Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Җирдә яшә эз калдырып, үкенерлек булмасын!

    Тормыш тәгәрмәче гел алга тәгәри. Кышны-яз, язны-җәй, җәйләрне көзләр алмаштыра. Ә ел фасылларының һәркайсы үзенчә матур. Менә шул сихри дөньяның гүзәллегенә таң калып, гомер узганын да сизми калабыз. Шуңа да, ашыгып барган җирдән тукталып, бер мизгелгә генә булса да, узганнарга күз салу, нәтиҗә ясау кирәктер.

    Наил Лотфуллович белән беренче танышуга да әллә ничә дистә ел үткән. Хәтердә калган буенча, көрәшчеләрнең район күләмендә үтә торган бер турниры иде. Иске Кәкерле авылыннан алып килгән көрәшчеләре янында ул нидер аңлата, келәмгә чыгасы яшүсмерләргә көрәш алымнарын кабатлый. Бу аның Яңа Кәкерле урта мәктәбендә берничә ел эшләгәннән соң, туган авылы мәктәбенә яңа гына кайткан еллары иде. Армия хезмәтеннән соң Наил Исхаков Әлмәт физкультура техникумында укый. Авыл тормышында чыныгу алып үскән егет шул елларда татар-башкорт милли көрәше белән чын-чынлап шөгыльләнә. Мәктәптә физкультура укыта башлагач та көрәш түгәрәкләре оештыра. Моңарчы көрәш келәмен дә күрмәгән егетләр сабан туй мәйданнарына тәүге адымнарын ясыйлар. Хәзер алар арасында шактый ук танылып өлгергән спортчылар да бар. Бүген авылда бу төр спорт иң популярлардан санала. Ел саен Иске Кәкерледә зур турнир үткәрелә. 1984 елда авыл мәктәбенә кайткан егетне, ике елдан ук директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Ә 1993 елда аңа мәктәп директоры "дилбегәсен" тапшыралар. Мәктәп ул шаян укучылар, тынгысыз укытучылар һәм, ниһаять, балачакның мәңге онытылмаслык гүзәл мизгелләре. -Мактанып әйтүем түгел, мәктәбебезнең үткәндәге тарихына әйләнеп карыйсың да, күңелдә ниндидер горурлык хисләре яңара. Безнең мәктәптә укып, нинди генә дәрәҗәле шәхесләр чыкмаган, алар бүген дә олы тормышның нәкъ уртасында кайнап, илгә-ватанга зур файда китерәләр. Татарстан Республикасында бик күп җаваплы вазыйфалар башкарган, соңгы вакытларда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе хезмәтен башкаручы, сыйныфташым, Әгъзам Гобәйдуллин, Уфаның медицина академиясендә хезмәт куючы фән докторы Фиркать Хәлиуллин, Иршат Хәбибуллин кебек якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Укучыларга төпле белем бирүдә Самат Сафин, Рәхимә Ишукова, Флюра һәм Нургали Рязановлар күп көч куйган шәхесләр,- дип сөйли Наил Лотфуллович.

    Элек елларда мәктәпнең дә кискен проблемалары булган. Бина иске, кыш айларында сыйныфларда чамасыз салкын, уку урыннары җитмәгәнлектән дәресләр ике сменада үткәрелгән. 1976-1977 уку елында укучылар саны 900гә җиткән. Шушы кадәр балага тиешле белем бирү өчен шартлар, әлбәттә, җитешми. Ниһаять, 1988 елда урта мәктәпнең яңа бинасы сафка баса. Бүген әлеге мәктәп укучылары бөтен уңайлыклары булган өч катлы уку комплексында, заманча жиһазланган җылы, якты сыйныфларда фән нигезләрен үзләштерәләр. Шунысы куанычлы, һәр елны чыгарылыш сыйныф укучыларының 60-65 проценты югары уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Мәктәптә 22 укытучы, шуларның 95 проценты махсус һәм югары белемлеләр. Алар арасында югары һәм беренче категорияле мөгәллимнәр дә бар.

    Шушы көннәрдә үзенең 60 яшен тутыручы, бүген дә тулы энергия белән мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкка омтылучан Наил Исхаков үзе турында күп сөйләргә яратмый.

    -Минем хезмәт юлым гади, барлык авылдашларым кебек үк шунда тудым, шунда үстем. Чит җирләргә китүне күңелемә дә китермәдем. Әтием сугыш ветераны, бик яшьли-56 яшендә дөнья куйды. 68 яшь тулганда әнкәй дә гүр иясе булды. 1970 елда авыл урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда бил бектем, аннан соң ике ел-солдат хезмәте. Әлмәттә физкультура укытучысына укып кайткач бөтен эшчәнлегемне мәктәпкә багышладым. Һәм берничә елдан ук үземне мәктәптән башка яши дә алмам күк тойдым. 1985 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институның тарих факультетын тәмамладым,-ди ул. -20 ел мәктәп директоры.

    Бу еллар Наил Лотфулловичтан үтә дә тынгысызлык таләп итәләр. Һәр елны диярлек мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарыла, 1999 елда гына да мәктәп бинасына дүрт миллион сумлык реконструкция ясала. Ел саен мәктәп тирә-яны төзекләндерелә, яшелчә бакчасы үстерелә. Анда үскән кәбестә, кишер, суган һәм башка төрле яшелчәләр белән укучылар кыш буе туклана. Аларны саклау өчен махсус подвал булдырылган. Үзенең төп хезмәтеннән тыш, аңа политукулар үткәрү, агитатор булу, депутат вазифасын үтәү, сайлаулар һәм халык санын алу кебек илкүләм кампанияләр дә туры килә. Шуның өстенә үзешчән сәнгать концертларын оештыруда да башлап йөри ул. Аның тынгысыз хезмәте Хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә. "РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре", "ТРфән һәм мәгариф министрлыгының "Мәгарифтә күрсәткән хезмәте өчен", ТРның физкультура һәм спорт отличнигы" дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Рәмзия Абзаловна да шушы коллективта ихтирамга лаек укытучы. Татар теле дәресләре аша ул милләтебезнең асылын, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне балаларга җиткерә, аларда үз телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли. Кызлары Ландыш, Лилия һәм Назилә югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз юлларын тапканнар. Әтиләренең юбилей көннәрендә авылга кайтырга ниятләгәннәр. Ә ата-анага балаларның ихластан әйтелгән берничә җылы сүзе дә олы бүләк бит ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: