Яңа Элмәле авылында яшәүче Мискиннар гаиләсенә 13 саны бәхет китергән

Чүпрәле районының Яңа Элмәле авылында яшәүче Светлана һәм Виктор Мискиннарга 13 саны гел бәхет китереп тора. Көнбатышта яшәүчеләргә ияреп, бу саннан шикләнүчеләр дә юк түгел. Ә Фроловлар өчен ул - бәхет билгесе. Светлана белән Викторның да, өч айлык чагында тәрбиягә алган Сашаның да туган көннәре 13ендә икән. Өйләнешкән көннәре дә...
Дөрес, борчулы көннәре дә аз булмый бу гаиләнең. Балалары булмый торгач, "акыллы" киңәш бирүчеләр дә күп була. Тормагыз, аерылышыгыз, янәсе. Ә алар, үҗәтләнеп, бәхет килгәнен көтә. Бала сөю бәхете бары 20 елдан соң гына насыйп була Мискиннарга. "Бер-беребезне яраттык. Чит кешеләр әллә нинди киңәшләр бирсә дә, аерылышу турында уйлап та карамадык. Сабыр иттек. Бергә яши башлаганга 8 ел тулгач, ятим бала алырга булдык. Минем бик тә кызлы буласым килгән иде. Тик биләүдә яткан өч айлык малайны күргәч, баш тарта алмадык. Педагогика институтында укыган студент кыз ташлап киткән аны. Татар малае! Алып кайткач, исемен Саша дип куштык, үзебезнеке итеп сөеп яши башладык. Әйтерсең лә ул сабыйны үзем тапканмын, - дип искә ала Светлана. - Саша белән дөньябыз түгәрәкләнде. Тик алда безне тагын бәхет көткән икән. 39 яшемдә авырга уздым! Үземдә үзгәрешләр сизгәч, табибка барган идем, ул миңа өч айлык көмәнем барлыгын әйтте! Сабыйны бик җиңел күтәрдем. Хәзер улыбызга 6 яшь инде".
Кызлы булу теләге ике малайлы булгач та бетми Мискиннарда. Узган ел Ульян өлкәсендә урнашкан балалар йортына барып, кыз бала сорыйлар. "Озак көттек. Ниһаять, сабыйны күрдек, ошаттык. Документлар җыя башладык. Әмма ул арада безгә дигән кызны башка гаилә алып киткән. Инде нишләргә дигәндә, безгә өч бертуган сабыйны күрсәттеләр. Ике малай һәм бер кыз. Өч яшьлек малай белән кыз - игезәкләр. Кечкенәләренә ике генә тулган. Ул сабыйларны ничек бер-береннән аермак кирәк? Алып кайттык үзебезгә. Аларның әле 6-7 яшьлек бер апасы белән абыйсы да булган - башка гаиләгә алып киткәннәр", - ди Светлана.
Әнә шулай итеп Мискиннар күп балалы гаиләгә әверелә. Хәзер Светлананың көне сабыйлар белән мәш килеп уза. Артларыннан җыештыра, ашарларына пешерә икән. Сабыйлар бәрәңге боткасы белән кәтлит, пилмән, камыр ризыклары бик ярата, ди. "Бер тик тормыйбыз. Укырга, язарга, рәсем ясарга өйрәнәбез. Күп балалы да булдык, тик менә онык сөяргә әби-бабалары гына юк. Иртәрәк киттеләр", - ди Светлана.
Олы уллары Чүпрәледә техникумда автомеханик булырга укый. Көрәш белән мавыга икән. "Улыбызны 2019 елда армиягә алачаклар. Бик матур егет булып үсте. Күзләр генә тимәсен! Балаларымны бертигез күрәм, алар барысы да - безнеке. Без үстердек бит, - дип сөйли Светлана. - Бала бәхетен биргәнгә, мин аларга әни булганга Ходаема рәхмәт укыйм".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4000
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.10500
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.7700
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.19500
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.34800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»26600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы98500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.5800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?34600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде34000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый34400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.102000
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.12200
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
28 гыйнвар 2021 - 16:17Депутатлар Чүпрәле районында халык белән очрашуларда катнаштыЧүпрәле районында халык белән очрашулар дәвам итә2600
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләрЧүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.10700
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.19500
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.14500
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.10700
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.10500
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.7700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.5900
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4000
-
28 гыйнвар 2021 - 16:17Депутатлар Чүпрәле районында халык белән очрашуларда катнашты Чүпрәле районында халык белән очрашулар дәвам итә2600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика