Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Заһирә Ибраһим кызы Кече Чынлы авылында өлкән бала булып дөньяга килә

Бәхетле картлык кичерә

Заһирә Ибраһим кызы Кече Чынлы авылында өлкән бала булып дөньяга килә. Аңа 6 яшь булганда, әтисе Ибраһим абый сугышка китә.

Өлкән бала булганлыктан, Заһирә апага олылар белән беррәттән бик иртә эшләргә туры килә. Үз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач ук ул колхозга эшкә чыга ул. Сыер савучы булып та эшли, аннан ике дистә ел Кече Чынлы урта мәктәбендә хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга да чыга.

Авылдашы Әмир абый белән тормыш корып,  42 ел бер җан булып гомер кичерәләр. Өч бала үстерәләр, бүгенге көндә Заһирә апаның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Заһирә апаның туган көненә балалары һәм оныклары зур бәйрәм әзерләгәннәр иде. Хезмәт ветеранын 90 яшьлек олы юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Марат Рәимов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Миләүшә Хәйруллова да килде.

Кунаклар юбилярга район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлаулар, бүләк, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр.

Әйе, килгән авырлыкны ил белән бергәләп күтәрә ул заман кешеләре. Ачлык, ялангачлык үзәккә үтсә дә, күңелләре көр, яшәү дәртләре ташып тора. Бар да илем, туган җирем өчен, дип тырыша. Бүген исә алар бәхетле картлык кичерә. Тирә-якка нур бөркеп торган йортлары, яннарында балалары, оныклары, читтә яшәгәннәре дә һәрвакыт кайтып хәл белеп, булышып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев