Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җырланмаган җырлар алда әле: Чүпрәледә яшәүче Фәсәхәт апа Хөсәеновага 90 яшь тулды

Күз яшьләре кайгыдан да шатлыктан да була. Үткәннәрен барлап, күңелендәгесен моңга салып, шатлыклы күз яшьле хәләтен, бүген Иске Чүпрәледә яшәүче  Фәсәхәт апа Хөсәенова кичерде. Районыбызның легендар  үзешчән җырчысына 90 яшь тулды.

Аның гомере үзе бер моңлы җыр сыман. Иске Чокалы авылында дөньяга килгән кыз баланың әтисе Сәлахетдин  сугыш кырларыннан кайтып керми. Башлап гражданнар, аннан Бөек Ватан, Финляндия сугышында  дошманнарга каршы көрәшә. Бәлки шуңадыр да ул башкарган җырлар репертуарындагы җырлар  күбрәк патриотик рухта  яңгырый.

Ирсез калган әнисенең дүрт кызы арасыннан Фәсәхәт апа аеруча моңлы бала булып үсә. Өйләре янәшәсендә әтисе утыртып калдырган биек каен агач башларына менеп, әтисен  күзли һәм моңлы итеп җыр суза торган була ул.

Билгеле, биш хатын –кызга  авыр сугыш елларының сынауларын узарга бик авырга туры килә. Әмма никадәр генә авыр булса да, әниләре аларны белемле итәр өчен бар көчен куя.

 “Черек бәрәңге өстеннән кортларын алып ташлый идек тә, шуны әни киптереп, коймак итеп ясап бирә иде. Аны Иске Чүпрәлегә йөреп укыганда, ярты юлда утырып ашый идек. Укырга да, кире кайтырга да хәлебез калмый иде”,-дип искә ала Фәсәхәт апа.

Мәктәптә укыганда да, аннан соң да Фәсәхәт апа җырдан аерылмый, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Табигатьтән бирелгән көчле моңлы тавышы һәм тырышлыгы аңа  халкыбызның яраткан башкаручысы булып ирешергә ярдәм итә. Шуңа да  ул үзенең киләчәген бөек Казан шәһәрендә, танылган җырчылар янында күрә. Барлык документларын да дәүләт филармониясенә илтеп тапшыра, тавышын яздырып калдыра.  Өлкән буын кешеләре  шул елларда радиодан Фәсәхәт апаның моңлы тавышын күп тапкырлар ишетүләре дә турында искә алып сөйлиләр.

Әмма язмышлардан узмыш юк дип, юкка әйтмәгәннәр. Каракитәгә китапханәче булып эшкә килгәч, Фәсәхәт апа үзенең гомерлек юлдашын-Хәмзәсен очрата. 5 ел буе армия хезмәтендә йөреп кайткан егет  Фәсәхәт апаны оста баянчы булуы, шулай ук моңлы итеп җырлавы белән  әсир итә. Шулай итеп, Казанга китү хыяллары да юкка чыга.

Хамзә абый белән алар 47 ел бергә гомер кичерәләр, дүрт ир-бала тәрбияләп үстерәләр. Тик менә Хәмзәсе генә алар янында бүген юк. Аның вафатына 16 ел вакыт узган.

Фәсхәт апа, әйткәнемчә, милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә  районыбыз, әйтергә кирәк, республика  халкына да хезмәт иткән үзешчән  күренекле җырчыларның берсе. Аның  катнашыннан башка бер генә мәдәни чара да да узмый. Һәркайсында ул көтеп алынган кунак һәм һәркайсында тематикага кагылышлы җырын яңгырата ул.

Мәдәният өлкәсендә  армый-талмый хезмәт иткән бөек сәнгатькәребезне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов юбилее белән котлады. РФ Президентының һәм район башлыгының бүләген тапшырды. Киләчәктә дә моңлы тавышы белән иҗат дөньясының саекмавын, исәнлек теләде.

Фәсәхәт апаны юбилее белән котларга Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль  Низамов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, район мәдәният йортыннан Мансур Әймәтов, хезмәткәрләр дә килгән иде.

-Милли, рухи байлыгыбызның бөеклеген халыкчан аһәңе, үзәкләргә үтә торган моңы белән җиткергәнгә, үз үрнәгендә мәдәният өлкәсендә шул рәвешле безне дә  тәрбияләгәнгә, сез безнең өчен һәрвакытта  үз әниебез кебек булдыгыз. Бергә узган иҗат юллары, күпсанлы шәһәрләрдәге фестивальләрдәге чыгышлар-алар онытылмаслык хатирәләр булып күңелләребездә яши. Киләчәктә дә безнең  сафыбызда  исән-имин булып, халкыбызга  милли җырларыбызны җиткереп яшәргә насыйп булсын,-диде Мансур Әймәтов.

90 яшькә җиткәндә дә Фәсәхәт апа үзенең җитезлеген, тәвәккәллелеген югалтмаган әле. Күзләр тимәсен! Бүген дә тормышка, җыр-моңга гашыйк булып яшәвен ул моңлы итеп көйгә салды, олы рәхмәтләрен белдерде.  

Юбилеең белән Фәсәхәт апа, җырланмаган җырлар алда булсын әле! Ходай хәерле гомерләр бирсен, исәнлектә яшәргә насыйп булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев