Туган Як
  • Рус Тат
  • Язмышында урман

    Дөньяда тормышы-язмышы белән алга баручылар өчен якты йолдыз һәм маяк булган шәхесләр бар. Чүпрәле районы Мунчәли авылыда туып үскән, Татарстан урман хуҗалыгының данлы-шанлы җитәкчеләрнең берсе Ирфан Исмәгыйль улы Халитов шундый кеше. 1992 елдан башлап ул җитәкләгән Тәтеш урманчылыгы республикада һәрвакыт алдынгылар рәтендә.

    Аңа башта үзен һәм кечкенәдән хыялында йөрткән урманын тапканчы байтак юллар һәм еллар үтәргә, ачысын-төчесен мулдан татырга, төрле кайнар эшләрдә чын мәгънәсендә тозлы тир түгәргә, тормыш тәҗрибәсе тупларга туры килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтуга Ульян автозаводында эретеп ябыштыручы ярдәмчесе булып эшли башлый. Бер ел да үтмәстән, газетадагы белдерүне укып, Башкортстандагы Павлов урман училищесына укырга керә. Уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаучы егетне шунда ук физик тәрбия укытучысы итеп калдыралар. Ел ярым үтүгә аңа Уфа фанер комбинатында цех мастеры вазыйфасын йөклиләр. Ул да түгел, ике еллап үтүгә, шул ук шәһәрнең моторлар төзү заводында коючы (литейщик) һәм термист булып "җылынып" та ала. Шулардан соң гына, ниһаять, яшь егет тормышта үз урынын таба: 1978 елның июлендә Башкортстанның Кирзә урман хуҗалыгы инженеры булып эшли башлый.

    Биредә шактый тәҗрибә туплаганнан соң, күптәннән сагындырып, чакырып торган туган ягына кайтып, 1982 елның октябрендә Тәтеш механикалаштырылган урман хуҗалыгына (мехлесхоз) урман саклау инженеры булып эшкә керешә. Менә шул мизгелдән алып лаеклы ялга чыкканчы урман аның бөтен барлыгын, тормышын биләп ала. Һәр хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы, инициативалы, максатчан белгеч, үсеш баскычларыннан күтәрелеп, 7 ел буена баш урманчы булып эшләп, үзен һәр яктан әзерлекле җитәкче итеп таныткач, аны 1992 елда Тәтеш урман хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр. Күрше биш район арасында иң зур булган бу предприятиенең урман фонды 37610 гектар тәшкил итә.

    Тормышның күп өлкәләрендә туплаган бай тәҗрибә ике дистә ел эчендә Ирфан Исмәгыйль улына республикабызның иң булдыклы урман хуҗалыгы җитәкчеләренең берсе булып танылырга ярдәм итә. Эштә ирешкән уңышлары өчен аңа 1999 елның 9 октябрендә Республика Президенты М.Ш.Шәймиев указы белән "Татарстанның атказанган урманчысы" исеме бирелә.

    Ирфан Халитов, үз һөнәренең чын остасы буларак, идарә итүнең заманча алдынгы ысулларын кулланып, коллективны продукция җитештерү - икътисад ягыннан үзгәрешләргә, алдынгы технология һәм фәнни казанышларны куллануга туплый. Шул ук вакытта ул кул астындагы барлык эшчәннәрен тормыш-көнкүрешләрен яхшырту зарурлыгын да онытмый. Барысын да техника һәм компьютерлар түгел, ә алар белән идарә итүче кешеләр кадрлар хәл итүен яхшы аңлый. Предприятиенең материаль-техник базасын ныгытмыйча да беркая баралмыйсың. Үзләрендәге дүрт участокка да агач материалларны төятү һәм бушату өчен гидроманипуляторы булган яңа йөк машиналары, берничә елда көчле урман ташу техникасы, урманнан бушаган мәйданнарны сөреп яшь үсентеләр утырту өчен төрле тракторлар һәм тагылма җиһаз-инвентарьлар кайтара.

    Предприятиенең шәһәр уртасындагы конторасының искереп беткән агач бинасын һәм шифер түбәле ямшәеп беткән сарайларын сүтеп ташлап, берничә ай эчендә, хезмәткәрләр өчен бөтен уңайлыклары булган зур гына ике катлы кирпеч йорт төзелә, йөк һәм җиңел машиналар өчен гаражлар салына. Шул ук вакытта җитәкче кеше фатирларын да вакытлыча яшәп җәфа чигүче яшь гаиләләрне дә онытмый. Үзләренең такта ярдыру һәм столяр цехларында кирәкле җиһазларны күпләп чыгару чарасын күрә. 5-6 ел эчендә җир кишәрлекләрне, мал-туар асрау өчен каралты-куралары булган егермедән артык аерым иркен өйләр салдыра. Суы, канализациясе дә үткәрелгән, газ белән җылытыла торган бу биналар бүген бер урам тәшкил итә инде. Аның исемен "Урманчылар урамы" дип язып та куйганнар. Яшь кадрлар предприятиедә төпләнеп калсын өчен башка күп кенә чаралар да күрелә. Тәтеш урман хуҗалыгы озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар турында да даими кайгырта, төрле көнкүреш проблемаларын чишәргә ярдәм итә.

    Санитар чистартуны актив үткәрү, корыган агачларны вакытында кисеп утынга файдалану төрле корткычлар үрчүгә юл куймый. Ирфан Исмәгыйль улы, җитәкче буларак, янгыннарга каршы көрәш һәм кисәтү чараларын үтәүгә аеруча җитди игътибар бирә. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы ун елда биредәге урман фондында бер тапкыр да янгын чыкмаган. Табигый биредәге чисталык, тәртип флора һәм фаунаның биологик төрлелеген ишәйтүгә ярдәм итә. Бүген Тәтеш урманнарында пошилар, кабан дуңгызлары, төлке, бурсык, куяннар да бик күп.

    Якташымны күптәннән белгәнгә аның холкы-характеры әтисе Исмәгыйль абзыйдан килүен күрәм. Ул да җитәкче - авыл Советы рәисе, яшелчә бакчасы бригадиры булып күп еллар тырышып эшләде. Улында да шундый ук эшчәнлек, оештыру таланты, гаделлек, тыйнаклык һәм гадилек, табигатьне, аеруча урманны (ул алар өеннән 200 метрдан башлана) җаны-тәне белән ярату сыйфаты тәрбияләде. Уйлап кына карагыз, Тәтеш предприятиесендә 30 елга якын эшләү дәверендә ул үзенең коллективы белән 5600 гектар урман утырткан һәм яңарткан.

    Аның хөрмәтенә үткәрелгән юбилее кичәсендә министр урынбасары, республикадан тагын күп кенә җитәкчеләр белән бергә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз һәм Ирфан Исмәгыйль улының күптәнге якын дусты драматургыбыз Туфан Миңнуллин да килгән иде. Мин үз тәбригемдә мондый фикеремне дә әйттем:

    Изгелегең мәгълүм синең -Эзләп оҗмахка барачакмын.

    Һич шикләнмим газиз дустым,

    Сине җәннәттә табачакмын!

    Шуннан соң Туфан ага баш бармагын югары чөеп куйды. Чын ир-ат буларак та Ирфан Халитов үз бурычларын үрнәк үтәде: карчыгы Земфира ханым белән бик булдыклы, тәрбияле ике ул үстерде, гаиләсе өчен бер катлы гына булса да җайлы өй салды, коллективы белән бергәләп, бер генә агач түгел, ә меңнәрчә гектар урман утыртты.

    Менә шундый җитәкче хезмәт ветераны, якташым һәм дустым, атказанган урманчы Ирфан Исмәгыйль улы Халитов. Мондый кешеләр илебезнең, халкыбызның таянычы һәм өмете.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: