Үткәннәргә борылып карасаң

Бу дөньяда шактый чор яшәгән һәркемнең, үзе үткән гомер юлына борылып карап, күңеленнән хисап тотуы - мәгълүм хәл. Үзен-үзе белә башлагач та әдәм заты төрле дәрәҗәдә, төрле сыйфатта гамәл кылуга омтыла. Сиксән ел гомер дип әйтүе генә җиңел. Гомернең бу сызыгына исән-имин килеп җитү - үзе Ходай бүләге!
Гадәттә, бу яшькә ирешкән затларга мөрәҗәгать итүчеләр "әби" дип эндәшәләр. Әмма, Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче, авылдашлары өчен генә түгел, ә районның шактый авылларында яшәүчеләргә дә шактый таныш булган кеше-Факия Шакирҗан кызы Субаевага "әби" дип әйтәсе килми, күпләр аңа "Факия апа" ди. Хәер, "әби" диючеләре дә бар. Алар-балаларының олысы булган Ландышның ике улы-Олег һәм Руслан, улы Айратның кызы Динара, уллары Марсель. Сүз уңаенда әйтергә кирәк: Ходайның рәхмәте, Динара инде үзе дә әти-әнисенә ике онык, әбисенә оныкчыклар бүләк итте.
Факия исемле кызчык Иске Задур авылынының ихтирамлы заты Шакирҗан Зариповның җиде балалы гаиләсендә алтынчысы булып дөньяга килгән. Аларның гаиләсе 1939 елда Иске Чүпрәлегә күченеп килә. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, Буа медицина училищесында фельдшер-акушерлыкка белем алып, 1957 елда Яңа Ишле авылы медпунктына эшкә җибәрелә. Ул чорда авылларда массовый трахома авыруы тарала. Аларны дәвалау, авыруларны ат белән район шифаханәсенә озатулар, тагын әллә нинди хәлләр- хезмәттә зур кыенлыклар тууга сәбәп була.
1961 елда алар Рафаил Сираҗетдин улы белән гаилә төзиләр һәм аның хезмәт юлы район хастаханәсендә үтә. Район халкына медицина хезмәте күрсәтүдә эчкерсез тырышлыгы белән ул дәваланырга килүчеләрнең ихтирамын яулый.
1989 елда, пенсиягә киткәнче, стоматология кабинетында дүрт табибка берүзе хезмәт күрсәткәнен искә алып, Факия Шакирҗан кызы әле дә гаҗәпләнә. Ул чордагы район хастаханәсендәге хезмәт шартларын хәзерге чор белән чагыштыру-мөмкин дә түгел. Металлдан эшләнгән шприцларны, система куйганда резина шлангларны, кар эретеп электр плиткаларында стерилизаторларда кайнатып куллануны да искә алсаң... Шуның өстәвенә колхозларга яфрак- азык, чөгендер җыешырга йөрүләр...
Хезмәт итү чорында Факия Шакирҗан кызы шифаханә җитәкчеләренең һәм профсоюз оешмасының мактаулы грамоталары, "Коммунистик хезмәт ударнигы" күкрәк билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә.
-Гомерләр үтеп бара, иң кызганычы бергә хезмәт күрсәткән табибларның, шәфкать туташларының бакыйлыкка күчүләре... Сагындыра алар,-дип искә ала хезмәт ветераны.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.11400
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.26800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»25700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы88200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.4700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?26700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде26300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый26400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.89500
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.37900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.58000
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.4100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадыларУтырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3100
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.18600
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.11400
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.4100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика