Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Югары Каракитә авылында яшәүче Айзятовлар гаиләсе Алтын туйларын билгели

    Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма аларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез андый парлар янәшәбездә шактый күп. Шундыйларның берсе- Югары Каракитә авылында яшәүче...

    Әмирҗан абыйның Гөлҗиһан апаны күптапкырлар күргәне булса да, хәтта ул вакытларда кичләрен "мәзәкләрдә" утырсалар да, аларның бергә гаилә корулары бер-берсе артыннан гыйшык тотып, кичләрен озатып йөрүләрдән башланмый. Язмыш аларны еллар узгач, башка шартларда кавыштыра.

    Әмирҗан абый ул чакта җидееллык мәктәпне тәмамлап, колхозга эшкә урнаша, аннан Киров якларына урман кисәргә чыгып китә. Шунда ул Шланга авылы кызы Санияне очрата. Бер яктан булгач, сүзләр дә килә, алар өйләнешеп куялар, авылга кайтып ныклы тормыш башлыйлар. Тик бәхетле гаиләнең гомере озын булмый. Олы кызы 4 яшендә, кечесе 1,8 айлык чагында әниләре Сания апа якты дөнья белән хушлаша.

    Әмирҗан абый әлеге югалтуны бик авыр кичерә. Тик тормышны дәвам итәр өчен һәм ике балага да әни кирәк. Төп нигездә әле әнисе Мәрфуга да була. Гөлҗиһан апага сүз кушарга батырчылыгы җитми Әмирҗан абыйның. Ул яшь кыз, ә монда ятим сабыйлар белән тол калган ир, дип уйлый ул. Шулай да, өметен өзми, туган абыйсы аркылы өйләнәсе килүен җиткерә. Гөлҗиһан апа риза була. Беренче тапкыр әлеге гаиләнең капкасыннан аяк баскач, нәни кызлар аңа: "Әни" дип килеп сарылалар. Гөлҗиһан апа аларга бар күңел җылысын, назын биреп тәрбияли.

    -Белмим, ниләр уйлаганмындыр ул чакта, язмыштан узмыш юк, диләр бит, риза булдым шул,-ди Гөлҗиһан апа. -Бик матур тормыш кичердек, тагын биш бала алып кайттык. Эшләдек, аларны да хезмәткә өйрәттек. Бер-беребезгә авыр сүз әйткәнебез булмады, аңлашып яшәдек, аллага шөкер.

    Тату, тигез гаиләдә барысы да матур гына гөрләп бара. Әмирҗан абый хәзерләү конторасында 20 елдан артык хезмәт куя. Авыл халкыннан ит, йомырка, йон, тире һәм башка чимал җыю заданиеләрен үтәп, күп тапкырлар Мактау Грамоталары, "Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы", "Ярышта җиңгән өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Гөлҗиһан апа балалар үстерә, колхозда хезмәт куя, кайнанасы Мәрфуга әбине һәм үз әнисен дә үзләрендә тәрбиялиләр алар.

    Айзәтовларның гаиләлә-ре бүген үзләре олы бер кунак. Төп нигезгә җыелганда да 30 га якын кеше булалар, шуларның 12се онык һәм алтысы оныкчыклар.

    Бу көннәрдә әлеге гаилә бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгели. Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. Айзәтовлар гаиләсе исә 50 ел бергә яшәү өчен сабырлык, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: