Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Үз җиренең солтаны

    Кеше җиргә пакъ җанлы, зур эшләр башкарырга сәләтле булып туа. Яшәү дәверендә әнә шуларны эш-гамәлләре белән раслаган шәхес - Барис Аппау улы Гафуров турында булыр сүзебез.

    "Без эшләп үстек"

    Язмамның герое үзен белгәннән алып бүгенге көнгә кадәр эшсез, кул кушырып утырганын хәтерләми. Һәм аның "без эшләп үстек" дигәне беркемдә дә икеләнү тудырмыйдыр. Чөнки, сугыштан соңгы елларда, ишле гаиләдә, җиденче бала булып дөньяга килә ул. 13 яшендә башланган ятимлек аның язмышына үз әчесен сала. Балачакта да, студент елларында да бары үз көченә генә таянырга туры килә. Ә язмышның кырыс сынаулары көчлеләрне чыныктыра гына. Хезмәт карьерасын 15 яшендә, комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган Барис инде 22 яшенә җитәкче булып җитлегә. Шул елларда студент чактан ук таныш булган, бер мәктәптә укытып йөргән, үткен, чая кыз Җәмиләне тиң итеп, гомерлеккә яр буларак сайлый. Дөньяга бер-бер артлы кызлары Гөлнара белән Лилия туа.

    Аның биографиясенә күз салганда, илнең соңгы 60 елдагы күтәрелеш, борылышларын күреп була. Партия кушуы, бюро күрсәтмәләре буенча дип, нинди генә вазифаларга керешергә туры килми Барис Гафуровка. Төрле мәктәпләрдә директорлык вазифасы, КПСС райкомы инструкторы, районның киночелтәре директоры - ул үткән тормыш баскычлары. Нинди генә эшкә алынмасын, кайда гына булмасын, Барис Гафуров, иң беренче чиратта, һәр нәрсәне анализлап карый, эшне төшенеп, өйрәнгәннән соң кул астындагыларын үз артыннан ияртә.

    "Кече Чынлы - минем бәхетем"

    Һәр тармакта да уңганлыгын, булганлыгын күрсәтә белеп, республикада иң артта сөйрәлүче район киночелтәрен алдынгылар сафына чыгарганнан соң, аңа "Россия" колхозында партком секретаре булуны тәкъдим итәләр. Әмма җаны белән бунтарь булган, фикерләре белән килешмәгәндә аны йөзгә бәреп әйтә алган, туры сүзле Гафуровны янәшәдән, район үзәгеннән ераграк җибәрүне кулай күрә ул вакыттагы район җитәкчелеге.

    "Ә "Цильна" колхозы минем өчен тәҗрибә участогы да, тормыш мәктәбе дә, язмышымдагы иң уңай бер борылыш та булды,-ди Барис әфәнде. -Элек-электән тырыш, хезмәт сөючән халкы булган авылга килдем мин".

    Дөрес, авыл хуҗалыгы белән якыннан таныш булмаган җитәкчегә бу өлкәгә кагылышлы күп фәнни хезмәтләр белән танышырга, барысын да яңадан диярлек башларга туры килә."ХХII партсъезд" исемендәге, "Алга", "Ирек" кебек колхозлар төрле юнәлешләрдә алдынгылардан иде. Шулардан калышмаска тырышып, калышсак та, аерма бик зур булмаса ярар иде, дип хезмәт куйдык", -дип искә ала ул елларны Барис Гафуров.

    Тик монда да тәгәрмәчкә таяк тыгарга тырышучылар да, "үлән астыннан ут йөгертергә" маташучылар да була. Кече Чынлы авылын икегә бүлеп аккан елга аша төзелә башлаган күпердә эшнең барышын килеп күргән районның элеккеге бер җитәкчесе: "Бу ник кирәк булды инде сиңа? Гасырлар буе күперсез яшәгәннәр, юлсыз торганнар, тагын да яшәгән булырлар иде әле. Моның урынына берәр "коровник" төзегән булсаң, мин аңлар идем сине", ди.

    Ә үҗәт, сүзендә нык торучан җитәкче инде үзе белгәнчә эшли -юлларын да салдырта, фермалар да төзетә, мәчет тә калка, торбалар аша өйләргә су тартыла, иң беренчеләрдән булып газлы да була Кече Чынлы авылы халкы. Белә Гафуров, аңа монда яшисе, шул кешеләр белән эшлисе. Һәм ышана да, кыен чакларда бу халык аның үзенә дә ярдәмгә киләчәк!

    "Безнең үз кыйблабыз бар"

    Авыл хуҗалыгы тәвәккәллек сорый торган тармак. Кайда отачагыңны, кайда оттырачагыңны белеп тә бетермәскә мөмкинсең. Замана үзгәрә, илдәге вәзгыять тә әллә ничә мең төрлегә әйләнә. Әмма кешенең икмәккә булган ихтыяҗы шул ук булып кала бирә.

    Барис Гафуров исә, Хөкүмәт ташламас әле дип утыручылардан түгел һәм бервакытта да андый булмаган. Соңгы елларда исә инде бигрәк тә, һәр нәрсәне санап, уйлап-үлчәп башкарырга туры килә. Чөнки дәүләтнең дә авыл хуҗалыгына карата ярдәме чикләнеп бара, федераль бюджеттан нидер өмет итүдә дә хәл көннән-көн катлаулана. Менә кайда ярап куя инде ул, бары тик үз-үзеңә, үз көчеңә генә таяна белү! Барис Гафуров җитәкләгән хуҗалык та берничә дистә еллардан бирле республикада иң алдынгыларның берсе. Әмма ирешелгәннәрне бары бер үзенә генә сылтап калдырганны өнәми ул. "Бердәм тупланган, эшкә сәләтле коллектив булмаса, бер ялгызым мин берни дә эшли алмас идем",-ди.

    Ә чынлылылар ирешкәннәрне саный китсәң... Хезмәт хакларын вакытында һәм тиешле күләмдә түләүләр, яңа техникалар алу, фермаларны үзгәртеп корулар, елның-елында башкарыла торган төрле төзекләндерүләр, төзелешләр-барысы да башка шундый хуҗалыкларга үрнәк итеп алына торган гамәлләр.

    Җитәкченең "Безнең үз кыйблабыз бар", диюе дә авыл хуҗалыгында һәрнәрсәне тоемлап, алдан күреп, табышлысына өстенлек биреп башкаруларын аңлатадыр. Шуңа да "Цильна"дагы хезмәт куелышы тәҗрибәсен район, республика өйрәнә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән форумнарда әлеге хуҗалык җитәкчесенең чыгышы тыңлана. Яңа гына безнең якларда чәчү барышы белән танышып йөргән Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков та хуҗалык күрсәткечләрен анализлап: "Кайда да иң беренче хуҗа, аннан соң дисциплина кирәк. "Цильна" икътисадының югары булуының сере дә гади- аларда менә шушы ике күрсәткеч бар",-диде.

    "Мин бит авыл малае"

    "Сез бәхетлеме?" дип сорадым юбилярдан. "Ә бәхетне нинди үлчәүләргә салып үлчәргә соң?" дигән сорау бирде ул моңа каршы. Һәм бераз уйланып торганнан соң: "Бәхетлемен, чөнки мин бит гап-гади бер авыл малае", -диде. Бу сүзләрендә аның хезмәтләре белән олы, дәрәҗәле кеше булса да, күңеле белән гади булып кала белүе дә, кешеләргә ярдәмчеллеге дә, авылы, хуҗалыгы өчен җан атып яшәве дә чагыла. Һәм гади авыл малаеның хезмәтен җитәкчелек күрә, бәһали белә икән, бу чыннан да бәхет түгелмени?!

    Күз карашыннан сине аңлап яшәүче гаиләң, итәгеңә менеп сикерүче оныклар, "әти" дип өзелеп торучы балалар булу да бәхетнең олысыдыр.Җитәкчеләренә булган хөрмәт, аның ни эшләргә теләгәнен бер сүзеннән үк белеп алып, җиренә җиткереп башкарып та куйган коллективың булу да бәхеткә тиң.

    Бәһаләү дигәннән, нинди генә бүләкләре юк Барис Гафуровның?! Берничә медаль, орденнар кавалеры ул. Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. "АПК лидеры", "Агропромышленность комплексы предприятиеләренең иң яхшы җитәкчесе" дигән почет билгеләре янына быел гына "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" дигән орден да өстәлде. Бик ышанычлы чыганаклардан билгеле булганча, аңа Герой исеме дә бирелергә тиеш булган да, әмма " бик яшь җитәкче әле" дигәннәр. Димәк, эшлисе еллар алда, яуланасы үрләр тагы да бар әле! "Бик яшь" диюләре дә хактыр. Күңеле басу-кырларыдай - киң, җаны,авыл урамнарында сирәк-мирәк булса да "чиж" уйнап йөргән үсмердәй, яшь аның!

    Чордашлары Барис Гафуров хакында

    Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:

    -Барис ул-эш аты. Авыл хуҗалыгында шундый нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүдә, халык белән эшли белүендә аның педагог булуы да ярдәм итәдер, минемчә. Һәм ул гәүдәсе белән генә түгел, күңел киңлеге белән дә олы, хезмәте белән дә олпат! Мин берничә тапкыр инде әйткәнем бар, тагы да кабатлыйм, аның кебекләр бу җирдә тагын да булса, районның үсеше бөтенләй икенче төрле булыр иде. Шундый кеше белән аралашып яшәвемә бәхетлемен, дуслыгыбыз белән горурланам мин.

    Александр Шадриков, район башлыгы:

    -Районның 8 проценты күләмендә сөрүлек җирләрен биләп торган "Цильна" хуҗалыгы районда җитештерелә торган продукциянең 30 процентын бирә. Билгеле, 150 кешелек коллектив һәм эш башында торган Барис Гафуровның эшне оештыру талантына сокланасы, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт кенә әйтәсе кала.

    "Цильна" хуҗалыгы хезмәтчәннәре:

    Кече Чынлы авылы, аның кешеләре 1984 ел-Барис Гафуровның "Цильна" колхозына партком секретаре булып эшкә килүен хәтерендә саклый. Ә 1989 ел исә авыл тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык ел булды. Чөнки нәкъ менә шушы-ул җитәкчелеккә алынган елдан башланды авылыбызның, хуҗалыгыбызның күтәрелеше.

    Без, хезмәттәшләре, аның җилкенеп басу-кырларны буйлавының ферма, ындыр табакларында киңәшмәләр уздыруларының, йокысыз төннәренең, яңа проектлар, планнар белән янып йөрүләренең шаһитлары. Җитәкчебезнең күпкырлы хезмәте җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга да, район, республика, ил казанышларына да бәһалап бетергесез өлеш кертте. Үз кул астында эшләүчеләрне биек үрләр яулауга рухландыра белүе бәрабәренә безнең "Цильна" җәмгыяте республика күләмендә танылды.

    Хөрмәтле Барис Аппаувич!

    Хезмәт, гомер елларында тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булды. Сез кешеләр күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салдыгыз, күпләрнең ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, тугры дусты да булдыгыз. Тормышның тезләргә сугып сынаган чаклары да булды. Тик Сез беркайчан да сынатмадыгыз, сер бирмәдегез. Чын ир-егет булып кала белдегез. Сезнең йөзегездә бүген дә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп, тормышка мәхәббәт белән карый торган күзләр... Без әле Сезнең мәңге шундый энергияле, курку белмәс, принципиаль, уңган җитәкчебез булып озак еллар эшләячәгегезгә ышанабыз, өметләнәбез. Киләчәк көннәр Сезгә бары изгелекләр генә бүләк итсен. Гаиләгезнең, балалар, оныкларыгызның хөрмәтен тоеп, халык рәхмәтенә тиенеп яшәгез. Сәламәтлек һәм бәхет телибез, Сезгә!

    Тәскирә Ибраһимова, Кече Чынлы урта мәктәбе директоры:

    - Күп еллар элек безнең мәктәпне "Цильна" җитәкчесе Б.А.Гафуров шефлыкка алган иде. Үткәндәге тынгысыз педагог мәктәп тормышын, хәлләрен белешеп, белем йортына мораль һәм материаль ярдәм итеп торудан туктаганы юк. Бүләккә микроавтобус, ремонтлаулар, җиһазлар һ.б. өчен зур санлы меңнәр белән чыгымнар тота. Соңгы елларда мәктәп хуҗалык ярдәме белән капиталь ремонтланды, күптән көтелгән балалар бакчасы пәйда булды.

    Мәдәният үсешенә дә зур игътибар бирелә җитәкче тарафыннан. Кала театрларыннан ким булмаган мәдәният йортына нинди генә артистлар килми! Без бу эшләрнең бик зур чыгымнар сораганын яхшы аңлыйбыз. Барис Аппау улы шул юмартлыгы, авылның чәчәк атуы, гөрләп торуы өчен көчен кызганмавы белән дан тота да инде.

    Хөрмәтле Барис Аппаувич! Сезне игелекле гомерегезнең бер түгәрәк өлешен-алтынчы дистәсен тутырган көнегез-олы тормыш бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш иптәшегез Җәмилә Нәҗиповна белән Ходай биргән гомерегезне саулыкта, рәхәтлек һәм шатлык белән, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп үткәрүегезне телибез. Тырыш хезмәт куеп узган гомерегезнең алдагысы да кадер-хөрмәттә, күңел тынычлыгы белән үтсен!

    Ильмас Шиһабетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

    Җан дустыма

    Туган көнең белән котлап,

    Дуслар җыелып килгән.

    Зирәк акыл, саф күңелне

    Ходай сиңа мул биргән.

    Озак еллар, бергәләшеп

    Тарттык без тормыш йөген.

    Бар зарыбыз онытылды

    Дусларны күргәч бүген.

    Авыр чакта йөгерәбез,

    Ашыгып, киңәш сорап.

    Дусларны югалту җиңел,

    Табуы кыенырак.

    Җилдән сынар ялгыз агач,

    Урманнар үсә генә!

    Чын дуслар да бик күп булмый,

    Андый минем бер генә!

    Җиң сызганып, дөнья корып,

    Ару-талу белмичә,

    Озак яшә, җан дускаем,

    Кайгы-хәсрәт күрмичә.

    Әнсар Хәкимов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы:

    -Авылыбызда 538 йорт исәпләнә. Иң күп мал-туар, сыер, төрле кош-корт саны да бездә. Аларны тотуга җирлегебездә "Цильна" хуҗалыгының булуы мөмкинлек бирә. Барис Аппаувич җәйге чорда шәхси хуҗалыкларда булган терлекләрне дә күздә тотып, терлек азыгы әзерләтә. Бу инде, хуҗалыкта эшләмәгәннәрнең дә тормыш-көнкүрешен мул итүгә тәэсир итә.

    Хөрмәтле Барис Аппаувич!

    Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең көчле рухлы, принципиальлегегез, эшләгән эшләрегез, яулаган үрләрегез күпләрне сокландыра, түземлелек сыйфатлары белән үрнәк Сез безгә. Көннәрегез шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, бәхетле, тигез тормышта, балалар игелеген күреп, саулык белән яшәргә язсын!

    Гөлшат Хафизова, авыл кешесе:

    -Барис Аппаувич җитәкчелеккә килгән елларны онытырга мөмкин дә түгел. Хәзер без рәхәтлеккә күнегеп җиттек, һаман да яхшыракны өметләнәбез. Ә ул елларда җилкәләргә куеп салам ташулар бар иде бит. Колхоздан нәрсәдер алып кайта алмасаң, көнең бушка үткән дип исәпләнә иде. Шул чакларда ишек алларына печәнне трактор арбасы белән китереп аударулар башланды.

    Ашлыкка, терлек азыгына тиендек. Һәм боларның барысы да Барис исеме белән бәйле, тормышыбызга ул керткән үзгәрешләр иде. Хәзер дә иренмә генә, теләсәң ничә баш сыер тот, азыкны яздырып та, болай да бирәләр. Чынлылылар аның бирегә килеп төпләнүе белән бик бәхетле. Һәрвакытта шундый, изгелекле булып калсын иде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: