Туган Як
  • Рус Тат
  • Ильмас Шиһабетдинов: “Үз җиремдә яшәп бәхетемне таптым”

    ...Мәһабәт комплекс булып җитешкән хастаханә территориясеннән берәү атлый.Мондагы һәрбер нәрсә җанга якын, үз-бу җир туып-үскән нигездән кала, икенче йорты, коллективы-зур бер гаиләсе аның... Уйлый-саный китсәң бу территориядә генә ясалган адымнар гына да ничә километрны тәшкил итәр иде икән?! Мөгаен, меңнәрчәдер. Чөнки гомере шунда үтеп бара аның... Сүзем кем турында барасын...

    Ә Чәке ягы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче педагог Һади Атласины, мәдәни тормышта зур урын тоткан РСФСР һәм Татарстан АССРның атказанган мәдәният эшлеклесе Афзал Хаертдиновлар династиясен, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовны, музыка белгече Клара Таҗиеваны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Казан Дәүләт педагогия институты профессоры Илгиз Мөдәрисовны, Татарстанның атказанган игътисад хезмәткәре, академик, "ТАИФ" җәмгыятенең генераль директоры Альберт Шиһабетдиновны үстергән як. Әлеге исемлекне Ильмас Шиһабетдинов нәселе дә тулыландыра.

    Түбән Чәке авылында яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстерүче Мөсфирә апа һәм Илал абый Шиһабетдиновлар нәселе -борынгыдан килгән зыялы, укымышлы, тәкъва нәсел. Язмабызның бүгенге герое - Ильмас Илалович шушы ишле, тәрбияле гаиләнең бер вәкиле. Кырыс тәрбия үрнәге булганмы, әллә табигатенә шулай салынганмы-ул юлны үзенә-үзе салып барырга күнеккән, мөстәкыйль тормышка да иртә аяк баскан. Урта мәктәпне тәмамлагач, әтисенең ул вакытта "кукурузник" дип аталган самолетка утыртып, Казанга озатып җибәрүен, шәһәр урамнарында адашып йөрүен бүгенгедәй хәтерли әле ул. Ә әнисе ягыннан булган туганнар арасында абруйлы табибларның булуы Ильмасны нәкъ менә Казан Дәүләт медицина институтына алып килә. Институтта уку еллары -яшьлекнең иң күңелле чорыдыр. Бу еллар Ильмас Илаловичка тирән белем алу, эшкә, кешеләр белән аралашырга өйрәнү өчен зур бер мәктәп була. Ул үзенә өр-яңа дуслар таба, булачак һөнәренең серләренә төшенә.

    1976 елда инде ул-дипломлы белгеч республика клиника хастаханәсендә интернатура үтә. Аның максаты - хирург булу! Шуңа да ул бөтен нәрсә белән кызыксына, исемнәре республикакүләм таныш хирург-табиблар ясаган операцияләрдә катнаша. Әмма яшьлек, ни дисәң дә, яшьлек инде: көннәрдән-беркөнне аның күзләре операция бүлмәсендәге шәфкать туташының күзләре белән очраша. Аның кара күзләрен күрүгә егетнең күкрәк читлеген ватардай булып йөрәге кага. "Бу кыз минеке булачак!"-дип күңеленә беркетеп тә куя.

    Бу дөньяда без барыбыз да юлчылар. Әмма юлчының да төрлесе була: ярты юлда туктап калганы, җил-давылга карамый алга барганы. Ильмас Илалович та шундый-алга баручылардан. Ул үҗәтләнеп салкын канлылык белән үзендә көч туплап операцияләр ясарга керешә... ...беренче, икенче, өченче, дүртенче... һәм шулай итеп 40 ел....

    Мәшһүр язучы А.П.Чехов "Табиб һөнәре-батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә" дип язган. Ильмас Илалович та 40 ел эчендә күпме дулкынлану кичергән, көнне-төнгә ялгаган, һәрбер авыру белән бергә үлеп, бергә терелгән. Бу батырлык түгелме?!

    Институт, интернатура үтеп югары интеллектлы, тыныч характерлы, тышкы кыяфәте белән дә сөйкемле яшь егетнең районга эшкә кайтуы Чүпрәле халкы өчен шатлык була. Әле алай гынамы соң?! Казанда танышкан, татар кызларына гына хас мөлаем йөзле, сөйкемле кыз Әлфияне дә алып кайтып менә дигән гаилә корып җибәрәләр алар, икәүләп район үзәк хастаханәсендә эшли башлыйлар. Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур балалары: Илдар, Галия дөньяга килә. Алгарак китеп булса да әйтик, уллары Илдар үсеп җитеп, әти-әнисенең һөнәрен юлдаш итә-ул Казан хастаханәлеренең берсендә табиб булып эшли, тормыш иптәше Гөлия белән кыз үстерәләр. Кызлары Галия-икътисадчы һөнәрен сайласа да, бу гаиләдән дә кешеләрне дәвалау дигәне ерак йөрми-Галиянең тормыш иптәше Рафаэль медицина фәннәре кандидаты, онколог.

    "Гаиләгә, балалар карашырга вакыты-гыз кала идеме?"- дигән сорауга Ильмас Илалович: "Кызганычка каршы, юк, балаларның үсеп, чыгып киткәннәрен мин күрми дә калдым. Балалар үстерү дә, өй мәшәкатьләре дә күбрәк Әлфия өлешенә тиде-ул минем гаиләдә дә, эштә дә таянычым, киңәшчем. Мин аңа бик рәхмәтлемен,-ди.

    Әлфия белән Ильмас Шиһабетдиновларның районга кайткан елларын барласаң... Хәер, район үзәк хастаханәсенең 70нче еллар ахырында нинди хәлдә икәнлеген күпләр хәтерли булыр...салкын бүлмәләр, операция заллары, иске биналар... "Җәүдәт Якупов, Венера Вәлиева, Фәридон Хафизовлар безнең өчен эш, тормыш мәктәбендә беренче адымнарыбызны ясаганда ярдәмчеләр, үз хезмәтләре белән үрнәк булдылар",-дип искә ала хезмәт юлының башлангычын Ильмас Илалович.

    Тормышның дәрәҗә биреп кенә калмыйча, ә бәлки гаять зур жаваплылык та сорый торган текә баскычларыннан үтәргә туры килә аңа. Кешеләр белән аралаша белгән, һәркемнең психологиясен аңлаган, оештыруга сәләте булган ир-егетне тик тотмыйлар - район, республика күләмендәге олы вазифага -Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгелиләр. Димәк, дистә меңнәрчә кешенең гомерен ышанып тапшыралар... Җитәкче буларак күпме төзекләндерү эшләре, яңа бүлекләр төзеттерү, һәр кабинетны яңача, заманча итеп җиһазландыру, медицина хезмәткәрләре өчен уңай эш шартлары булдыру кебек хезмәтләр башыннан, кулыннан үтә аның. Бүген Чүпрәле үзәк хастаханәсенең бинасы тирә-якта, хәтта шәһәрләрдә күрелмәгән итеп үзгәргән, төзекләнгән икән, монда, һичшиксез, баш табибның акыл хезмәте дә, йөрәк кичерешләре дә, кул хезмәте дә кергән!

    Тышкы яктан кырыс кебек күренгән Ильмас Шиһабетдинов белән сөйләшергә тотынсаң, аның күңел байлыгына, олы йөрәклелегенә юлыгасың. Операция өстәлендә яткан һәр авыруны хәтерли ул. Хәер, аның дәвалавы аша узган һәрбер кеше дә Ильмас Илаловичны "алтын куллы" дип әйтә.

    ...Һәр туган яңа көн үзенең вакыйгалары, мәшәкатьләре белән килә. Авыррак, эч пошкан көннәр дә була. Андый чакларда Ильмас Илалович күңелен бушатырлык итеп, җырлап та ала. Тавышы матур аның, моңлы да, ни әйтсәң дә, җаннарны эретерлек саф чишмә суларын эчеп, урманнарда табигать матурлыгына хозурланып үскән авыл малае бит ул! Әтисе белән әнисе исән булсалар, кулларын улларының җилкәсенә куеп, "Рәхмәт улым, йөзгә тап төшермәдең!"-диярләр иде. Үзе дә рәхмәтле ул аларга, шуңа да кылган гамәлләре дә, иҗат иткән шигырьләре дә туган авылына, туган нигезенә, әти-әниләренә мәхәббәт белән сугарылган. "Ак чәчәкләр" романында Габдрахман Әпсәләмовның тирән мәгънәле сүзләре бар: "...Өметсез авыруны терелтеп, аны үлем тырнагыннан алып, яңадан нурлы яшәү юлына озаткан табиб та иҗат рәхәтен шагыйрь, рәссам, композиторлардан ким кичерми. Алай гына та түгел, аның иҗат җимеше бер караганда иң югары сәнгать әсәрләреннән дә өстен, чөнки ул табигатьнең иң бөек әсәре-кешенең үзен дәвалады",-ди ул. Әйе, Ильмас Илал улын да бүген табигатьнең бөек әсәрен дәвалаучы буларак та, тынгы белмәгән, эзләнүчән, туры сүзле җитәкче буларак та, тормыш юлдашы, алтын баганасыдай ул-кыз үстерүче ир буларак та ил-көн хөрмәтли. Гиппократ анты, сафлык-чисталык үрнәге бәс сарган чәчләрендә, кигән ак халатында, күңелендәдер аның!

    Узган гомер агышының нәтиҗәсе үзе иҗат иткән шигырендә чагылыш тапкан. Хәер, кичергәннәргә, узганнарга йомгакны кешенең үзеннән дә артык кем ясый алсын?!

    ...Үтте язлар, эреп акты бозлар,

    Чәчәк атты күптән бөреләр,

    Яфраклар да инде саргаялар,

    Узып бара шулай гомерләр.

    Тик кайгырмыйм яшьлек үтте диеп,

    Бушка узмады бит елларым,

    Зур тормышта үземә урын алдым,

    Үкенечсез булды кылганым.

    Намус белән атлап тормыш юлын,

    Тап төшерми биргән антыма,

    Үз җиремдә яшәп бәхетемне таптым,

    Игелекле булдым халкыма.

    Авыр чаклар булды, төзләнмәдем,

    Эзләмәдем байлык, дәрәҗә.

    Чын байлыгым булып, алмаш өчен,

    Үсеп килә яңа шәҗәрә.

    Чынга ашты яшьлек хыялларым,

    Канәгать мин якты дөньядан.

    Алда бәлки гомер бардыр эле,

    Тик, исәнлек сорыйм Ходайдан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: