Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Йөзләреннән аның якты нур сирпелә

    Мунчәли авылында гомер кичерүче Халидә апабызга гаиләдә барыбыз да "Зур апа" дип дәшәбез. Ул - бертуганнарыбызның иң олысы.

    Аңардан кече Зәйнәпбану апам инде гүр иясе, Фәтанәт апабыз белән Фәхрелбанат апабыз да бер-бер артлы вафат булдылар. Ә иң олы апабыз, Ходайга шөкер, әле исән. Хәтере яхшы, башы әйбәт эшли. Әле үткән ел гына безнең институт галимнәре Чүпрәле районына килеп, җирле сөйләшне өйрәнү контекстында Мунчәлидә дә булып кайттылар. Зур апа белән очрашып, аңардан дүрт сәгать буе тарихи риваятьләр, халык иҗаты әсәрләрен сөйләткәннәр.

    Озын гомер-әниебез Һаҗәр ягыннан, нәселдән килә. Ул 92 яшендә дөньядан китте. Ә аның уртанчы апасы Сәра 99 яшьтә, иң олы апалары Шәмсениса 101 яшендә вафат булды.

    Мондый озын гомерле кешеләр чын мәгънәсендә милләт һәм ил байлыгы дип саналырга хаклылар. Алар безнең генофондның нигезе булып торалар. Зур апабызның олы улы Фарукка 77 яшь тулды. Ул республикага мәгълүм журналист, Тәтештә яши. Бер улы Наим Мунчәлидә колхоз рәисе булып эшләде, ә кече улы Назыйм-районда почтамт начальнигы. Алар-Нәфиевлар. Минем ике апам бертуган Нәфиевләргә кияүгә чыккан. Фәтанәт апа улы Сәйфихан Нәфиев озак еллар республика прокуроры булып хезмәт куйды. Зур апабыз бүгенге көндә кече кызы, безнең бик уңган сеңлебез Фирдәүсә тәрбиясендә яши.

    Нурмөхәммәт Хисамов, профессор.

    ***

    Халидә әби янында булуы, аның белән сөйләшеп утыруы гына да ни тора?! Аңардан бөркелгән җылылык, яктылык ирексездән самими бала чакларга алып кайта һәм аңа һич кенә дә исеме белән түгел, ә Ак әби дип дәшәсе килә.

    -100 яшь бигрәк хәтәр нәрсә икән ул. Менә үзем язган шигырь юлларым онытылып тора әле,-диде ул безне каршылап. Хәер, онытылып тора диюе, ул шигырьнең күп дигәндә бер яки ике сүзе...

    Ә хәтер ягына килгәндә, Аллага шөкер, бүген дә ул тормышының үткән һәр мизгелен сөйләп бирә ала. Гәрчә, паспортында 1915 елда туган дип язылса да, әтисе белән әнисе аның 1912 елда өйләнешәләр, 1913 елның май аенда исә беренче балалары булып ул туа.

    -Без гаиләдә 10 бала идек. Ул елларда авылда башлангыч мәктәбе дигәне дә дә мәчет бинасындагы ике сыйныф иде. Аннан өч чакырым йөреп укырга кирәк. Әтием Шаһвәли бик тә укымышлы, Себер, Баку якларында белем алып кайткан кеше иде. Берничә телне:гарәпчә, француз, фарсы телләрен белә иде. Өйдә дә шуларны безгә тәрәзә тоныгына язып өйрәтте. Шуңа да мин 1 сыйныфка укырга кергәндә, хәрефләрне танып, инде шактый укырга, язарга өйрәнгән идем. 1 ай дигәндә мине икенче сыйныфка күчереп куйдылар, аннан тагын бер ай укыгач, мин инде мәчеттәге башлангычны тәмамладым да. Шулай итеп, 2 ай да 2 көн мәктәп белеме миндә,-ди Халидә әби. Аннан өч чакырым ераклыктагы кышкы юлларны 7 яшьлек кыз бала йөреп бетерә алмас дип, әтисе аны өйдә генә укытырга була. Баку якларыннан алып кайткан өй тулы китаплар, әлбәттә, Халидә әби тарафыннан барысы да укылып бетә. Гомумән, бу йортта белемгә тартылу, китпалар уку кебек күркәм гадәтләр гаилә нигезенә салынган һәм бүгенгәчә дәвам итә. Халидә әби бүген дә гарәпчә, татарча, русча газеталарны, китапларны күп укый. 30ел авылның күркәм, хөрмәтле абыстае булып йөри.

    18 яшендә Арифулла исемле егеткә тормышка чыгып, алар 10 балага гомер бүләк итәләр.Бүген исәннәре 6ау, 17 оныгы һәм 18 оныкчыгы аның. Бәйрәм, бергәләшеп туганнар белән җыелышу булсын, төп нигез дистәләрдән артып киткән бала-чага, уллары, кызлары белән тулып китә. Һәркайсы әниләре, әбиләре янына җыелышып шатлыкларын, яңалыкларын уртаклашалар.

    -Гомер барышында ике мәртәбә кибеткә барганмындыр, бер тапкыр-хастаханәгә, анда да аягымны авырттырып кына. Күбрәк бал, мунча, төрле себеркеләр, үләннәр белән дәвалану ягында булдым. Корьәндә дә бал турында күп кенә шифалы сүзләр әйтелгән. Шуңа да 84 яшемә кадәр умарта кортлары асрадым,-ди ул.

    Халидә әби һәр баласына яратып шигырь юллары белән дәшә. Бүген кызы Фирдәүсә Һәм кияве Ирфан тәрбиясендә көн итеп, аларга багышланганнарын да шактый сөйләде безгә.

    -Әнинең бөтен эше-түрдә, намазлык өстендә дога кылып утыра, биш вакыт намазын калдырмый ул,-ди кызы Фирдәүсә апа.

    Бер гасыр... Күпме ул, азмы?! Тарих өчен, бәлки, күптер дә. Ә менә кеше күңеле өчен бик аздыр ул. Халидә әби кебек ак күңелле үрнәк өлгесе булып торган шәхесләр өчен бигрәк тә. Шуңа да аңа бары тик сәламәтлек, бәхетле картлыкның чикләнмәгән елларын телибез, өйнең түрендә һәрчак нур чәчеп яшәргә насыйп булсын.

    Гөлия Фәизова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: