Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Югары Каракитә авылында яшәүче сугыш ветераны Аделҗан Мифтахов юбилеен билгеләп үтте

    Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Ә кайбер кешенеке ай-һай катлаулы. Ничекләр түзгән, ничекләр чыдаган бу авырлыкларга дип уйлап куясың. Яшьлек еллары сугыш чорына туры килгәннәрнең язмышы бертөрлерәк: ачлык, ялангачлык... Һәм шундый шартларда да сынмый, сыгылмый яшәп, Кеше булып кала белгәннәр алар.

    Югары Каракитә авылында туып-үскән Аделҗан абый Мифтахов та шундыйлардан. Яңа гына армия хезмәтенә алынырга тиешле егетләрне бер-ике айлык курсларда укыталар да, эшелоннарга төяп алып китәләр. Бу вакытта алар кая баралар, нигә баралар-бернәрсәдән дә хәбәрдар булмыйлар. Сугыш дигән каһәр суккан афәт эченә әнә шулай кереп китүләрен сизми дә калалар. Бернинди әзерлексез, кулларына мылтык та тотып карамаган егетләргә дошманга каршы сугышырга туры килә. Шушы бәрелешләрнең берсендә Аделҗан абый каты яралана. Самолеттан төшкән снаряд аның яныннан ерак түгел җирдә шартлагач, корсагына кыйпылчыклар эләгеп тәнен ерта. Аңын югалткан Аделҗан абыйны госпитальгә озаталар. Бу 1942 ел була. Шуннан II төркем инвалидлык мөһере сугып, аны өенә кайтарып җибәрләр. Менә шулай сугышның беренче көннәреннән үк ачы җимешен татыган Аделҗан абый гомере буе язмышына буйсынып яшәргә мәҗбүр була.

    Әмма шулай да тормышка, хезмәткә булган мәхәббәте аңа яшәргә көч бирә. Авылда мәдәният йорты директоры, хуҗалык мөдире эшләрен дә башкара ул. 1950 елда Иске Чүпрәле кызы Әлфия апа белән тормыш корып, бер-бер артлы алты балага гомер бүләк итәләр. Кызганыч, тормыш иптәше генә аны ялгызы калдырып, моннан биш ел элек, бергә тормыш итүләренең 60 еллыгын билгеләргә берничә көн калгач, бакыйлыкка күчә. Аделҗан абыйның барлык балалары да исән-сау, ундүрт оныгы, унөч оныкчыгы бар. Биш ел элек сугыш ветераннарына торак программасы кысаларында төзелгән җылы өендә беръялгызы гомер кичерә. Улы Фәрит гаиләсе белән каршыда, кызлары да янәшәдә генә гомер итәләр. Таң атты исә, әтиләренең хәлен белергә ашыгалар. Бары тик алар гына героебызның өйдә нинди булуы, буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүе хакында әйтә алалар.

    -Әти гомерендә дә хастаханәдә дәваланган кеше түгел, бер вакыт шулай аяклары авырта башлагач, кыстый-кыстый ризалашты, шунда да даруларын кесәсенә тутырып алып кайткан иде,-ди кунакка кайткан улы Рәшит, уенын-чынын бергә кушып.

    -Аның хәтеренә сокланырлык, әлләничә мәртәбә сөйләп безнең истә калмаска мөмкин, ә әти һәрнәрсәне һәрвакытта сөйләп бирә ала. Күзләре генә соңгы елларда начар күрә башлады, әмма безнең һәркайсыбызны тавышыбыздан таный,-диләр кызлары.

    Юбилярны якын итеп һәм хөрмәтләп, тәбрикләргә дип балалары җыелган. Район башлыгы Алексей Сарафанов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рамил Мостафин да килделәр. Президент котлавын һәм район башлыгы бүләкләрен тапшырдылар. Ветеранга авыр сугыш елларында куйган хезмәте өчен хөрмәт белдерделәр, алда да исән-имин гомер итүен теләделәр.

    Бүген Марс авыл җирлегендә дүрт сугыш ветераны яши. Җиңү бәйрәмнәренә шәхсән чыгып, укучыларга үткән еллар хакында сөйли алмаса да, яшь буын Аделҗан абый янына үзе килә. Ә ул исә бик теләп тарих битләрен хәтерендә яңарта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: