. Миңа гына бераз еракка китәргә туры килде.Шулай да гел аралашып торабыз, туганнарыма бик рәхмәтлемен”, - ди Гөлсинә ханым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: