Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Юкка түгел, юкка түгелдер...

    Безне кулыбыздан тотып язарга, хәрефләрне бергә кушып укырга өйрәткән укытучыбыз - ул Айсылу апа Хәйруллина - Вәлиханова иде. Ул безнең күршедә генә яшәгәнлектән, моңа кадәр дә аны күргәнем булса да, укытучы образында ул әүлиядай тоелды.

    Укытучыбызның дулкынланып торган алтынсу-көрән чәчләрен артка җыеп куйган ап-ак киң маңгае астындагы зәп-зәңгәр күзләре безгә карап елмая. Ул күзләрдә һәр балага җитәрлек мәхәббәт диңгезе. Беренче тапкыр туры итеп язган хәрефеңә синнән дә артык сөенгән күзләр бу. Ялгыш кына төшеп киткән ручкаңны алырга уңайсызланып, шикләнеп-шөбһәләнеп торганда, сиңа шәфкать белән караган күзләр бу. Еллар узса да, ул күзләрнең җылысын һаман тоясың, алар сине күзәтәләр, һәр гамәлеңне бәялиләр төсле.

    Айсылу апабыз безгә дөньядагы иң чибәр, иң акыллы кешеләрнең берсе булып тоелды. Аның исеме дә бит авылыбызда бер генә "ае" да бар "сылуы" да чын татар исеме, мәгьнәсен эзләп торасы да юк. Үзе әле генә унтугыз яшен тутырган-япь-яшь, энергиясе ташып тора. Сиңа ярдәм кирәген һәр хәрәкәтеңнән белеп сизеп ала. 1963 нче елның беренче сентябрендә 16 бала Яңа Ишле башлангыч мәктәбенә укырга килдек. Сугыш беткәнгә дә күп вакыт үтмәгән, әтиләребез сугыштан гарипләнеп кайткан, һәр гаиләдә 8-9 бала. Ләкин без шат, без тулы гаиләдә тәрбияләнебез. Һәр 45 минут саен тәнәфес була, дәресләребез бик кызыклы булса да, өченче тәнәфесне түземсезлек белән көтәбез. Без аны "ашау дәресе" дип атадык. Өйдән алып килгән берәр кисәк икмәкләребезне (һәрхәлдә аның яртысы беткән була инде) алабыз, хәллерәкләрнең бер шакмак шикәре, яки берәр конфеты да була иде әле. Укытучыбыз өстәл артында үз эше белән шөгыльләнә, ә без тыныч кына, икмәкнең бер валчыгын да төшермичә, ашап куябыз. Ул вакытта мәктәптә ашханәләр юк иде, аның каравы коридорда, өсте ябулы савытта, кайнаган су тора, ашыйсың килсә теләгән кадәр су эчәсең. Тәнәфесләрдә апабыз уеннар оештыра, иң оялчаннарын да уенга тарта (ул заманнарда без кыюсыз идек), үзе дә безнең белән бергә уйный. Кышын физик тәрбия дәресләренә чаналар алып киләбез, рәхәтләнеп тау шуабыз.

    Укытучыбызның дәрес-ләре бик аңлаешлы иде, без бик тиз укырга да, язарга да өйрәндек. Артка калганнарны алып калып, я өйләренә барып та өйрәтә иде ул. Беркүпмедән мәктәбебезгә Иске Ишледән дә көчле укучылар килде. Аларның яраткан укытучылары Фоат абый Шакиров булган (хәзер мәрхүм, урыны оҗмахта булсын). Соңыннан гына белдек укытучыбызның да беренче укытучысы Фоат абый булган икән. Директорыбыз Азат абый Садеев шундый яңалык кертте. Уку буенча, йөреш, өлгереш, чисталык, тәртип буенча атналык нәтиҗәләрдә җиңгән сыйныфның ишегендә кызыл йолдыз, ә икенче урынга сары йолдыз эленә иде. Ә безнең кызыл йолдызларыбыз барысыныкыннан да күбрәк. Иске Ишле балалары дәрес калдырсалар (ике авыл арасы биш километр, алар җәяү йөриләр) сәбәбен ачыклау өчен директор белән бергә, җәяүләп, укытучылар шушы авылга баралар иде. Менә беркөнне сыйныфташыбыз Миншәех мәктәпкә килмәде. Укытучыбызның беренче ике дәресе юк иде. Ул малайларның велосипедын алып өйләренә сәбәбен белергә китте. Барса ул өендә юк. Әбисе эшнең нидә икәнен тиз аңлап ала һәм укытучыга юлын күрсәтә. Авыл башындагы күлдәвектә балык каптырып утырган малайны апабыз букчасы һәм кармаклары белән велосипед артына утыртып алып та килде. Калган дүрт дәресне безнең белән укып бетерде. Башка вакытта дәрес калдырмаса да, аңа "балыкчы" дигән кушамат ябышып калды.

    Кызык иде, кызыклы иде һәм файдалы иде безнең мәктәп тормышыбыз. Химия-биология укытучысы Марс абый Җәлалов, тарих һәм физкультура укытучысы Әнвәр абый Алиуллин (алар икесе дә мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын), рус теле укытучыбыз Гөлҗиһан апа Миннебаева, математика укытучысы Роза апа Насретдинова, мәктәп диреторы Азат абый Садеев турында безнең күңелләрдә җылы хисләр, якты хатирәләр генә саклана.

    Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китте. Безнең кайберләребез шофер, кайсыларыбыз хисапчы, лаборант. Ә ике иптәшебез- Фидария Мөшәрәпова һәм Аделия Низаметдинова балаларга белем бирү һөнәрен сайлады. Мин, хисапчы булдым. Язмыш җилләре Түбән Кама шәһәренә илтеп ташлады. Сыйныфташым Фидария Мөшәрәпова да шушы шәһәрдә математика укыта. Менә бәхет 1983 нче елда укытучыбызның тормыш иптәше Рахимҗан абыйны Түбән Камага җаваплы эшкә күчерделәр. Укытучыбыз монда да татар теле һәм әдәбияты укыта башлады. Мәктәп директоры Рәхимҗан абыйның җитәкче урыннарда эшләвен белеп алгач, кырыс кына итеп: "Түрә хатыннары эшләргә яратмыйлар, безнең коллектив укытучылары үзләре үк сиңа кисәтү ясарга мөмкиннәр",-ди. Бу сүзләргә бераз кәефе кырылса да, Айсылу апа дәшми. Гамәлен тырышлыгы, осталыгы белән раслый. Татар теле дәресләренә рус балаларының да бик теләп йөрүен күргән директор аңардан килеп гафу үтенә. Телебезне өйрәтүгә күп көч куя укытучы. Әти-әниләр дә, балалар да үз телебезне белү кирәк икәнен аңлап, аңа булышалар. Әти- әниләр катнашында татарча төрле кичәләр үткәрү: татар теле әдәбияты атналыгы, язучыларның иҗат кичәләре, татарча Яңа ел бәйрәме- барысын да оештыра ул. Аны рус бистәсе саналган Красный Ключ мәктәбенә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Шунда ул тырыша-тырыша татар сыйныфы ачуга ирешә. Моңа кадәр әле шәһәрнең бер мәктәбендә дә татар сыйныфы булмый.

    Укып чыкканда очрашып, күрешеп торырга дип сүз куешкан булсак та, күпме сулар аккан, күпме еллар үткәне сизелмәгән дә. Тормыш мәшәкате белән 42 ел вакыт үтеп тә киткән. Балаларыбыз үсеп тормышлы булган, күпләребез инде пенсия яшендә. Ә мәктәбебез, беренче укытучыбыз өзелеп-өзелеп сагындыра. Хәзер бит техника заманы, кәрәзле телефоннар хәбәрне тиз җиткерә. Сөйләшәбез, шалтыратышабыз да (сылтау да чыгып тора бит әле, беренче сыйныфка укырга керүебезгә-50 ел) Яңа Ишле башлангыч мәктәбендә (хәзер тагын башлангыч кына шул) очрашабыз. Шунысы кызганыч, 25 бала булган мәктәбебездә быел 13 кенә бала укый икән. 7 июнь көнне очраштык без, укытучыбыз исән әле, аны хөрмәтләп алып килдек, чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдык. Барысын да искә төшердек, күп вакыт үткән, ләкин бүгенгедәй барысы да хәтердә. Без яңадан 7 яшьлек, беренче сыйныф укучысына әйләндек. Ә апабызның шул ук акыллы, зәңгәр күзләре... Ул хәлләребезне сораша, тормышыбыз белән кызыксына. Мәрхүм булган сыйныфташларыбызны, укытучыларыбызны, әти-әниләребезне бер минут тынлык белән искә алдык (авыр туфраклары җиңел булсын!). Тумыштан ук укытучы булып яратылган, бала күңеленә ак нур сирпеп, мәгьрифәт дөньясында кайнап яшәүче, һөнәрен тормыш мәгьнәсе итеп күргән кеше бәхеткә ия. 42 ел гомерен татар балаларына аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган, меңләгән укучылары, Айсылу апаны остазлары итеп саныйлар икән, бу инде шагыйрь әйтмешли, юкка түгел, юкка түгелдер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: